Кастнинәй вулысы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кастнинәй вулысы latin yazuında])
Кастнинәй вулысы
Ил

СССР

Статус

Вулыс

Җөмһүрият

Татарстан АССР

Административ үзәк

Костенеево

Нигезләү датасы

1920 елның 4 ноябре

Юкка чыгару датасы

1930 елның 10 август

Рәсми телләр

татар, рус

Халык саны  (1926)

13 556 кеше[1]

Милли состав

татарлар, руслар

Кастнинәй вулысы (рус. Костенеевская волость) — 1920 елдан 1930 елга кадәр гамәлдә булган Нократ губернасының һәм Татарстан АССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Алабугадан Көнбатышка 29 чакрым ераклыкта, Татарстанның Төньяк-Көншчыгышында урнашкан. Административ үзәк - Костенеево авлылы.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кастнинәй вулысы территориясе 1552 елга кадәр Казан ханлыгында, 1552 елдан 1708 елга кадәр Россия патшалыгының Казан патшалыгында, 1708 елдан 1781 елга кадәр Казан губернасында, 1781 елдан 1796 елга кадәр Нократ наместниклыгы Алабуга өязе Казиле һәм Черкас вулысларында, 1796 елдан 1917 елга кадәр Нократ губернасында, 1917 елдан 1920 елга кадәр яңадан Казан губернасында урнашкан.

1920 елның 4 ноябрендә Нократ губернасы Вотяк автономияле өлкәсенең административ-территориаль берәмлеге буларак барлыкка килә.

1921 елның мартыннан 1928 елга кадәр Татарстан АССР Алабуга кантонының, 1928 елдан 1930 елның 10 августына кадәр Чаллы кантонының административ-территориаль берәмлеге булып тора.

1930 елның 10 августында вулыс юкка чыгарыла, аның территориясе Алабуга районына тапшырыла.[2]

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1926 елның 1 гыйнварына Кастнинәй вулысында 16 авыл советы, 16 торак пункты (Илмәт, Яңа Анзирка, Атиаз, Олы Әрәмәле, Олы Елау, Вотский Юраш, Костенеево һ.б.) һәм 2608 йорт хуҗалыгы булган. Вулыс мәйданы 364 км² тәшкил иткән.[1]

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1926 елда халык саны 13 556 кеше тәшкил иткән. Төп милләтләр: татарлар, руслар.[1]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. - 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
  2. Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. - Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008-. - 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5
  3. Территориальное и административное деление Союза ССР на 1-е января 1926 года //Народный Комиссариат Внутренних дел. Статистический отдел. - Москва: Издательство Главного Управления Коммунального Хозяйства НКВД, 1926. - 288 стр.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Территориальное и административное деление Союза ССР на 1-е января 1926 года // Народный Комиссариат Внутренних дел. Статистический отдел. - Москва: Издательство Главного Управления Коммунального Хозяйства НКВД, 1926. - 288 стр.
  2. TerAdmPodSSSR_1926.pdf