Каталония гимны

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Каталония гимны latin yazuında])

Эмили Ганьябенс
“Уракчылар сугышы” картинасы, 1910 елда язылган, авторы Эрменегильдо Миралес

Els Segadors” (“Уракчылар”) — Испаниянең мөстәкыйль төбәге Каталония халкының милли гимны. Җирле парламент тарафыннан 1993 елның 25 февралендә рәсмиләштерелгән.
Гимнның шигъри һәм музыкаль тарихи тамырлары каталон халык авыз иҗатында. Ул XIX гасыр азагында, Эмили Ганьявентс (Emili Guanyavents) 1899 елда, XVII гасырдан билгеле булган җырларны эшкәртеп заманча текст язгач, милли гимн булып танылды. Кайбер борынгы текстларны исә язучы һәм тел белгече Мануэль Мила и Фонтанальс (Manuel Milà i Fontanals) эзләп тапкан һәм 1882 елда бастырып чыгарган.
Булачак гимнның музыкасын Франсеск Алио (Francesc Alió) 1892 елда берничә халык көен берләштереп эшләгән. Аның нигезе — “Уракчылар” исемле һәм 1640 нчы елларда барлыкка килгән халык көе. Шул чорда булган вакыйгалар гимнның кушымтасында чагылыш тапкан: “Bon colp de falç, Defensors de la terra!” Бу өндәмәне “Ипләп кенә урак белән, җир сакчылары!” дип тәрҗемә итеп була. Унҗиденче гасыр уртасында (1640-1659 елларда) каталоннар Кастилия кыйралы Филип IV гаскәрләренә каршы аяусыз көрәш алып барганнар. Аларга еш кына, урак өстендә кырда эшләгәндә, кулдагы эш кирәк-ярагын сугыш коралы итеп, илне һәм халыкны таларга килүче баскынчыларга каршы чыгарга туры килгән. Каталон халкының тарихка “Уракчылар күтәрелеше” (каталонча Guerra dels Segadors) буларак кереп калган сугышы 1640 елның 7 июнендә башланган һәм 12 ел дәвам иткән. Каталония үз дәүләтчелеген 1652 елга кадәр кире кайтара алган.

Каталон телендә Тәрҗемәсе
1. Catalunya triomfant,

tornarà a ser rica i plena.
Endarrera aquesta gent
tan ufana i tan superba.
Chorus:
Bon colp de falç,
Bon colp de falç,
Defensors de la terra!
Bon colp de falç!

2. Ara és hora, segadors.
Ara és hora d'estar alerta.
Per quan vingui un altre juny
esmolem ben bé les eines.
Chorus:
Bon colp de falç,
Bon colp de falç,
Defensors de la terra,
Bon colp de falç!

3. Que tremoli l'enemic
en veient la nostra ensenya.
Com fem caure espigues d'or,
quan convé seguem cadenes.
Chorus:
Bon colp de falç,
Bon colp de falç,
Defensors de la terra!
Bon colp de falç!

1. Каталония, җиңүчән,

Кайтырсың мул тормышыңа.
Таян батыр улларыңа,
Алар горур, тәвәккәл.
Кушымта:
Ипләп кенә
Урак белән ипләп,
Җир сакчылары!
Ипләп кенә!

2. Сәгать сукты, уракчы,
Килде урыр, орыр көннәр,
Киләсе июньгә кадәр
Янә кайрап куйсаңчы.
Кушымта:
Ипләп кенә
Урак белән ипләп,
Җир сакчылары!
Ипләп кенә!

3. Калтырансын дошманнар —
Горур җилфердәсен байрак.
Урылган күк алтын башак,
Коелып төшәр богаулар.
Кушымта:
Ипләп кенә
Урак белән ипләп,
Җир сакчылары!
Ипләп кенә!