Катузиан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Катузиан latin yazuında])
Атәшпәрәстләрнең рухи церемониясе.

Зәрдөштлектә Катузиан (Kātouzian) төшенчәсе Җәмшид вакытында Ормуздка табынуны башкарган каһиннәргә карый. Алар дога кылып һәм акыллылык эзләп тауларда һәм мәгарәләрдә яши торган булганнар.
Катузиан (Фарсы телендә:کاتوزیان) сүзе үзе Kātouzi (Фарсы телендә:کاتوزی) сүзенең күплек формасы булып тора.
Шаһнамә буенча, Җәмшид кешеләрне дүрт төркемгә бүлгән:

  • Катузиан
  • Нейсариан: сугыш кораллары көче ярдәмендә халыкны саклаган сугышчылар
  • Насудиан: кешене тукландыра торган иген иккән фермерлар
  • Хотохошиан: кеше җайлылыгы һәм рәхәте өчен товарлар җитештергән эшчеләр

Шаһнамәдә Фирдәүси шулай дип әйтә:

Шуннан соң барысының шатлыгы өчен ул касталарны нигезләгән
Һәр эш өчен; моңа ул илле ел вакытын сарыф иткән.
Бер кастаны ул каһиннәр дип аерган
Изге хезмәттә мәшгуль булыр өчен,
Ул аны башка халыктан аерган
Һәм аның хезмәт урынын тауларда иткән
Ул Ходай тынлыкта табынылырга мөмкин булыр өчен.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]