Кашмау
Кашмау (баш. ҡашмау, тат. кашбау, чирм. кашпау, чуаш. хошпу, хушпу, удм. кашпу, рус. кошпа (диал.)[1]) — башкорт халкының милли баш киеме. Кашмауны никахка кергәннең иртәгесен яшь киленгә кидергәннәр, һәм ул ир хатынының баш киеме дип исәпләнелә.
Тегелеше
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Төрле ыруларның кашмаулары бераз аерыла. Күбесенчә ул түбәдә зур булмаган тишек калдырып тегелгән, сәйлән-мәрҗәннәр, ахак, көмештән сугылган тәңкәләр, гөмбәзләр һәм чуклар белән бизәлгән башлык буларак билгеле. Мәрҗәннәренең төсенә ярашлы, ул кызыл, куе кызыл, көрән төстә булуы мөмкин. Башлыкны кызыл төстәге тукымадан (постау, киндер) киез я постау эчлек куеп теккәннәр. Җилкәдән арка буйлап бизәкле «койрык» — аркалык (кәүсә) тегелгән, ул хатын-кызның толымнарын каплап торырга тиеш булган. Аркалыкка да мәрҗән-сәйлән тагылган, чигеп, бизәкләр дә салынган, кортбаш, сәдәп-төймәләр тагылган. Катай кашмавы тәкыя кебегрәк тегелгән, түбә өлешендәге тишекне тасма белән аркылы-торкылы китереп беркетеп куйганнар. Муенчак, мәрҗәннән тезелгән аркалыгы аерым тукымага беркетелмәгән, ә тәкыя өлешенең читләренә тыгыз итеп тагылган.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Женский головной убор — кашмау. Музей археологии и этнографии Учреждения Российской академии наук Института этнологических исследований УНЦ РАН.
- Kашмау. Башкирский народный костюм.
- Kашмау 2016 елның 2 апрель көнендә архивланган.. Энциклопедия моды. Андреева Р., 1997.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Рифкать Әхмәтьянов. Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге. К.: ТКН, 2001. 96нчы биттә. ISBN 5-298-01004-0