Кемерово дәүләт университеты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кемерово дәүләт университеты latin yazuında])
Кемерово дәүләт университеты
Нигезләнү датасы 1973
Сурәт
Дәүләт  Россия[1]
Укучылар саны 21 000[2]
Бәйле оешмалар Кузбасский гуманитарно-педагогический институт Кемеровского государственного университета[d][3][4]
Штаб-фатирының урнашуы Кемерово, Россия
Кулланылган тел рус теле
IPv4 диапазоны 82.179.0.0/22[5] һәм 82.179.4.0/24[6]
Рәсми веб-сайт kemsu.ru
Төнге күренеше
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 1033
Оешма хезмәткәрләре өчен төркем [d]
Карта
 Кемерово дәүләт университеты Викиҗыентыкта

Кемерово дәүләт университеты
Халыкара исем
Kemerovo State University
Элеккеге исем
Кемерово дәүләт педагогика институты (1953—1973)
Төр классик
Эшләү еллары 1953 елдан
Ректор Александр Юрий улы Просеков
Адрес 650043, Россия байрагы Россия Федерациясе, Кемерово өлкәсе, Кемерово, Красная ур., 6
Тел рус теле
Сайт kemsu.ru

Кемерово дәүләт университеты, КемДУ, тулы исеме Югары белем бирү федераль дәүләт бюджет белем бирү учреждениесе «Кемерово дәүләт университеты» (рус. Ке́меровский госуда́рственный университе́т) — Кемерово өлкәсенең административ үзәге Кемерово шәһәрендә урнашкан югары уку йорты. Кузбассның терәк университетларының берсе. 1953 елда Кемерово дәүләт педагогика институты буларак нигезләнгән. Университет статусын 1974 елда ала. 2018 елның 31 гыйнварында КемДУга Кемерово азык сәнәгате технологик институты (рус. КемТИПП) структур бүлекчә итеп кушыла.

Университет Россиянең 33 терәк югары уку йорты исәбенә керә. Forbes һәм «Эксперт» РА версиясе буенча, 2020 елга әлеге югары уку йорты Россиянең иң яхшы 100 югары уку йорты арасына керә, ул 98 урынны алып тора.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кемерово педагогика техникумы (1928—1949)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Щегловск шәһәрендә (1932 елдан — Кемерово) педагогика техникумы 1928 елның октябрендә ачыла. Техникумда 3 бүлек: рус-мәктәп бүлеге, чуаш-мәктәп бүлеге (1943 елга кадәр эшләгән), мәктәпкәчә бүлек булган. 3 бүлеккә 40 кеше кабул ителгән.

РСФСР Халык Мәгарифе Комиссариатының 1937 елның 7 гыйнварындагы 58нче номерлы боерыгы белән педтехникум педучилище итеп үзгәртелә. 1943 елда читтән торып уку бүлеге ачыла.

1928—1949 елларда Кемерово педагогика училищесы 2 360 укытучы һәм 117 балалар бакчасы хезмәткәре әзерли.

Кемерово укытучылар институты (1949—1953)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1949 елда Кемерово педагогия училищесы укытучылар институты итеп үзгәртелә. Укытучылар институтының 2 бүлеге: физика-математика, рус теле һәм әдәбияты бүлекләре була. Институтта белгечләр әзерләү көндезге уку һәм читтән торып уку формасында алып барыла. Көндез 200 кеше, читтән торып — 125 кеше укыган. Институтта уку вакыты 2 ел тәшкил иткән. Институт җидееллык һәм урта мәктәпләрнең 5—7 сыйныфлар өчен укытучылар әзерләгән.
Директорлар:

  • А. С. Кубасов (1949-1952);
  • Л. И. Муромцев (1952-1953).

Кемерово дәүләт педагогика институты (КДПИ) (1953—1973)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

СССР Министрлар Советының 1952 елның 11 августындагы һәм РСФСР Министрлар Советының 1952 елның 19 августындагы карарлары нигезендә 1953 елның 1 сентябрендә педагогика институты ачыла.

  • 1953 елда педагогика институтында 2 факультет: рус теле һәм әдәбияты; физика-математика факультетлары була.
  • 1954 елда тарих-филология факультетында тарих бүлеге ачыла.
  • 1957 елда Совет проспекты буенча яңа уку корпусы төзелә башлый.
  • 1962 елда чит телләр факультеты ачыла.
  • 1963 елда химия-биология факультеты оештырыла.
  • 1964 елда физик тәрбия факультеты ачыла, физика-математика факультеты ике мөстәкыйль факультетка: физика һәм математика факультетларына, тарих-филология факультеты рус теле һәм әдәбияты, тарих һәм җәмгыять белеме факультетларына бүленә.
  • 1965 елда вузда беренче докторлык диссертацияләре яклана.
  • 1970 елда әзерлек бүлеге (рабфак) ачыла.

КДПИ 20 ел эшләү дәверендә 9 000нән артык укытучы һәм белгеч әзерләп чыгара, югары мәктәп өчен укытучы кадрлары әзерли башлый.

