Касыйм Вахит

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Касыйм Вахит latin yazuında])
Касыйм Вахит

Туу датасы: 16 март 1916(1916-03-16)
Туу урыны: Бәләбәй өязе, Нигъмәтулла авылы
Үлем датасы: 4 октябрь 1942(1942-10-04) (26 яшь)
Үлем урыны: Карманово районы[d], Көнбатыш өлкә[d], СССР
Ватандашлык: ССБР байрагы
Эшчәнлек төре: шагыйрь

Касыйм Вахиттатар шагыйре.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Касыйм Мисбах улы Вахитов 1916 елның 16 мартында хәзерге Башкортстанның Әлшәй (Раевский) районы Нигъмәтулла авылында урта хәлле игенче гаиләсендә туа. 1935 елда, Дәүләкән педагогия техникумын тәмамлап, шул ук районның Искәндәр авылындагы тулы булмаган урта мәктәптә (ТБУМда) физика-математика укытучысы булып эшли башлый. 1937 елда Казанга килә һәм педагогия инститүтына укырга керә. Бөек Ватан сугышы башлануга яңа институтны тәмамлаган Касыйм Вахит үзе теләп фронтка китә һәм сугышның беренче айларыннан ук алгы сызыкта сугыша, шәхси батырлыклары өчен медальләр белән бүләкләнә. Касыйм Вахит 1942 елның 4 октябрендә Смоленск[1] өлкәсендә барган каты сугышларның берсендә батырларча һәлак була. Сугышчан иптәшләре аны зур хөрмәт белән Шелемка дигән авыл янындагы туганнар каберлегенә күмәләр.

Иҗат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Касыйм Вахитның беренче шигырьләре 19321933 елларда Уфадагы «Коммуна» исемле өлкә газетасында басыла башлый. Соңрак ул Татарстан өлкә матбугатында — «Кызыл Татарстан» газетасы, «Совет әдәбияты», «Чаян», «Азат хатын» журналларында актив языша. Аның шигырь цикллары шулай ук «Дуслык», «Очкыннар», «Бәхетле яшьләр» исемле күмәк җыентыкларга кертелә. Яшь шагыйрь, өйрәнү чоры кичереп, шигъри форманы төрләндерү юнәлешендә тәҗрибәләр ясый, поэзиянең терле жанрларында көчен сынап карый. Аның зур булмаган әдәби мирасында «Сөйләнмәгән әкият» исемле поэма да, Көнбатыш Украинаны басып алынуына багышланган «Егет турында баллада», юмористик шигырьләр, сюжетлы шигырьләр һәм кечкенә лирик парчалар бар.

Касыйм Вахит поэзиясенең аерым үрнәкләре сугыштан соңгы чорда «Татар поэзиясе антологиясе»ндә (1956), «Җыр һаман яңгырый» (1956), «Алар сафта» (1961) һәм «Утлы еллар поэзиясе» (1972) исемле җыентыкларда басылып чыкты.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. https://www.obd-memorial.ru/html/info.htm?id=50975900