Татарстан Республикасының Каюм Насыйри исемендәге премиясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татарстан Республикасының Каюм Насыйри исемендәге премиясе latin yazuında])
(Каюм Насыйри премиясе битеннән юнәлтелде)
Каюм Насыйри премиясе
Ил Россия байрагы РФ
Татарстан Татарстан
Төр премия
Статусы {{{статусы}}}
статистика
Булдыру датасы {{{булдыру датасы}}}
Юкка чыгару датасы гамәлдә

Татарстан Республикасының Каюм Насыйри исемендәге премия — милли мәгарифне үстерүдә һәм Татарстан халыклары милли мәдәниятенең традицияләренә таянып, белем һәм тәрбия бирүдә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән, милли белем бирү учреждениеләре өчен укыту-методик кулланмалар һәм фәнни хезмәтләр язган өчен тапшырылучы премия.

Каюм Насыйри премиясе – 1988 елдан ел саен педагогик коллективларга, мәктәпкәчә белем бирү, гомуми урта, башлангыч, урта һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренә, галимнәргә бирелә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Габделкаюм Габденнасыйр улы Насыйров (قایوم ناصری, Каюм Насыйри; 1825—1902), мәгърифәтче, тел галиме, тарихчы, тәрҗемәче, язучы, фольклорчы

Каюм Насыйри исемендәге бүләк 1988 елдан бирле бирелеп килә.

1995 елның 19 июнендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты «Каюм Насыйри исемендәге премия турында» карар кабул иткән (№ 396) һәм әлеге бүләк турында яңа Нигезләмә раслаган [1]. 2019 елның 27 февралендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 132нче санлы карары белән элекке карарына үзгәрешләр керткән.

Статус[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Беренче бүләк (20 минималь хезмәт хакы күләмендә, 2021 елдан 70 мең сум) [2] ― педагогик коллективка бирелә.
  • Икенче бүләк (10 минималь хезмәт хакы күләмендә, 2021 елда 35 мең сум) – мәгариф оешмасы хезмәткәренә, галимнәргә бирелә.

Каюм Насыйри исемендәге бүләкне, кергән гаризаларны караучы җәмәгать комиссиясе тәкъдимен искә алып, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы комиссиясе бирергә карар итә. ТР Мәгариф һәм фән министрының тиешле боерыгы белән гамәлгә кертелә [3].

Әлеге бүләк, гадәттә, һәр елны Каюм Насыйриның туган көнендә (14 февральдә) тантаналы шартларда тапшырыла.

Комиссия сайлап алган җиңүчегә Премия лауреаты дипломы, күкрәк билгесе һәм акчалата премия тапшырыла.

Гаризалар арасында комиссия тарафыннан премия алуга лаеклылар табылмаган очракта, әлеге елда премия тапшырылмый.

Бүләккә ия булучылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз: Төркем:Каюм Насыйри премиясе лауреатлары

Мәгариф хезмәткәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1988―2008
  • Сәләй Гата улы Вәгыйзов, Рәмзия Гыйләҗ кызы Вәлитова
  • Мәдинә Хәниф кызы Габделганиева, Казанның Яңа Савин районы 103нче урта мәктәбе директоры урынбасары
  • Зәкия Ибраһим кызы Ибраһимова, Актаныш районы Әтәс урта мәктәбе татар теле укытучысы
  • Равил Габдрәүп улы Габдрәүпов, Арча районы Ташкичү урта мәктәбе директоры
  • Ләлә Исмәгыйль кызы Галиева, Казандагы 1нче татар гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы
  • Фираз Фәхраз улы Харисов, Казан дәүләт педагогика университеты проректоры
  • Чулпан Мөхәррәм кызы Харисова, Казан дәүләт педагогика университетының татар теле белеме кафедрасы доценты
  • Альберт Гата улы Яхин, Казан дәүләт университетының татар әдәбиятын укыту методикасы кафедрасы доценты
  • Габделхак Габдулла улы Габдуллин, Казан дәүләт педагогика университетының педагогика кафедрасы мөдире
  • Азат Гыйльмулла улы Әхмәдуллин, Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы мөдире
  • Якуб Исхак улы Ханбиков, Казан дәүләт педагогика университеты профессоры
  • Равил Авзал улы Низамов, ТР ИПКРО профессоры
  • Флера Садри кызы Сафиуллина, КДУ профессоры
  • Шамил Шәйхи улы Җәләлиев, Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре
  • Әнвәр Нуриәхмәт улы Хуҗиәхмәтов, Казан дәүләт педагогика университеты профессоры
  • Вил Суфиян улы Казыйханов, Яр Чаллы шәһәренең өзлексез педагогик белем бирү институты методисты
  • Рәдинә Хәким кызы Ягафарова, Казан педагогика көллияте укытучысы
  • Гөлфия Вәгыйз кызы Мөхәммәтгәрәева, Мөслим районы Түбән Табын урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
  • Алмазия Хаҗи кызы Нуриева, дәреслекләр, укыту-методик әдәбият авторы
  • Әнвәр Нәҗип улы Хәйруллин, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре
  • Гадилә Нургали кызы Гыймадиева, Татарстан радиосының социаль яклау- икътисади тапшырулары бүлеге мөдире
  • Васил Габдулла улы Гайфуллин, Татар дәүләт гуманитар институты ректоры
  • Вил Ширияздан улы Шәрәфетдинов, Яшел Үзән шәһәренең 5нче гимназиясе укытучысы
  • Роберт Сәйдел улы Зарипов, Азнакай районы Урсай урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих укытучысы
  • Мәҗит Әһли улы Вәлиуллин, "Мәгариф"журналы баш мөхәррире урынбасары
  • Николай Валентинович Максимов, Казан дәүләт технология университеты доценты
  • Рәшидә Габдрахман кызы Борһанова, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә белем бирү кафедрасы методисты
  • Әлфия Бари кызы Шакирҗанова, Яр Чаллы педагогика көллиятенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
  • Айдар Мәлик улы Низамов, ТДГПУның педагогика һәм этнопедагогика тарихы кафедрасы доценты

