Карон (борынгы шәһәр)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Карон (борынгы шәһәр) latin yazuında])
Карон
Каронда биш гөмбәзле ут гыйбадәтханәсе.

Каро́н (Таҗик телендә: Карон) — Таҗикстанның көньягында борынгы шәһәрчек.[1][2].

Урнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәрчек атамасы Урта фарсы теленнән тәрҗемәдә «биеклектә урнашкан урын» дигәнне аңлата.[3] Карон Дарваз районында Калаихум авылыннан көнчыгышта,[4] Таулы-Бадахшан автоном өлкәсендә, Дарваз тарихи өлкәсендә, Хорогка борынгы кәрван юлында[1], диңгез дәрәҗәсеннән 2000 метр биеклегендә,[4], Пяндж елгасы өстеннән югары таулы урында, Таҗикстан - Әфганстан чиге янында урнашкан.[1].
Шәһәрчек мәйданы 1 квадрат километр (100 гектар).[5].

Өйрәнү тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Каронны 2012 елда археолог, академик Юсуфшо, Якуб улы Якубов тапкан. Юсуфшо Якубов фикере буенча шәһәр 4 мең ел элек нигезләнгән булган. Табу мизгеленнән казылмалар Таҗикстан Республикасы Фәннәр Академиясенең А. Дониш исемендәге тарих, археология һәм этнография Институты тарафыннан "Муаллими кухистон" Фонды хисабына алып барыла. Аларда Россиядән, Ираннан, Франциядән [3] һәм Бельгиядән археологлар катнаша.[4].
Казылма барышы вакытында поло уены өчен мәйданчык, обсерватория,[5] [6][7]җил тегермәне һәм Зәрдөштлек изге урыны — биш гөмбәзле Ут гыйбадәтханәсе[4], Су гыйбадәтханәсе, ике Җил гыйбадәтханәсе калдыклары, торак һәм административ бина фундаментлары табылган[4][8]. 300-гә 50 метр үлчәмдәге стадион 10 000-нән артык караучыны кертә алган.[1]. Х гасырга кадәр Каронда Зәрдөштлек дине тотылган булуы билгеле.[8]. Ут гыйбадәтханәсе алтаре, ритуаль су буасы табылган булган[1][9], шәһәрнең үзәк мәйданында — «Авеста» изге китабы яткан таш аскуйма.[8]. Карон XII—XIII гасырларда Исламлашкан булган.[3]. Биналар комплексы фараз ителгәнчә патша сарае булып тора.[4]. Биналар кирпечтән төзелгән булган. Шәһәрдә суүткәргече һәм дренаж системасы эшләгән.[3] Каронда кирпечне кыздырып ныгыту остаханәләре урнашкан, балчык торбалар ясалган булган. [3] Шәһәр XV гасырда, фараз ителгәнчә, су ресурслары кимү сәбәпле калдырылган булган.[4][8].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Ibbotson, Sophie (2019-08-16). A lost city rises: archaeologists have unearthed the 'Machu Picchu of Tajikistan'. The Telegraph. 2019-08-23 тикшерелгән.
  2. Акрамходжа Акбар, Бекназари Абубакр, Хушнуд Рахматуллоев (2019-08-21). «The Telegraph»: «Найден потерянный город». Археологи откопали «Мачу-Пикчу» Таджикистана!. Национальное информационное агентство Таджикистана «Ховар». әлеге чыганактан 2019-08-21 архивланды. 2019-08-23 тикшерелгән.
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 Саркорова, Анора (2013-07-13). Фото: раскопки древнего городища в Таджикистане. Русская служба Би-би-си. 2019-08-23 тикшерелгән.
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 4,5 4,6 В поисках утраченного дворца: что нашли таджикские археологи в древнем Кароне. Sputnik (2019-08-02). 2019-08-23 тикшерелгән.
  5. 5,0 5,1 Мехрангез Турсунзода (2014-11-04). Древний городок Карон в Таджикистане. Asia-Plus. 2019-08-23 тикшерелгән.(үле сылтама)Калып:Недоступная ссылка
  6. Возраст древнего города Карон будет назван через 3 месяца. Sputnik (2015-07-09). 2019-08-23 тикшерелгән.
  7. Археологи нашли древнюю обсерваторию на востоке Таджикистана. Sputnik (2019-08-23). 2019-08-23 тикшерелгән.
  8. 8,0 8,1 8,2 8,3 Махин Даврон (2018-09-06). Царский город: как идет археологическое изучение древнего Карона. Asia-Plus. 2019-08-23 тикшерелгән.
  9. Ибботсон Софи, Акбар Акрамходжа (2019-08-22). Ещё раз о «Мачу-Пикчу» Таджикистана. НИАТ «Ховар» представляет полную версию статьи британского писателя, предпринимателя и любителя путешествий Софи Ибботсон. Национальное информационное агентство Таджикистана «Ховар». әлеге чыганактан 2019-08-22 архивланды. 2019-08-23 тикшерелгән.