Кемерово өлкәсе татарлары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кемерово өлкәсе татарлары latin yazuında])
Кемерово өлкәсе татарлары
Үз аталышы

татарлар

яшәү җире

Россия: Кемерово өлкәсе

Теле

татар теле, себер татар теленең том диалекты калмак сөйләше

Дине

мөселманнар

Бүтән халыкка керүе

татарлар

Кемерово өлкәсе татарларытатарларның Кемерово өлкәсендә яшәүче территориаль төркеме.

Тарихлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калмак татарлары чыгышлары хәзерге Кемерово өлкәсенең үзәк районнарыннан телеутларның бер өлеше төньякка күчкәч һәм акрынлап көньяк күршеләре белән элемтәне югалткач, ул XVII гасырга карый. XVIII гасыр ахырында исламны кабул итү Идел буе һәм Урта Азиядән күчеп килүчеләр (бохара татарлары) йогынтысында калмаклар һәм әйләнә-тирә рус халкы арасында эндогам киртә тудыра, шуның нәтиҗәсендә калмак халкы руслашудан сакланып кала.[1][2] Шул ук вакытта телеутлар составына җунһар (ойрат) һәм Монголиянең башка ыруларының бер өлеше: чорос, айрот, дербет, меркит, тумат (ак-тумат, кара-тумат), найман (майман) кергән.[3].

Урта Идел һәм Урал буе татарларының өлкә территориясенә күчүе 18 йөздә башлана, Столыпин аграр реформасы елларында, 1920-1960 елларда, Урта Идел буенда ачлык, күмәкләшү, репрессияләр, сәнәгать предприятиеләре төзү белән бәйле рәвештә, актив дәвам итә.

Таралышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2010 елда Кемерово өлкәсендә 40 229 татар кешесе яшәгән[4][5] (1959 елда – 67 382,[6] 1989 елда – 63 116,[7] 2002 елда - 51 030 кеше[8]).

Татарлар, башлыча, Анжир (4168 кеше), Кемерово (8071), Новокузнецк (6361), Прокопьевск (9342), Междуреченск (1820), Юрга (2315) шәһәрләрендә һәм күпләп Ижморский районының Нижегородка, Тёплая Речка, Кемерово районының Умантай, Мариинский районының Тундинка, Куркули, Юрга районының Олы Ылыс, Зимник авылларында яшиләр.

Калмак татарлары Кемерово өлкәсенең Юрга һәм Яшкино районнарына караган берничә авылда яшиләр.

XIX-XX гасырлардан калмак-мөселманнар өч торак пунктта: Юрга шәһәре янындагы Кышлау һәм Олы Олыс авылларында, Томск өлкәсенә якынрак урнашкан Юргадан төньяк-көнчыгышка таба урнашкан Тумаел (Юрты-Константиновы) авылында яшиләр.[9]

Күренекле кешеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Н.А. Демухаметов — Социалистик Хезмәт Герое (Мариинск шәһәре);
  • Р.Г. Кәлимуллин — генерал-майор (Белово шәһәре);
  • Ш.К. Латыйпов — химия фәннәре докторы (Осинники шәһәре);
  • М. М. Гасимов — скульптор (Ленинск‑Кузнецкий шәһәре).
  • Х. Н. Мөхәммәдиева — Советлар Союзы Герое;
  • А. М. Зәйнутдинова — Социалистик Хезмәт Герое;
  • Г.Г. Идрисова — Социалистик Хезмәт Герое;
  • Ф.В. Тәхавиева — Социалистик Хезмәт Герое;
  • Г.Т. Фазалов — Дәүләт премиясе лауреаты;
  • Е.Г. Хәбибулина — Социалистик Хезмәт Герое (Мариинск шәһәре);
  • Л.Д. Йосыпова — шагыйрә, тәрҗемәче, рәссам (Щучинова);
  • В.Г. Фәтхетдинова — филология фәннәре докторы (Новокузнецк);
  • Р. Р. Нигъмәтуллина — биология фәннәре докторы (Прокопьевск).
  • Р.Н.Хәбетдинов — Европа чемпионы, 1956 елгы Олимпия уеннары призеры, дөнья рекордчысы (Кышлау авылы).

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кемерово өлкәсендә Татар милли мәдәни үзәге (1991 елдан, Кемерово шәһәре), Себер һәм БДБ илләренең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте мөхтәсибәтенең мөселман дини берләшмәсе (1993 елдан, Анжир шәһәре), «Нур» мөселман җәмгыяте (1999 дан, Междуреченск шәһәре) эшли. 2003 елда Кемерово шәһәрендә ТР Сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министрлыгы ярдәме белән «Татарстан сәүдә йорты» ҖЧҖ төзелә. ТР Кемерово өлкәсен «Нефаз» автобуслары белән тәэмин итә.[10] 

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Кимеев В. М., Кривоногов В. П. Этнические процессы у калмаков (опыт интервального исследования). — № 1 (3). — С. 113—123.
  2. Музей археология, этнография и экология Сибири Кемеровского государственного университета. Калмаки.
  3. Радлов В. В. Из Сибири. Страницы дневника. — Рипол Классик, 1978. — С. 96. — 925 с. — ISBN 9785458401838.
  4. Официальный сайт Всероссийской переписи населения 2010 года. Информационные материалы об окончательных итогах Всероссийской переписи населения 2010 года, archived from the original on 2016-06-05, retrieved 2021-03-07 
  5. Всероссийская перепись населения 2010 года. Официальные итоги с расширенными перечнями по национальному составу населения и по регионам. 2020 елның 13 май көнендә архивланган.: см. 2012 елның 18 октябрь көнендә архивланган.
  6. Демоскоп. Всесоюзная перепись населения 1959 года. Национальный состав населения по регионам России: Кемеровоая область
  7. Демоскоп. Всесоюзная перепись населения 1989 года. Национальный состав населения по регионам России: Кемеровоая область
  8. Всероссийская перепись населения 2002 года 2013 елның 21 апрель көнендә архивланган.: Население по национальности и владению русским языком по субъектам РФ 2006 елның 4 ноябрь көнендә архивланган.
  9. Патканов С.К. Статистические данные, показывающие племенной со став Сибири, язык и роды инородцев. Т. 2. Тобольская, Томская и Енисейская губернии. СПб., 1911. С. 148–161.
  10. архив күчермәсе, archived from the original on 2016-03-06, retrieved 2021-03-07 

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Регионы компактного проживания татар в Российской Федерации: справочник / Отв. ред. Л.М.Айнутдинова, Б.Л.Хамидуллин. – Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2016. – 336 с.