Кашшафетдин Агафуров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кашшафетдин Агафуров latin yazuında])
Кашшафетдин Агафуров
Туган телдә исем Кашшафетдин Хисаметдин улы Агафуров
Туган 24 декабрь 1871(1871-12-24)

Екатеринбург, Россия империясе

гражданлык = Россия
Үлгән 24 март 1935(1935-03-24) (63 яшь)
Харбин, Кытай
Милләт татар
Һөнәре сәнагатькәр, хәйрияче
Ата-ана

Кашшафетдин Агафуров (тулы исеме Кашшафетдин Хисаметдин улы Агафуров ) – татар сәнагатьчесе, меценат, хәйрияче, II гильдия сәүдәгәре, «Бертуган Агафуровлар» сәүдә йортына нигез салучыларның берсе, әгъзасы һәм идарәчесе.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кашшафетдин Агафуров гаиләсе белән: Бәдретдин, Кашшафетдин, Сәлия

1861 елның 5 ноябрендә Пермь губернасы Екатеринбург шәһәрендә туган, 1922 елда Харбинда вафат. Әтисе Хисаметдин Гафур улы Казан губернасы Лаеш өязе Юлга авылыннан. Әнисе – Биби-Газизә.

1883 елда абыйсы Зәйнетдин, абыйсы Камалетдин белән бергә Екатеринбурда «Бертуган Агафуровлар сәүдә йорты» (русча «Торговый дом «Братья Агафуровы»») оештыралар: Успенская (хәзерге Вайнер урамы, 16 йорт) урамында арендага алынган бинада универсаль кибет ачыла. Товар кайтару өчен Варшавада (1898 ел), Мәскәүдә (1908 ел) махсус контора ачалар. Польшага, Германиягә, Швейцариягә, Франциягә, Кытайга, Япониягә барып, сәүдә бәйләнешләре ясыйлар. Сәүдә йорты үз эшчәнлеген көнбатышта Варшавадан алып, көнчыгышта Япониягә кадәр җәелдерәләр. 1913 елга сәүдә йортының товар әйләнеше елга 6,5 миллион сумга җитә.

Бертуган Агафуровларның системалы белем алган бердәнбере.

Урал табигать белеме яратучылар җәмгыяте әгъзасы, бу Уралның 1870-1930 елларда эшләгән иң эре иҗтимагый оешмасы.

1935 елның 24 мартында Харбин шәһәрендә авыр автомобиль авариясеннән соң эмиграциядә вафат була.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны (икенче), Салия Солтан кызы Агафурова 1882 елның 21 ноябрендә Уфада (якынча) туган. Екатеринбургта 1914 елда фронтка ярдәм күрсәтү өчен оештырылган хатын-кызлар түгәрәге барлыкка килү инициаторларының берсе була (1919 елның июлендә бетерелә); беркадәр вакыт Екатеринбургның велосипедчы-һәвәскәрләр җәмгыятен җитәкләүче була. Берничә хәйрия акциясендә шәхсән катнашкан. Шулай итеп, аның тарафыннан мөселман-рус китапханәсенә язучыларның 150 том рус һәм татар телләрендә бушлай китап бүләк ителә. 1968 елда Истанбулда вафат була һәм җирләнә.

Балалар: Тайба (беренче никахтан), Бадретдин.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Девишев Б. Агафуровы. /Историческая генеалогия татарского народа. Родственные династии и их роль в истории семьи, нации и государства / Адиль Беляев. — Казань: Татар. кн. изд-во, 2012. — С. 46—53. — ISBN 978-5-298-02215-6.
  • Корепанова С. Агафуровы: «Между правдой и поэзией». /Наш новый град. — Екатеринбург, 2003. — С. 96—105.