Каспий буе түбәнлеге
Каспий буе түбәнлеге | |
Зур Богдо тавы — түбәнлекнең иң биек ноктасы | |
Илләр | Россия Казакъстан |
Төбәкләр | Дагстан, Калмыкстан, Әстерхан өлкәсе, Волгоград өлкәсе, Атырау өлкәсе, Көнбатыш Казакъстан өлкәсе |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | -28 — 149 м |
Төньяктан көньякка озынлыгы | 550 км |
Көнбатыштан көнчыгышка озынлыгы | 770 км |
Мәйдан | 200 000 км² |
Елгалар | Җаек, Идел, Терек, Кума һ.б. |
Күлләр | Камыш-Самар күлләре, Сарпы күлләре, Баскынчак, Эльтон һ.б. |
[[commons:Category: Caspian Depression Викиҗыентыкта|Каспий буе түбәнлеге]] Викиҗыентыкта |
Каспий буе түбәнлеге (рус. Прикаспийская низменность) — Каспий диңгезенең төньяк яр буенда, Көнчыгыш Европа тигезлегенең көньяк-көнбатышында урнашкан түбәнлек.
Җәгърафик урнашу
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Каспий буе түбәнлеге төньякта — Төп Сырт, көнбатышта — Идел буе калкулыгы һәм Ерген калкулыгы, көнчыгышта — Урал алды платосы һәм Устюрт беләдн чикләнә. Биеклекләр -28 мдан (Россиянең иң түбән ноктасы) 149 метрга кадәр.
Түбнәлекне Җаек, Идел, Терек, Кума һ.б. елгалар кисеп үтәләр. Кече елгалар (Зур һәм Кече Үзән, Уил, Сагыз) җәен кибеп бетәләр яки берничә казанлкка таркалып, күл тезмәләрне барлыкка китерәләр — Камыш-Самар, Сарпы күлләре. Тозлы күлләр күп (Баскынчак, Эльтон һ.б.).
Климат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Каспий буе түбәнлеге климаты коры, континенталь, кыш чагыштырмача салыка һәм аз карлы (гыйнварның уртача температурасы — — 14° (төньяк)…— 8 °С (диңгез буенда)), җәй эссе (июльнең уртача температурасы 22°…24 °С), явым-төшемнәр саны аз (көньякта һәм көнчыгышта 200 ммдан азрак).
Икътисади әһәмият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Көтүлек буларак файдаланыла. Идел-Актүбә тугаендә бакчачылык, яшелчәчелек киң таралган.
Нефть һәм газ чыганаклары, күлләрдә аш тозы чыгарыла.