Педагогик коллективлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1988―2008
  • Тукай районы Түбән Суыксу урта мәктәбе коллективы
  • Яшел Үзән районы Ачасыр урта мәктәбе коллективы
  • Кукмара районы Зур Сәрдек урта мәктәбе коллективы
  • Әгерҗе районы Иж-Буби урта мәктәбе коллективы
  • Казандагы 2нче татар гимназиясе коллективы
  • Балтач районы Карадуган балалар бакчасы
  • Казанның Авиатөзелеш районының 5нче гимназиясе
  • Яр Чаллы шәһәренең 29нчы педагогика лицее
  • Актаныш районы Такталачык урта мәктәбе коллективы
  • Казанның Совет районының 58нче рус-татар мәктәбенең «Бердәмлек» берләшмәсе
  • Лаеш районы Имәнкискә мәктәбе коллективы
  • Казанның Вахитов районы 1нче татар гимназиясе педагогика коллективы
  • Балтач районы Салавыч урта мәктәбе педагогика коллективы
  • Казанның Совет районы 415нче санлы балалар бакчасы педагогика коллективы
  • Бәләбәйнең татар гимназиясе педагогика коллективы
  • Кукмара районы Олы Кукмара урта гомуми белем бирү мәктәбенең педагогика коллективы
  • Яшел Үзән шәһәренең 5нче гимназиясе педагогика коллективы
  • Казанның Авиатөзелеш районы тәрбия эшләре үзәгенең педагогика коллективы
  • Саба районы «Әллүки» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе коллективы
  • Казанның Идел буе районы 18нче гимназиясе коллективы
  • Татарстан Республикасы халык мәгарифе музее коллективы
  • Яр Чаллының 67нче һөнәр училищесы коллективы
  • Арча педагогика көллияте коллективы
  • Казанның Мәскәү районы 17нче татар гимназиясе коллективы
  • Саба районы «Шатлык» балалар бакчасы коллективы[4]
2011
  • Казанның Киров районы 4нче санлы гимназия коллективы
  • Мөслим районы Мөслим авылы «Кояшкай» балалар бакчасы
  • Илсөяр Хәбибулла кызы Мөяссәрова, Ләйлә Ихсан кызы Минһаҗева, Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин, «Белем һәм тәрбия бирүдә татар әдәбияты» фәнни-методик лабораториясе әгъзалары
  • Фәүзия Таһир кызы Мәхмүтова, Бөгелмә районы мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары
  • Радик Абдулла улы Зарипов, Социаль һәм гуманитар белемнәр институты проректоры урынбасары
  • Сөгдә Таһир кызы Ямалтдинова, Лениногорск районы Керкәле төп белем бирү мәктәбе татар теле укытучысы
2014
  • Әгерҗе районы Бим урта мәктәбе коллективы
  • профессорлар Ришат Әгълә улы Шакирҗанов, Наил Кадыйр улы Туктамышов, Абрик Закир улы Камалов, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының татар телендә укыту методикасы кабинеты әгъзалары
  • Наилә Гали кызы Галиева, Яр Чаллының 64нче санлы прогимназиясе татар теле укытучысы
  • Ильяс Мулланур улы Мөхәммәтҗанов, Казанның Вахитов районы 27нче санлы гимназиянең география һәм гарәп теле укытучысы
2015
  • Яр Чаллы шәһәренең «Шатлык» балалар бакчасы коллективы
  • Яшел Үзән районы 10нчы санлы гимназия коллективы
  • Рәхимә Минвәли кызы Арсланова, Казанның Совет районы 20нче санлы гимназия директоры
  • Рима Мөхәррәм кызы Исхакова, Яр Чаллының 29нчы санлы гимназиясе татар теле укытучысы
2016
  • Яр Чаллы шәһәренең 82нче санлы «Көнбагышкай» балалар бакчасы коллективы
  • Нурулла Гыйматдин улы Гариф, Биектау районы Учхоз урта мәктәбе физика, математика, информатика укытучысы
  • Нилә Мөхәммәт кызы Акашина, Казанның Яңа Савин районы 9нчы санлы урта мәктәбе татар теле укытучысы
2017
  • Казанның Яңа Савин районы 155нче санлы татар гимназиясе педагогика коллективы
  • Яр Чаллының 104нче санлы «Бәләкәч» балалар бакчасы коллективы
  • Фирая Сафа кызы Фаизова, Казанның Совет районы 141нче санлы урта мәктәбе татар теле укытучысы
  • Люция Бәдретдин кызы Хәбибуллина, Төмән өлкәсе Акияр урта мәктәбе татар теле укытучысы
2018
  • Лаеш районы Пәрәү урта мәктәбе коллективы
  • Кафия Вәли кызы Закирова, Казанның Совет районы 415нче санлы балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе
2019

бирелмәгән

2020
  • Мамадышның 4нче санлы «Әкият» балалар бакчасы коллективы
  • Фәридә Җамалетдин кызы Ямбушева, КФУ профессоры, химия фәннәре докторы
2021
  • Казанның Совет районы Абдулла Алиш исемендәге 20нче санлы гимназиясе коллективы
  • Нурзия Рәшит кызы Мирхазова, Түбән Каманың 39нчы санлы балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе
2022

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Каюм Насыйри исемендәге бүләк. // Мәгариф, 1996 ел, апрель, 69нчы бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]