Касыйм Каимов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Касыйм Каимов latin yazuında])
Касыйм Каимов
кырг. Касым Каимов

Тугач бирелгән исеме: Касыйм Каимов
Туу датасы: 6 март 1926(1926-03-06)
Туу урыны: СССР, РСФСР, Кыргыз АССР , Талас өлкәсе , Талас районы, Озгоруш
Үлем датасы: 13 июль 1989(1989-07-13) (63 яшь)
Үлем урыны: СССР, Кыргыз ССР, Фрунзе
Милләт: кыргыз
Ватандашлык: ССБР байрагы СССР
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 19531989
Юнәлеш: проза
Жанр: хикәя, повесть, роман
Иҗат итү теле: кыргыз, рус
Дебют: «Соңгы очрашу» (1955)
Бүләкләр: «Хөрмәт Билгесе» ордены «Аеруча хезмәт күрсәткән өчен» медале «Аеруча хезмәт күрсәткән өчен» медале
Кыргыз ССР атказанган мәдәният хезмәткәре

Касыйм Каимов (кырг. Касым Каимов, 1926 елның 6 марты, СССР, РСФСР, Кыргыз АССР, Талас районы, Озгоруш ― 1989 елның 13 июле, СССР, Кыргыз ССР, Фрунзе) ― прозаик, кыргыз балалар язучысы, СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1955 елдан). Кыргыз ССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1975).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1926 елның 6 мартында РСФСР составындагы Кыргыз АССР (1990 елдан Талас өлкәсе Талас районы) Озгоруш авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган[1]. 1942 елда урта мәктәпнең тугыз сыйныфын тәмамлагач, район газетасының җаваплы секретаре булып эшли, бер елдан Пржевальск педагогика институтының (1988 елдан Кыргыз дәүләт университеты филиалы, 1992 елдан мөстәкыйль Касыйм Тыныстанов исемендәге Эссек-Күл дәүләт университеты, ky) тел һәм әдәбият факультетына укырга керә. Укуын Кыргыз дәүләт педагогия институтында (1993 елдан Кыргыз милли университеты, 2002 елдан Йосыф Баласагунлы исемендәге Кыргыз милли университеты, ky) дәвам итә, әмма озакка сузылган авыру аңа югары белем алырга комачаулаган [1]. Берничә ел буе К. Каимов туган авылында дәвалана, шул ук вакытта өлкә газетасы белән хезмәттәшлек итә [1].

1953―1956 елларда «Жаш ленинчи» (тат. Яшь ленинчы) журналы [1], «Кыргызстан пионери» (тат. Кыргызстан пионеры) газетасы редакцияләрендә бүлек мөдире, җаваплы сәркатип, баш мөхәррир булып эшли. 1955 елда Кыргыз дәүләт педагогия институтында өзелгән укуын төгәлләгән.

1956―1959 елларда ― «Чалкан» (тат. Кычыткан, ky) республика сатирик журналы редакторы [1]. Кыргызстан Язучылар берлегенең III съездында ул «Ала-Тоо» (тат. Ала-Тау, ky) әдәби журналы редакторы итеп билгеләнә [1].

1963―1968 елларда ― «Кыргызфильм» студиясенең сценарийлар язу редакция коллегиясенең баш мөхәррире [1].

1968 еның гыйнварыннан ― «Кыргызтан мәдәнияты» (тат. Кыргызстан мәдәнияте, ky) газетасының баш мөхәррире.

1973 елда Кыргызстан Язучылар берлеге идарәсе секретаре итеп сайлана, 1979―1987 елларда ― Кыргызстан Язучылар берлегенең Талас өлкәсе буенча әдәби консультанты [2] [3]. 1969―1978 елларда халык депутатларының Фрунзе шәһәр Советы депутаты итеп сайланган [4].

1989 елда Фрунзеда вафат [5].

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иҗади эшчәнлеге иртә башлана. Башлангыч сыйныфларда мәктәп стена газетасын чыгаруда актив катнаша, шигырьләре район газетасында басылып чыга. Авылда яшәгән еллары бушка узмый: Касыйм булачак әсәрләренең геройлары белән якынлаша, туган колхозы тормышында актив катнаша. 1942 елдан шигырьләре, фельетоннары, очерклары, хикәяләре өлкә һәм республика газеталарында, журналларында басыла башлый. Беренче хикәяләр җыентыгы ― «Соңгы очрашу» 1955 елда басылып чыккан. 1960-елларда атаклы кыргыз комузчысы Атай Отубаев турында роман («Атай»), «Дала йолдызы», «Бер-берсенә охшамаган көннәр» дигән повестьлар һәм хикәяләр яза.

К. Каимов сатирик хикәяләре белән дә танылган. 1953 елда матбугатта аның «Тәкә сөзгәндә» дигән беренче сатирик хикәясе пәйда була, анда төрле алдакчыларга үзләрен алдарга мөмкинлек бирә торган ачыгавызлардан көлә. «Соңгы очрашу» (1955), «Адашу» (1957), «Мәктәп юлында» (1958) җыентыкларында язучының сатирик таланты аеруча ачыла. «Начальниктин кабагы» (тат. Башлыкның кашлары), «Теке сүзгөндө» (тат. Тәкә сөзгәндә), «Бөтөлкөдөгү киши» (тат. Шешәдәге (бутылкадагы) кеше) сатирик хикәяләрендә (кырг. сатиралык аңгемелер) нечкә юмор һәм ирония белән эчкечелек кебек көндәлек тормыш кимчелекләрен тәнкыйть итә.

Балалар өчен дә әсәрләр язган ― балаларга багышланган хикәяләре «Мәктәп юлында» исемле җыентыкка тупланган.

Күп кенә әсәрләре рус теленә тәрҗемә ителгән: «Ночь на перевале» (тат. Үткелдәге төн) китабы 1958 елда Фрунзеда рус телендә чыга, Мәскәүдә «Советский писатель» нәшриятында яңадан басыла. «Атай» романы да рус теленә тәрҗемә ителгән.

«Тау чишмәсе» хикәясен татарчага Миркасыйм Госманов тәрҗемә иткән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Хөрмәт Билгесе ордены
  • «Аеруча хезмәт күрсәткән өчен» медале
  • «Аеруча хезмәт күрсәткән өчен» медале
  • 1976 ― Кыргыз ССР атказанган мәдәният хезмәткәре

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 1,6 Самаганов, 1969
  2. Шамшиев Б. (17 февраля 2018). Эски менен жаңыны элдештирген көпүрө. 2020-02-28 тикшерелгән.
  3. Прозаик Касым Каимов (3 сентября 2015). 2020-06-20 тикшерелгән.
  4. Прозаик Касым Каимов (3 сентября 2015). 2020-06-20 тикшерелгән.
  5. 6-март, 1926-жылы прозаик, сатирик, жазуучу Касым Каимов туулган. 2020-02-28 тикшерелгән.