Каротид-каверноз тоташу

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Каротид-каверноз тоташу latin yazuında])
Каротид-каверноз тоташу
Саклык белгечлеге неврология һәм кардиология

Артериовеноз тоташу артерия белән вена арасындагы патологик элемтә. Зарарланган тамырдагы кан катнаш була, веноз басым күтәрелә һәм веноз агымы күләме һәм юнәлеше буенча бозыла. Артериаль басым һәм перфузия дә кими.

Каротид-каверноз тоташу йокы артериясе белән каверноз синус арасында элемтә. Артериаль кан орбиталь веналарга эләккәч, офтальмологик симптомнар күз һәм орбита тирәсендәге веноз һәм артериаль тоткарлык, эписклераль тамырларда басым артуы һәм каверноз синус эчендәге баш нервларына артериаль агымның кимүе белән билгеләнә. Каротид-каверноз тоташу классификациясе түбәндәгеләргә нигезләнгән:

(а) этиология (үзлегеннән яки җәрәхәттән), (б) гемодинамика (югары яки түбән кан агымы), (в) анатомия (туры яки туры түгел).

Туры каротид-каверноз тоташу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәбәпләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Туры каротид-каверноз тоташу барлык очракларның 50% тәшкил итә. Ул йокы артериясе белән каверноз синус арасындагы туры элемтәдән гыйбарәт һәм аңа эчке йокы артериясенең интракаверноз өлешенең түбәндә саналган сәбәпләр аркасында тышчасы кимчелеге өчен югары кан агымы хас.

1. Җәрәхәт (75% очрак). Баш сөягенең нигезе сынуы симптомнарның кинәт һәм тиз башлануы белән эчке йокы артериясенең интракаверноз өлешендә ертылуга китерә ала.

2. Интракаверноз аневризма яки йокы артериясенең атеросклерозлы үзгәргән өлешенең үзлегеннән ертылуы. Куркынычлык төркеме — постменопаузаль гипертоник хатыннар. Үзлегеннән тоташу белән кан агымының тизлеге җәрәхәтлегә караганда түбәнрәк, ә симптомнары аз чагыла.

Ачыклау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Баш җәрәхәтеннән берничә көн яки атнадан соң классик өчлек белән билгеләнә: тибешле экзофтальм, хемоз һәм башта сызгырган тавыш. 2. Билгеләр гадәттә тоташу ягында барлыкка килә, ләкин ике яклы һәм урта сызым буенча ике каверноз синусның кан агымы арасындагы элемтә өчен хәтта контралатераль була ала.

• Чагылган эпибульбар инъекция (рәс. 6.26а).

• Птоз һәм геморрагик хемоз (рәс. 6.26б). Птоз кискен ЭОП'ның дифференциаль диагностикасында аеру билгесе санала.

• Йокы артериясен муенда тиешле яктан кысканда юкка чыккан шау һәм тетрәнү белән бергә тибешле экзофтальм. Өстәвенә башта шау була ала.

• Эписклераль веналарда басым артканга һәм орбитада тоткарлык аркасында КЭБ арту.

• Күзнең алгы бүлеге ишемиясе мөгезкатлау эпителие шешүе, күзәнәкләр һәм өрфия, төсле катлау атрофиясе, катаракта үсеше һәм төсле катлау рубеозы белән билгеләнә.

• Офтальмоплегия (60-70% очрак) җәрәхәттә күз йөртүче нерв зарарлану, йокы артериясенең интракаверноз аневризмасы яки каротид-каверноз тоташу өчен була.

Күп очракта читкә каратучы нерв каверноз синус эчендә урнашкан өчен зарарлана. III һәм IV БМН синусның тышкы диварында урнаша һәм сирәгрәк зарарлана. Кан сеңдергән һәм шешкән экстраокуляр мускуллар да хәрәкәт чикләнүенә китерә.

• Күз төбендә: тоткарлы КНД, челтәркатлауда кан агымы бозылу һәм веноз тоткарлык өчен киңәйгән веналар һәм интраретиналь кан савулар. Сирәк кенә преретиналь һәм пыяласыман җисемгә кан савулар була.