Кемерово дәүләт университеты (КемДУ)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кемерово дәүләт университеты 1974 елның 1 гыйнварында СССР Министрлар Советының 1973 елның 22 февралендәге 122нче номерлы карары, РСФСР Министрлар Советының 1973 елның 2 мартындагы 112нче номерлы карары һәм РСФСР Мәгариф һәм фән министрлыгының 1973 елның 6 апрелендәге 136нчы номерлы боерыгы нигезендә Кемерово дәүләт педагогика институты базасында ачыла. РСФСР Югары һәм урта махсус белем бирү министрлыгының 14.02.1974 елның 14 февралендәге № 80 боерыгы нигезендә, Кемерово дәүләт университеты ректоры итеп химия фәннәре докторы, профессор В. А. Михайлов билгеләнә.
Университетта эшли башлавының беренче елында 10 факультет (математика, физика, химия, биология, тарих, филология, икътисад-хокук, роман-герман филологиясе, физик тәрбия, мәктәпкәчә факультетлар) була.

  • 1974 елда Терешкова урамында университетның яңа корпусы ачыла.
  • 1978 елда икътисад-хокук факультеты икегә: икътисад һәм юридик факультетларга аерыла.
  • 1980 елның 17 гыйнварында Красная һәм Васильев урамнары киселешендә урнашкан 1нче корпусны ачу тантанасы була. Митингта КПССның Кемерово өлкә комитеты беренче секретаре Л. А. Горшков, очучы-космонавт, ике тапкыр Советлар Берлеге Каһарманы А. А. Леонов катнаша.
  • 1980 елда аудиторияләр блогы һәм гуманитар факультетлар корпусы төзелеше тәмамлана.
  • 1981 елда КемДУ РСФСР югары уку йортлары арасында социаль ярыш нәтиҗәләре буенча 1нче урын, студентларның хезмәт, көнкүреш һәм ялын оештыру буенча вузларның Бөтенсоюз ярышында 3нче урын алган.
  • 1983 елда КемДУга Бөтенсоюз читтән торып укулы финанс-икътисад институтының (рус. ВЗФЭИ) Кемерово филиалы кушыла.
  • 1986 елда Студентлар төзелеш отрядлары өлкәдә иң яхшысы дип табыла.
  • 1989 елда Сәламәтлек үзәге ачыла.
  • 1990 елда КемДУ каршында Квалификацияне күтәрү һәм кадрларны яңадан әзерләү буенча тармакара төбәк үзәге төзелә.
  • 1995 елда социаль-психология факультеты ачыла.
  • 2003 елда сәяси фәннәр һәм социология факультеты ачыла.
  • 2013 елда КемДУга үзгәртеп кору юлы белән Кузбасс дәүләт педагогика академиясе кушыла.
  • 2017 елның апрелендә КемДУ Россиянең 33 терәк вузы арасына кертелә.
  • 2017 елның декабрендә КемДУ төбәкнең инновацион, технологик һәм социаль үсеше университет үзәге статусын ала.
  • 2018 елның 1 февралендә Кемерово азык-төлек сәнәгатенең технология институты КемДУга структур бүлекчә буларак кушыла.

Ректорлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Леонид Иван улы Муромцев (1953—1953)
  • Валентин Семён улы Постников (1953—1960)
  • Константин Фёдор улы Боченков, (1960—1963)
  • Николай Николай улы Чистяков (1963—1974)
  • Пётр Тимофей улы Николаенко (1974—.1974), ректор в.б.
  • Владимир Андрей улы Михайлов (1974—1978)
  • Юрий Александр улы Захаров (1978—2005)
  • Борис Павел улы Невзоров (2005—2005), ректор в.б.
  • Илья Прохор улы Поварич (2005—2007)
  • Ирина Альберт кызы Свиридова (2007—2012)
  • Владимир Алексей улы Волчек (2012—.2016)
  • Александр Юрий улы Просеков (2016—х. в.).[7]

Структура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Институтлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2020 ел башына университетка 15 институт кергән:

  • Биология, экология һәм табигый байлыклар институты
  • Тарих һәм халыкара мөнәсәбәтләр институты
  • Мәгариф институты
  • Социаль-психология институты
  • Инженер технологияләре институты
  • Азык-төлек сәнәгате технология институты
  • Физик тәрбия һәм спорт факультеты
  • Филология, чит телләр һәм медиакоммуникацияләр институты
  • Фундаменталь фәннәр институты
  • Икътисад һәм идарә институты
  • Юридик институт
  • Һөнәри юнәлеш бирү институты
  • Урта техник факультет
  • Электрон мәгариф коммуникацияләре институты
  • Саннар институты

Филиаллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Новокузнецк институты (филиал)

Диссертация советлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Университетта 14 фәнни белгечлек буенча 7 диссертация советы гамәлдә.

Онлайн - журнал[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Вестник КемГУ» — онлайн - журнал[9].

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Богопелова Л. З. Кемеровский государственный университет (историческая хроника: 1928—2014 гг.) (2-е издание). Кемерово, 2014.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]