Касыймов бульвары (Яр Чаллы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Касыймов бульвары (Яр Чаллы) latin yazuında])
Касыймов бульвары
Озынлык 615 ± 1 метр
Төбәк Россия байрагыТатарстан байрагы Татарстан
Шәһәр Яр Чаллы
Район Үзәк район
Почта индексы 423832
Кисеп үтә
Халыклар Дуслыгы проспекты[d] һәм Рәис Беляев проспекты[d]

Касыймов бульвары, Эдуард Касыймов исемендәге бульвар (рус. Бульвар Касимова, Бульвар имени Эдуарда Касимова) — Татарстанның Яр Чаллы шәһәренең Үзәк районындагы урам. Озынлыгы 615 м.
Почта индексы 423832. ОКАТО коды: 92430000000.
Координатлар 55.734324°, 52.370925°.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эдуард Касыймов

Урамның исеме Яр Чаллы шәһәре язучылар оешмасына нигез салучыларның берсе һәм оешманың беренче җитәкчесе булган күренекле татар язучысы Эдуард Салихҗан улы Касыймов (1930-1986) хөрмәтенә аталган.

Э. Касыймов Чаллыда 19721986 елларда яши һәм иҗат итә. КамАЗ төзүчеләргә багышлап, «Чулман-оныклар дәрьясы» (1976), «Шиңмәсен гөлләрең» (1986) романнарын яза.

Яр Чаллы шәһәр шурасы башкарма комитетының 1989 елның 22 марты 110нчы санлы карары белән 39нчы комплекстагы урамга «Касыймов бульвары» исеме бирелә[1].

Урнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яр Чаллының (Яңа шәһәр) Үзәк районындагы 38нче һәм 39нчы комплекслары чигендә урнашкан урам. Халыклар дуслыгы проспектыннан башлана. Рәис Беляев проспекты белән киселештә тәмамлана. Бульвар комплекс эчендәге урман полосасын кисеп үтә.

Игътибарга лаек объектлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Рамазан» мәчете.
  • 2нче йорт — 53нче урта мәктәп + Чулман икътисад-хокук көллияте
  • 6нчы йорт — 54нче гимназия
  • 7нче йорт — 83нче санлы «Фея» балалар бакчасы – балаларны үстерү үзәге
  • 17нче йорт — «Рамазан» мәчете
  • 19нчы йорт — 78нче санлы «Елочка» балалар бакчасы

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Набережные Челны. Карта города и его окрестностей. Екатеринбург: ФГУП «Уралаэрогеодезия», 2012. ISBN 598362511-X

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Андрей Иванов. Эдуард Касимов: основатель писательской организации в Автограде. 2018 елның 28 август көнендә архивланган. «Вечер Елабуги», 18 марта 2015 года