Касыйм Дәүләткилдиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Касыйм Дәүләткилдиев
Касыйм Дәүләткилдиев.jpg
Туган телдә исем Касыйм Сәлигаскәр улы Дәүләткилдиев
Туган 11 апрель 1887(1887-04-11)
Уфа өязе Күгел
Үлгән 19 гыйнвар 1947(1947-01-19) (59 яшь)
Уфа
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе байрагы Русия империясе
СССР байрагы ССРБ
Һөнәре рәссам

Дәүләткилдиев Касыйм Сәлигаскәр улы (11 апрель 1887(18870411), Күгел (Марьино) авылы, Уфа өязе, Уфа губернасының Новоселовский волосте, хәзерге Благовар районы — рәссам-график, Башкортстан сынлы сәнгатенең башлап җибәрүчеләрнең берсе. 1937 елдан СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы.

Нәселе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зөфәр Гаянов. «Рәссам»[1] (ефәк), 2007, триптихның үзәк өлеше

Чыгышы белән Уфа губернасы татар кенәзләре Дәүләткилдиевләр нәселеннән.

Уку еллары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1914 елда Петербургтагы барон Штиглицның Үзәк сәнгать-кәсепче уку йортын тәмамлый (хәзерге В.И. Мухина исемендәге Югары сәнгать-кәсепче уку йорты). 1914-16 елларда Петербург сәнгать уку йортында укыта. 1916-17 елларда - Петербургның сәнгать академиясендә ирекле тыңлаучы. 1917 елдан башлап Уфада яши һәм иҗат итә.

Совет чоры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1919 елдан башлап тимер юл кярханәләре каршындагы изостудиядә, Уфа сәнгать техникумында (1930-35), татар-башкорт педагогика курсларында (1930-37) укыта. 1928-35 елларда башкортлар яшәгән көньяк-көнчыгыш районнарына сынлы сәнгать Академиясе өчен этнографик һәм башкорт халык бизәлеш-кулланма материалы тупларга җибәрелә. Баймак, Бөрҗән районнарында чагында “Яңа Усман авылы”, “Түбә руднигы”, “Баймак заводы күренеше” (1933) кебек пейзаж әсәрләре яза. Күбрәк акварель техникасында эшли. [2]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Касыйм Дәүләткилдиевка багышланган триптихның үзәк өлеше
  2. Башкирская энциклопедия