Каюм Бариев
Навигациягә күчү
Эзләүгә күчү
Каюм Бариев | |
---|---|
250px | |
Туган телдә исем | Каюм Барый улы Бариев |
Туган | 1898 Казан губернасы Дәүләки авылы (Апас районы) |
Үлгән | 1976 Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() ![]() |
Әлма-матер | Казан театр укуханәсе |
Һөнәре | артист |
Каюм Бариев, Каюм Барый улы Бариев (1898-1976) — драма артисты, Татарстан АССР атказанган артисты (1959). Казан театр училещесынең беренче чыгарылышыннан (1926).
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1898 елда Казан губернасы (хәзерге Апас районы) Дәүләки авылында туган. Татар театр техникумын беренче чыгарылыш студенты буларак тәмамлаган (1926).
Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1926 елдан Г. Камал исемендәге Татар академия театрында эшли башлый һәм гомере буе әлеге театрга тугърылыклы булып кала. Кечкенә, эпизодик рольләрдә дә ышандырырлык итеп уйный.
Уйнаган рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Мулла — «Мактаулы заман» Таҗи Гыйззәт
- Ахун — «Хуҗа Насретдин» Нәкый Исәнбәт
- Поручик Резников — «Мулланур Вахитов» Нәкый Исәнбәт
- Тарҗегунов — «Габбас Галин» Шәриф Камал
- Мөәзин — «Казан сөлгесе» Кәрим Тинчурин
- Бикчәнтәй — «Наёмщик» Таҗи Гыйззәт
- Шапкин — «Яшенле яңгыр» Алексей Островский
- Мөгаллим — «Хаҗи әфәнде өйләнә» Шәриф Камал
- Хәйри — «Каюм Насыйри» М. Гали һәм Хөсәен Уразиков
- Стамескин — «Мылтыклы кеше» Николай Погодин
- Растаковский — «Ревизор» Николай Гоголь
- Җиһанша — «Әбли авылы» Фатих Хөсни һ.б.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1959 ТАССР атказанган артисты
Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Ильтани Илялова. Г. Камал театры артистлары: Библиографик белешмәлек. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005.ISBN 5-298-00708-2