Каталония бәйсезлеге турында референдум (2017)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Каталония бәйсезлеге турында референдум (2017)
Каталониянең җөмһүрият идарәсе булган бәйсез дәүләт булуын телисезме?
Урын Каталония, Испания
Дата 1 октябрь 2017
Нәтиҗәләр
Тавышлар  %
Әйе 2 020 144 &&&&&&&&&&&&&091.96000091,96%
Юк 176 565 &&&&&&&&&&&&&&08.&400008,04%
Гамәлгә яраклы тавышлар 2 196 709 &&&&&&&&&&&&&097.10000097,10%
Гамәлгә яраксыз тавышлар 65 715 &&&&&&&&&&&&&&02.9000002,9%
Барлык тавышлар 2 262 424 100.00%
Чыганак: Generalitat de Catalunya

Каталония бәйсезлеге турында референдум2017 елның 1 октябрендә Каталониянең Испаниядән бәйсезлек алуы максатында уздырыла.

Зәңгәр «эстелада» — каталон милли байрагы

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Каталония Испания харитасында

КаталонияИспаниянең төньяк-көнчыгышындагы киң мохтарияткә ия өлкә. Каталониялеләрнең Испания кыйраллыгыннан чыгу өчен көрәше берничә гасырлык тарихка ия. Каталония бәйсезлеген 1714 елда Испания мирасын бүлгәләү сугышыннан соң югалта. Төбәкнең мохтарият статусын торгызу диктатор Ф. Франко вафатыннан соң, ягъни 1979 елда гына мөмкин була.

«Мохтариятле өлкә» статусы каталонлыларны канәгатьләндерми, чөнки Испаниянең барлык халкының 16 % ын тәшкил иткән Каталония илнең гомуми казнасының чирек өлешен тулыландыра, илнең милли бюджетына, кире алганга караганда, 16 млрд еврога артыграк түли. «Мадрид безне талый!» шигаре илдән аерылып чыгу хәрәкәтенең төп нигезен тәшкил итә. Шуның белән бергә Каталониядә җитештерелгән тауарларның 90 %ы Испаниянең эчке базарында кулланылышка керә. Каталон теле испан теленнән нык кына аерыла.

Референдумга әзерлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2014 елда Артур Масның төбәк хөкүмәте игълан иткән референдумны Испаниянең үзәк хакимияте тыйгач, 9 ноябрьдә халыктан бәйсезлеккә мөнәсәбәте турында рәсми булмаган сораштыру гына уздырыла.

2017 елның 7 сентябрендә Каталония парламенты 71 уңай тавыш (10 каршы тавыш) белән «референдумда җиңгән очракта, Каталониянең алдагы иҗтимагый-сәяси тормышын көйләүче» 89 маддәдән торган канун кабул итә. Испаниянең конституция суды төбәк парламенты кабул иткән документларны «канунсыз» дип таба.

Каталония фикере[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Каталониянең Женералитеты, каталон парламенты, төбәк хакимияте әгъзалары референдум уздыруга мәҗбүр булуларын «Испания үзәк хакиямиятенең төбәккә тагын да киңрәк хокуклар бирүдән баш тартуына җавап бирү» дип аңлата. Карлос Пучдемон һәм Каталония хөкүмәтенең башка әгъзалары Испания судының аларны вазыйфаларыннан бушату карарын үтәмәячәкләрен белдерә: «Референдум тышкы көчләр тәэсирендә өзелсә дә, каталонлыларның Испаниядән аерылу теләге көчендә калачак».

Испания фикере[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Испания хакимияте референдумны уздыруны «канунсыз» дип саный. Испания конституция суды Каталония Женералитеты, каталон парламенты кабул иткән бәйсезлек өчен тавыш бирү документларын гамәлдән чыгара. Премьер-министр Мариано Рахой, Испания генераль прокуроры Хосе Мануэль Маза, Испания саклану министры Мария Долорес де Коспедаль «референдумны уздырмаячаклары турында» кисәтү белән чыгыш ясый[1].

Испания конституциясенең 155нче маддәсенә ярашлы, Испания хөкүмәте төбәк хөкүмәтен һәм төбәк парламентын тарату хокукына ия.

Сорау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тавыш бирү бюллетене

Референдумда «Каталониянең җөмһүрият идарәсе булган бәйсез дәүләт булуын телисезме ?» дигән сорау бирелгән иде.

Тавыш бирү соравы
Татарча Каталониянең җөмһүрият идарәсе булган бәйсез дәүләт булуын телисезме ?
Каталон теле Voleu que Catalunya sigui un estat independent en forma de república?
Испан теле ¿Quiere que Cataluña sea un estado independiente en forma de república?
Окситан теле Voletz que Catalonha vengue un estat independent en forma de republica?

Референдум барышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Испания полициясе көч куллануга карамастан, иртәнге 9 сәгатьтә тавыш бирү участокларының 97 % ында тавыш бирү башлана [2][3]. Испания полициясе тавыш бирергә килүчеләргә каршы резина пулялар куллана, участокларның ишекләрен ватып кереп, сайлау урналарын һәм бюллетеньнәрен талап ала. Тавыш бирергә килгән сайлаучыларны чираттан йолкып ату очраклары була[4]. Шул ук вакытта Барселонаның үзәк мәйданында Испания бердәмлеге яклыларның митингы бара.

Аурупа парламенты (ru) рәисе урынбасары (австрияле) Ульрике Луначек «референдумның кануни булуы» турында белдерә[5].

Каталониянең 7,5 млн халкының 5,3 млны тавыш бирү хокукына ия. Тавыш бирү хокукыннан ~3 млн каталонлы файдаланган. Көн уртасына шуларның 50 %ы тавыш бирде[6].

Нәтиҗәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тавыш бирү хокукына ия булган 5,3 млн сайлаучының 2,26 млн ы (төбәк халкының 42 % ы) тавыш бирү участокларына барып җитә алган. 2 300 тавыш бирү участогының 312 сен (Каталония хөкүмәте күрсәткече, Испания хөкүмәте күрсәткече буенча 92 сен) Испания полициясе, көч кулланып, ябуга ирешкән. 2,26 млн сайлаучының 2 020 144е (тавыш бирергә килүчеләрнең ~92% ы) референдум соравына («Каталониянең җөмһүрият идарәсе булган бәйсез дәүләт булуын телисезме ?») «әйе» дип, ягъни Испаниядән аерылып чыгу өчен тавыш биргән. 176 566 сайлаучы (7%) каршы тавыш биргән. 45 000 бюллетень тутырылмыйча тапшырылган. 20 000 бюллетень «гамәлгә яраксыз» дип табылган[7][8].

Җавап Тавыш %
Әйе 2,020,144 91.96
Юк 176,565 8.04

Бәя[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аурупа комиссиясе, кайбер Аурупа илләре (Бөекбритания һ.б.), шулай ук РФ хакимияте Каталония бәйсезлеге турында узган референдумны «Испания хөкүмәтенең эчке эше дип санауларын» белдерде[9].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]