Касыйм Биккол (берләштерү)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Касыйм Биккол (берләштерү) latin yazuında])

    Тарихчы, язучы һәм педагог Касыйм Җамалетдин улы Бикколов.

Тарихчы, язучы һәм педагог Касыйм Җамалетдин улы Бикколов 1868 елда Сембер губернасы Буа өязе Яңа Тинчәле авылында туа.

Әтисе Җамалетдин Биккол(1831-1919) үткән гасырда бездә башланган уяну,яңарыш, мәгърифәтчелек хәрәкәтендә актив эшчәнлек алып барган.

  МарсельӘхмәтҗанов һәм Миркасыйм Госманов мәгълүматларына караганда, Биккол нәселе Мордва ягындагы Төмән һәм Чуваш ягындагы Сыгыт авылларыннан Буа ягына килеп урнашкан.  Җамалетдин баштарак әтисе Габделлатыйф мулла мәдрәсәсендә укый, соңга табарак Казанга килеп,Ш.Мәрҗәни мәдрәсәсендә укый.Бераз гына шул ук мәдрәсәдә гыйлемлек кылып та ала һәм ,ниһаять, 22 яшендә туган авылына кайтып, чын мәгънәсендә имам-мөдәррис, мәгърифәтче булып китә.Рус телен “ су кебек эчкән”, ерак Кырымнан “Тәрҗеман” гәзитәсен алдырган мулла тора-бара бөтен авыл, тирә-якны уку-язуга өйрәтә. Хәер, әлегә хәтле Җамалетдин Бикколның остазы Ш. Мәрҗани хакындагы истәлеге һәм мәрсиясе сакланган. Улы төгәлләнгән “Яңа Тинчәле тарихын” да ул башлап җибәргән. Укымышлы Бикколов ике затлы угыл- Касыйм һәм Ибраһим Бикколовларны тәрбияләп үстергән. Атасыннан да уздырып, Касыйм рус газеталарын укый, Бакудан “Шәрке Рус” газетасын алдыра. ...Әдипнең иҗат эшчәнлеге XIX йөз азагында башлана. Һәрхәлдә 1918 нче елга кадәр ул татар телендә 27 китап бастырып чыгаруга ирешкән бәхетле авторларның берсе була.

Касыйм Бикколов 17 яшеннән (1885 елдан) Әстерхан губернасының Келәче авылындагы мәдрәсәдәдә укыта. 1905 елдан (өзеклекләр белән) Яңа Тинчәледәге мәчетләрнең берсендә имам-хатыйб вазифаларын башкара. 1930 нчы елларда нахакка гаепләнә һәм берничә елга Уфа шәһәренә сөрелә. ХХ гасыр башындагы авыл тормышы яктыртылган әдәби әсәрләр, ислам дине тарихы буенча очерклар, туган авылының һәм аның тирәсендәге салалрның үткәне, аларда яшәгән халыкныц этник составы, мәчетләр тарихы, шәҗәрәләр бәян ителгән "Яңа Тинчңле авылы тарихы" - ның авторы. 1926 елда язылган әлеге хезмәтнең кулъязмасы Казан дәүләт университетының Н.И. Лобачевский исемендәге китапханәсендә саклана. Касыйм Бикколовның басылып чыккан әсәрләре: "Am караклары" (1907), "Алтынбай агай" (1908), "Төркестан" (1908), "Сабирҗан агай" (1909), "Татар ханнары" (1911), "Хаҗи" (1912), "Балаларга үрнәк" (1912), "Пәйгамбәрләр тарихы" (1911 -1912), "Ислам тарихы" (1918).

1937 елның 21 июнендә 69 яшендә Яңа Тинчәледә вафат була..