Эчтәлеккә күчү

Кентавр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кентавр latin yazuında])
Кентавр
бор. грек. Κένταυρος
Рәсем
Сурәтләнә Bust of Ioannis Protopapadakis, Ilioupoli[d], Centaur Cheiron statue, Volos[d], Bust of Markos Vamvakaris, Ano Syros[d], Centaur Cheiron statue, Pilio[d], Centaur[d] һәм Theseus defeating the Centaur[d]
 Кентавр Викиҗыентыкта

Кентавр (бор. грек. Κένταυρος) — борынгы грек мифологиясендә ат тәнендә кеше башы һәм гәүдәсе булган кыргый, үлем җан ияләре[1], тауларда һәм урман куакларында яшиләр. Кентаврлар шәраб алласы Дионисны озата баралар, ярсулы холыклы һәм тыйнаксыз булулары белән аерылып торалар.

Фаразланганча, кентаврлар башта тау елгалары һәм көчле ташкыннарның гәүдәләнеше булган. Героик мифларда бер кентаврлар геройларның тәрбиячеләре булып тора, икенчеләре — аларның дошманнары. Грек мифлары буенча алар Фессалиядәге Пилион тауларында, Элидадагы Фолой урманнарында һәм Көньяк Лакониядәге Малеан ярымутравында яшиләр. Соңыннан кентаврлар турындагы мифлар Рим мәдәниятендә дә күренә, ә тагын соңрак аларның сурәтләре урта гасыр Европа бестиарийләренә эләгә. Хәзерге вакытта кентаврлар фэнтези әсәрләрендә шактый популяр персонажлар булып тора.

Терминның барлыкка килүе

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
«Хирон Ахиллны өйрәтә», Жан-Батист Реньо, 1782 ел

«Кентавр» сүзе (бор. грек. κένταυρος, сentauros), яки латинлаштырылган варианты — «центавр» (лат. centaurus), традицион рәвештә ике грек тамырыннан торган сүз ясалышына китерелә: κεντέω — «кадау, кисү» һәм ταυρος — «үгез», ул «үгезләр үтерүче»[2] яки «үгезләр аулаучы», һәм «үгезләр куучы» яки «ковбой» буларак аңлатылырга мөмкин.

Кентаврлар образы, фаразланганча, цивилизацияле, ләкин әле атта йөрүне белмәгән, беренче тапкыр төньяк күчмә кабиләләрнең атлы җайдаклары: скифлар[3], касситлар[4] яки таврлар белән очрашкан халыкларның фантазиясе буларак барлыкка килгән. Кентаврларның явыз холкы да, аларның үгезләр белән бәйләнеше дә — күчмә хуҗалыкның нигезе терлекчелек булган — моның белән аңлатыла.

Антик заманның эвгемерик аңлатмасы буенча, болар Туча авылы егетләре булган, алар атта йөрүне уйлап тапканнар һәм кыргый үгезләрне үтергәннәр[5]; яки атларны кулга ияләштерү ысулы табылган Пелефроний шәһәре кешеләре булган[6].

Икенче караш буенча, кентаврлар образы грек-арий тел бердәмлеге таркалу чорына барып тоташа, ә сүз үзе, борынгы һинд гандхарва кебек үк, протогрек теленә ниндидер субстрат телдән алынган. Әгәр бу версия кабул булса, җайдаклар турындагы спекуляцияләр нигезсезгә әйләнә, ә бу сүзнең кабул ителгән этимологиясен соңрак халык фикерләве дип танырга мөмкин. Гомумән, хәтта семантик яктан да, кентаврлар һәм гандхарвалар образлары бик охшаш[7].

