Ка-52
| Ка-52 | |
|---|---|
| Тип | хәрби күзләү-һөҗүм итүче боралак |
| Эшкәртүче | Камов ОКБ |
| Эшләп чыгаручы | Арсеньев һава җитештерү ширкәте |
| Баш конструктор | С. В. Михеев |
| Беренче очыш | 25.06.1997 |
| Файдалану башы | 11.2011 |
| Статус | файдалануда |
| Төп файдаланучылар | Россия Хәрби Һава Көчләре |
| Җитештерү еллары | 2008 елдан |


Ка-52 «Аллигатор», татарча Ка-52 "Тимсах" (эшләнмә «800.06», НАТО буенча Hokum B) — Россиянең яңа буын күзләү-һөҗүм итүче боралагы.
Боралак броньланган һәм броньланмаган техника, гаскәриләр һәм һава тәмекләрен сугыш кырында тидерә ала. Ка-50 "Кара акула" моделен үстерелгән боралак булып тора.
Ка-50 боралагын җитештерү вакытында, Ка-52 - харби һава көчләренең командир боралагы булган, ул хәрби боралаклар төркеме белән идарә иткән.
Ка-52К - кораблар өчен боралак, анда көчлерәк ракеталар һәм радиолокацион җайланма урнаштырылган.
«Жук-АЭ» радиолокацион системасы 200-300 км өлкәсендә тәмекләрне таба.
Боралакта урнаштырылган Гермес-А ракеталар комплексы 30-100 км ераклыгында бронетехника тидерә ала.
Ка-52 боралаклары Франциядә җитештерелгән "Мистраль" боралак ташучысында урнаштырылырга тиеш иде, ләкин әлеге боралак ташучы санкцияләр сәбәпле Россиягә сатылмаган.
2016 елда "Адмирал Кузнецов" авиаташучысында Ка-52 урнаштыруы турында карар ителә.
Камов боракларының төп үзлеге - күчәрдәш ротор системасы (руль винты юк, ике ротор бер үк күчәрдә урнаштырыла һәм төрле юнәлешләрдә әйләнә, шуннан импульс саклану кануны буенча стабиль очыш тәэмин ителә).
Очу сыйфатламалары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Тизлек:
- керәйсер тизлеге: 260 км/сәг
- иң зур: 300 км/сәг
- Очыш озынлыгы: 460-1110 км
- Экипаж - 2 кеше
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- YouTube сайтында КА-52 «Аллигатор». Телесюжет
- YouTube сайтында Первое применение КА-52 в Сирии
- http://www.arms-expo.ru/049049057050124052048050056.html 2012 елның 18 октябрь көнендә архивланган
- «Чёрная акула» вновь пошла в серию