Квебек гимны

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Квебек гимны latin yazuında])
"Әй, ватандаш!" җырының авторы Жиль Виньо, 1989 ел

Gens du Pays (тат. “Әй, ватандаш!”) – Канаданың француз телле Квебек провинциясендә популяр халык гимны.[1] Милли бәйрәмнәрдә һәм башка чараларда провинциянең рәсми булмаган гимны рәвешендә кулланыла. Аның авторы – Канаданың танылган җырчысы, шагыйре һәм композиторы Жиль Виньо (фр. Gilles Vigneault, 1928 елда туган).[2]

Моңардан тыш, Terre française d'Amérique (“Америкадагы француз җире”, икенче исеме – Hymne au Québec)[3] һәм Ô Quebec (“Әй, Квебек!”, җирле диалекттагы язылышы – Ô Kébèk)[4] исемле ватанпәрвәрлек җырлары да киң таралган.

Ләкин боларның берсе дә рәсми рәвештә кабул ителмәгән. Сораштырулар нәтиҗәсендә төбәкнең зыялылары "Әй, ватандаш" җырын "де-факто милли гимн" дип таныдылар.[5]
Квебек провинциясенең Канададан тулы бәйсезлеге турындагы ике референдум да, төбәк халкының биштән дүрт өлеше француз телле булуына карамастан, уңай нәтиҗә китермәде. Провинция болай да Канадада киң хокуклы мохтарият статусын биләп тора. Референдумнар 1980 һәм 1995 елларда үткәрелгән иде.[6][7]

Квебек байрагы

Сүзләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Французча (оригинал) Тәрҗемә (җырланырлык)
Le temps qu'on a pris pour se dire «je t'aime»

C'est le seul qui reste au bout de nos jours
Les vœux que l'on fait, les fleurs que l'on sème
Chacun les récolte en soi-même
Aux beaux jardins du temps qui court

“Яратам!” – диеп, назла күңелемне,

Үтә дә китә бит безнең тормыш.
Үтәлгән вәгъдә, үстергән гөлләр
Китерер лаеклы уңыш –
Гадел хөкемдар бу язмыш.

{CHORUS}

Gens du pays, c'est votre tour
De vous laisser parler d'amour
Gens du pays c'est votre tour
De vous laisser parler d'amour

{КУШЫМТА}

Әй, ватандаш, күңел назлап,
“Яратам!” – дип, әйтче кабат.
Әй, ватандаш, күңел назлап,
“Яратам!” – дип, әйтче кабат.

Le temps de s'aimer, le jour de le dire

Fond comme la neige aux doigts du printemps
Fêtons de nos joies, fêtons de nos rires
Ces yeux où nos regards se mirent
C'est demain que j'avais vingt ans

Яратыр көннәр, ялкынлы хисләр,

Язгы кар сыман, югала эреп;
Тәүге сагышның, назлы карашның
Яшик, дуслар, кадерен белеп –
Егерме яшьтәге кебек.

{CHORUS}

Gens du pays, c'est votre tour
De vous laisser parler d'amour
Gens du pays c'est votre tour
De vous laisser parler d'amour

{КУШЫМТА}

Әй, ватандаш, күңел назлап,
“Яратам!” – дип, әйтче кабат.
Әй, ватандаш, күңел назлап,
“Яратам!” – дип, әйтче кабат.

Le ruisseau des jours aujourd'hui s'arrête

Et forme un étang où chacun peut voir
Comme en un miroir l'amour qu'il reflète
Pour ces cœurs à qui je souhaite
Le temps de vivre nos espoirs

Гомер кизләве, юлын эзләр ул,

Туктап калыр да, җәелеп күл булыр.
Күреп кал берүк: көзгедәге күк,
Саф мәхәббәтең чагылыр –
Кадер-хөрмәтең шул булыр

{CHORUS}

Gens du pays, c'est votre tour
De vous laisser parler d'amour
Gens du pays c'est votre tour
De vous laisser parler d'amour

{КУШЫМТА}

Әй, ватандаш, күңел назлап,
“Яратам!” – дип, әйтче кабат.
Әй, ватандаш, күңел назлап,
“Яратам!” – дип, әйтче кабат.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%9A%D0%B2%D0%B5%D0%B1%D0%B5%D0%BA

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]