Кентаврлар турындагы күзаллаулар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
«Гипподамияне урлау», Питер Пауль Рубенс

Угаритта казу эшләре вакытында Микен керамикасының башка үрнәкләре арасында табылган өлешчә сакланып калган ике терракота статуэткасы алдан кентаврлар буларак идентификацияләнгән, бу мифның килеп чыгу чоры Бронза гасыр дип әйтергә мөмкинлек бирә[8]. Кентаврның буялган терракота статуэткасы Лефкандидагы «герой кабере»ндә табылган. Сугышчыны кентавр белән йөзгә-йөз сурәтләгән геометрик стиль чорының танылган бронза статуэткасы Нью-Йорк Метрополитен-музеенда урнашкан[9].

Борынгы грек мифологиясендә

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
«Гераклның Несс белән көрәше», Вазописчы Несс эше амфорасы

Кентаврлар Иксион һәм Нефеланың токымы булып саналганнар — я туры, я кабилә өчен уртак булган магнесия бияләрен колгалаган Кентавр бабасы аша. Башка вариантта кентаврлар Пелионда нимфалар тарафыннан тәрбияләнгәннәр һәм, үсеп җиткәч, бияләр белән булалар, шуннан ике табигый кентавр туган[10]. Кайбер кентаврларны борынгы грек авторлары бу генеалогик рәттән чыгарганнар, мөгаен, аларны яхшырту өчен. Мәсәлән, Хирон — Кронос һәм Филира биясенең улы, Фол — Силен улы. Кайвакыт еентаврларны Посейдон токымы дип саныйлар, бу исә атлар белән тотемик бәйләнештә булган һәм атрибутив хайван булган бу илаһның мифологик үткәнендә аңлатыла.

Гадәттә кентаврлар хайван табигате өстенлек иткән кыргый һәм тыйнаксыз җан ияләре булып күренәләр, ләкин зирәк кентаврлар да билгеле, беренче чиратта Фол һәм Хирон, Гераклның һәм кайбер башка геройларның дуслары һәм укытучылары. Күзаллаулар буенча, алар Фессалия тауларында Геракл аларны бөтен Эллада буйлап таратканчыга кадәр яшәгәннәр. Аларның күпчелеген Геракл кырып бетерә[11]. Гераклдан котылганнар сиреналарны тыңлаганнар, ашаудан туктаганнар һәм ачлыктан үлгәннәр[12]. Бер хикәя буенча, Посейдон аларны Элевсиндагы тауда яшергән.

«Карт кентавр Фуриетти»

Антиклыкның популяр поэтик сюжеты кентавромахия булган, лапифлар белән кентаврлар сугышы, ул лапифлар патшасы Пирифойның туй мәҗлесендә кентаврларның тыйнаксыз холкы аркасында кызып киткән — Евритион Пирифойның кәләшен урларга тырышып караган. Сицилияле Диодор сүзләренчә, Аполлонның уллары шулай ук Кентавр һәм Лапиф була[10].

Кентаврлар турындагы сюжетларда Геракл очрый. Бер мифта Эрифман вепре артыннан сәфәр вакытында каһарман Анкий, Агрий, Орей, Гилей исемле кентаврлар белән көрәшкән. Пиленор Геракл угы эләккән яраны елгада юган, шуннан елга начар ис алган. Фол — очраклы рәвештә Геракл бишенче батырлыгын эшләгәндә аның агулы уклары белән тырналган һәм үлгән. Хомад — Эврисфейның сеңлесе Алкионаны хурларга маташа һәм Геракл тарафыннан үтерелә. Геракл үзе дә ахыр чиктә кентавр ярдәмендә үтерелә. Бу шулай тасвирлана: кентавр Несс Гераклның хатыны Деянираны урларга тырышып караган, ләкин Лерней гидрасы агулы ук белән чәнчелгән. Үләр алдыннан Несс үч алырга була һәм Деянирага үз канын җыярга киңәш итә, чөнки ул аңа Геракл мәхәббәтен сакларга ярдәм итәчәк. Деянира Гераклның киеменә Нессның агулы канын сеңдерә һәм Геракл газапланып үлә.

