Эчтәлеккә күчү

Кароль Навроцкий

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кароль Навроцкий latin yazuında])
Кароль Навроцкий
Польша Республикасының
сайланган президенты
Вазыйфага керешкән
2025 елның 2 июне
(рәсми рәвештә вазыйфасына 2025 елның 6 августында ант биргәннән соң керешә)
Милли хәтер институты[d] президенты
Вазыйфага керешкән
2021 елның 23 июле
Аңа кадәр Ярослав Шарек[d]
Шәхси мәгълүмат
Туган 3 март 1983(1983-03-03) (42 яшь)
Польша Халык Республикасы, Гданьск
Сәяси фирка фиркасез
Җефет Марта Навроцкая[d]
Белем Гданьск университеты[d]

Кароль Навроцкий, Ка́роль Таде́уш Навро́цкий (пол.  Karol Tadeusz Nawrocki; 1983 елның 3 марты, Польша Халык Республикасы, Гданьск) ― поляк тарихчысы, Польшаның сәясәт, дәүләт һәм җирле үзидарә эшлеклесе. 2021 елның 23 июленнән Польшаның Милли хәтер институты президенты. «Хокук һәм гаделлек»[d] партиясеннән 2025 елгы сайлауларда Польша Президентлыгына кандидат[1]. 2025 елгы сайлауларда шул елның 1 июнендә узган 2нче турда, 50 проценттан артык тавыш казанып, ил Президентлыгы вазыйфасына сайланган[2].

1983 елның 3 мартында Гданьскида туган.

1998 елга кадәр Гданьскидагы 58нче башлангыч мәктәптә укыган. 2002 елда 4нче гомуми белем бирү урта мәктәбен, 2003 елда «персонал белән идарә итү» белгечлеге буенча Гданьскидагы Югары бизнес һәм администрация мәктәбен тәмамлаган. 2003 елдан Гданьск университетының Тарих институтында укыган, 2008 елда магистр дәрәҗәсен алган. 2013 елда Гданьск университетында 1976-1989 елларда Эльблонг воеводалыгында коммунистик хөкүмәткә социаль каршылык темасына диссертация нигезендә гуманитар фәннәр докторы дәрәҗәсен алган[3]. 2023 елда Гданьск политехник университетында[d] стратегия, программалар һәм проектлар белән идарә итү буенча MBA халыкара программасын тәмамлаган[4].

2009―2017 елларда Милли хәтер институтында эшләгән, шулай ук 2011―2017 елларда Гданьск-Седльце район Советы рәисе булган. 2017-2021 елларда Гданьскида Икенче бөтендөнья сугышы музее[d] директоры булган[5], 2021 елның июнендә Милли хәтер институтына вице-президент сыйфатында кайткан. 2021 елның 27 апрелендә Милли хәтер институты коллегиясе аны әлеге институтның президенты вазыйфасына тәкъдим иткән[6].

2021 елның 28 маенда Сейм[d] аны Милли хәтер институты президенты итеп сайлаган[7]. 2021 елның 23 июлендә Сенат[d] раслаган.

2024 елның 24 ноябрендә Польша Республикасы Президенты вазыйфасына бәйсез кандидат буларак игълан ителгән һәм «Хокук һәм гаделлек» фиркасе тарафыннан хупланган[8].

1980-елларда Польша Халык Республикасында оешкан җинаятьчелекне тикшерүне башлаган Польшада беренче тарихчы. Гданьскидагы антикоммунистик подполье солдатлары турында хәтер коалициясе рәисе.

2024 елның февралендә Польша территориясендә Кызыл Армия һәйкәлләрен җимерү белән бәйле эшчәнлек өчен Россия Федерациясендә кузгатылган җинаять гаепләүләре белән бәйле рәвештә эзләнелүчеләр исемлегенә кертелгән[9].

2025 елның 18 маенда узган сайлауларның 1нче турында 29,54% тавыш җыеп, икенче турга узган[10]. 1 июньдә узган 2нче турда сайлаучыларның 10 606 877 тавышын (50,89 %) җыеп ил президенты итеп сайланган (рәсми рәвештә вазыйфасына 2025 елның 6 августында ант биргәннән соң керешә)[2].