3. Күрү. Кинәт күрү югалту бергә булган күз алмасы яки баш җәрәхәтендә КН зарарлануы өчен килеп чыга ала. Соңыннан күрү югалтуы экспозицион кератопатия, икенчел глаукома, ЧҮВ тыгылуы, күзнең алгы бүлеге ишемиясе яки ишемияле оптик нейропатия өчен килеп чыга.

4. Махсус тикшерү ысуллары. КТ һәм МРТ чыгып торучы өске орбиталь вена һәм экстраокуляр мускулларның таралган калынаюы күренә.

Төгәл диагноз кую өчен контрастлы матдәне эчке һәм тышкы йокы артериясенә һәм умырткалык артериясе системасына аерым кертү белән ангиография кирәк.

Дәвалау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күбесенчә каротид-каверноз тоташу гомергә янамый, зарарланган яктагы күз иң югары куркыныч астында. Каверноз синус тромбозы нәтиҗәсендә фистуланың үзлегеннән ябылуы булмаса операция күрсәтелә. Җәрәхәттән соң тоташу кан агымының тизлеге өчен үзлегеннән белән чагыштырганда сирәгрәк үзе ябыла.

1. Дәлилләр. Икенчел глаукома, диплопия, түзә алмаслык шау яки баш авырту, экспозицион кератопатия һәм алгы бүлек ишемиясе белән чагылган экзофтальм.

2. Интервенцион радиология — тишекне каплау өчен вакытлыча шар куллану. Шарны каверноз синусына артериаль юл буенча эчке йокы артериясе яки веноз юл буенча аскы ташлы синус яки өске орбиталь вена аша кертәләр.

Туры булмаган каротид-каверноз тоташу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Туры булмаган каротид-каверноз тоташуда (каты ми тышчасы шунты) эчке йокы артериясенең интракаверноз өлеше катнашмый. Артериаль кан каверноз синусына турыдан керми, ә тышкы һәм эчке йокы артерияләренең менингеаль тармаклары аша. Кан агымының тизлеге түбән булу өчен клиник күренешләр туры анастомоз белән чагыштырганда азрак чагыла, шуңа бу чиргә дөрес диагноз куелмаска яки ул бөтенләй сизелмәскә мөмкин.

1. Вариантлар

• Эчке йокы артериясенең менингеаль тармаклары белән каверноз синус арасында.

• Тышкы йокы артериясенең менингеаль тармаклары белән каверноз синус арасында.

• Ике (тышкы һәм эчке) йокы артерияләренең менингеаль тармаклары белән каверноз синус арасында.

2. Сәбәпләре

а) тумыштан үсеш аномалияләре, бу очракта симптомнар күренеше интракраниаль тамыр тромбозы белән бәйле;

б) үзлегеннән ертылу, кечкенә җәрәхәт яки көчәнештән, аеруча гипертоникларда була ала.

3. Бу тамырлардагы тоткарлык өчен бер яки ике күзнең әкренләп кызаруы белән билгеләнә.

4. Билгеләре

• Уртача эпибульбар инъекция (рәс. 6.27а).

• Күз алмасының тибеше арту һәм бу аппланацион тонометрия белән яхшырак сизелә.

• КЭБ арту.

• Бераз экзофтальм гадәттә җиңел шау белән бергә

. • Офтальмоплегия ешрак читкә каратучы нерв параличы (рәс. 6.27б) яки экстраокуляр мускуллар шешүендә барлыкка килә.

• Күз төбе күренеше гадәти яки уртача киңәйгән веналар белән сыйфатлана.

5. Дифференциаль диагностиканы хроник конъюнктивит, ЭОП, глаукома һәм артериовеноз орбиталь аномалияләр белән үткәрәләр, алар минең каты тышчасы шунтлары белән охшаш күренешкә ия була ала.

6. Дәвалау тукландыручы тамырларны томалау өчен интервенцион радиология кулланудан тора, тик кайбер авырулар дәвалаусыз савыга.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.