Квебек

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Квебек
Байрак Илтамга
{{{кыска исем}}} байрагы {{{кыска исем}}} гербы
Шигарь: Je me souviens (Хәтерлим)
{{{кыска исем}}} урнашуы
Рәсми тел француз теле
Башкала Квебек (шәһәр)
Эре шәһәрләр Монреаль
Мәйдан
– Барлыгы
– % Су
1 542 056 км²
Халык саны 8 294 656 (2016) кеше


Квебе́к (фр. Québec, ин. Quebec) — мәйданы буенча беренче, ә халык саны буенча икенче булган Канада провинциясе.
Квебек идарә үзәге - Квебек шәһәре, халык саны - 735 мең кеше. Квебек төбәгендә иң зур һәм Франциядән тыш урнашкан француз телле иң эре шәһәр - Монреаль урнашкан.

Җәгърафия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Квебек Көньяк Америка көньяк-көнчыгышында урнаша, көньякта АКШ белән чиктәш.
Квебек Канаданың иң зур төбәге, аның мәйданы 1 542 056 км², халык саны 7,8 миллион кеше тәшкил итә.
Бердәнбер рәсми тел - француз теле, ул халыкның 80% өчен туган тел булып тора.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Квебек тарихы Жак Картье сәяхәте белән башлана.
1763 елда Квебек Бөекбритания контроле астына күчә, соңрак Канада конфедерациясенә керә.
Квебекта яшәүче француз телле кешеләр вакыт-вакыт Квебек бәйсезлеге өчен көрәшәләр, ләкин 1980 һәм 1995 елда үткәрелгән референдумнар нәтиҗәләре төбәкнең Канададан аерылуына китермәде.

Квебек халык гимны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Gens du Pays
Le temps qu’ on a pris pour dire: je t’aime,
C’est le seul qui reste au bout de nos jours.
Les vœux que l’on fait, les fleurs que l’on sème
Chacun les récolte en soi-même
Aux beaux jardin du temps qui court.
CHORUS:
Gens du pays, c’est votre tour
  De vous laisser parler d’amour,
Gens du pays, c’est votre tour
De vous laisser parler d’amour.

Le temps de s’aimer, le jour de le dire
Fond comme la neige aux doigts du printemps.
Fêtons de nos joies, fêtons de nos rires
Ces yeux où nos regards se mirent,
C’est demain que j’avais vingt ans.
CHORUS.

Le ruisseau des jours aujourd’hui s’arrête
Et forme un étang ou chacun peut voir
Comme en un miroir l’amour qu’il reflète.
Pour ces coeurs à qui je souhaite
Le temps de vivre nos espoirs.
CHORUS.

Әй, ватандаш!
(әдәби тәрҗемә)
“Яратам!” – диеп, назла күңелемне,
Үтә дә китә бит безнең тормыш.
Үтәлгән вәгъдә, үстергән гөлләр
Китерер лаеклы уңыш –
Гадел хөкемдар бу язмыш.
КУШЫМТА:
Әй, ватандаш, күңел назлап,
“Яратам!” – дип, әйтче кабат.
Әй, ватандаш, күңел назлап,
“Яратам!” – дип, әйтче кабат.

Яратыр көннәр, ялкынлы хисләр,
Язгы кар сыман, югала эреп;
Тәүге сагышның, назлы карашның
Яшик, дуслар, кадерен белеп –
Унсигез яшьтәге кебек.
КУШЫМТА.

Гомер кизләве, юлын эзләр ул,
Туктап калыр да, җәелеп, күл булыр.
Күреп кал берүк: көзгедәге күк,
Саф мәхәббәтең чагылыр –
Кадер-хөрмәтең шул булыр.
КУШЫМТА.

Үзенчәлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башка Канададан аермалы буларак Квебекның хокук системасы катнаш чыгышка ия: хосусый хокук - роман-герман хокукына хас, иҗтимагый хокук - англо-сакс хокук тәртибенә хас була.

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Икътисадның төп тармаклары - аэрогаләми тармак, биотехнологияләр, фармацевтик сәнәгать, мәгълүмат технологияләре.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]