Тышкы кыяфәте һәм сыйфатлары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
«Кентаврица», Джон Ла Фарж

Еш кына кентавр муены урынында кеше гәүдәсе урнашкан ат итеп сурәтләнә.

Иң акыллы кентаврлар антик заманда үзенчәлекле сурәткә ия булганнар. Гадәттә аларның алгы аяклары кешенеке була, бу аларның цивилизациялелеген ассызыклый, шул ук вакытта тәненең бөтен арткы өлеше атныкы булып кала. Хирон һәрвакыт киенгән була, еш кына аның кеше колаклары булган. Фол, киресенчә, гадәттә ялангач һәм бары тик ат колаклы була[13].

Хатын-кыз җенесендәге кентаврлар, яки кентавридлар (бор. грек. Κενταυρίδες, лат. Centaurides, гади сөйләмдә «кентаврица») рәсем сәнгатендә һәм мифларда сирәк очрый, нигездә эпизодик персонажлар ролен уйный, һәм еш кына аларны нимфалар белән бутаганнар. Шул ук вакытта, аларның барлыгы турында телгә алган бик аз авторлар аларны физик һәм рухи яктан гүзәл затлар буларак тасвирлаган[14]. Иң танылган кентаврида — Киллар (Циллар) хатыны Гилонома. Ул — кентаврлар нәселеннән Пирифой туенда булган бердәнбер хатын-кыз, анда ул ирен югалта, ә аннары кайгыдан үз-үзенә кул сала[15].

«Кентаврида», Макс Фрей

Кентаврның тышкы кыяфәтенең шактый вариацияләре бар. Мәсәлән, ул канатлы булырга мөмкин. Тышкы яктан атка охшамаган, ләкин кентавр сыйфатларын саклаган затларны билгеләү өчен фәнни әдәбиятта «кентавроидлар» термины кулланыла[13]. Аларның кайберләре:

  • Онокентавр — урта гасыр мифологиясендә ике җанлы кешене гәүдәләндерүче ишәк-кеше;
  • Букентавр — үгез кеше;
    • Керастлар — «мөгезле кентаврлар»[16] (кеше-буйволлар)[17], Зевсның Афродитага мәхәббәте аркасында Кипр туфрагына чәчелгән Зевс орлыгыннан туган[18][19][20].
  • Леонтокентавр — арыслан-кеше;
  • Ихтиокентавр — тышкы кыяфәтендә балык, ат һәм кеше элементларын берләштергән җан иясе[14].

Әдәбиятта һәм сәнгатьтә

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Грек мифлары ярдәмендә кентавр образлары йолдызлы күктә Центавр (Centaurus) һәм Укчы (Sagittarius) йолдызлыкларында сурәтләнгән.

Барлык чор рәссамнары һәм скульпторлары еш кына кентавр образына мөрәҗәгать итә. Бигрәк тә кентавромахия күренешләре популяр була.

Урта гасырларда кентаврлар сурәтләре гарәп һәм Европа космологик трактатларының миниатюраларында Зодиак билгеләре арасында күренә.

Вакытлар үтү белән бөтен кентавр кабиләсенең — тән хисләренә буйсынган кыргый һәм тыйнаксыз варварлар — башлангыч образы бик аз кентавр-акыл ияләренең (Хирон һәм фол) образлары белән кысрыклана. Кентавр зирәклек һәм табигать белән берләшү символына әверелә[14].

XIX гасырдан башлап кентавр образына кызыксыну язучылар һәм шагыйрьләрдә дә, рәссамнарда да көчәя башлый. XXI гасырда кентаврлар фэнтези жанры персонажларына әверелә, аларның образы заманча фантастик әдәбиятта, кино һәм компьютер уеннарында шактый популяр.

  1. Definition of centaur by Merriam-Webster. Merriam-Webster.com Dictionary. әлеге чыганактан 2021-06-06 архивланган.
  2. Кентавры в онлайн энциклопедии Theoi
  3. Легендарные и исторические лики Азии летопись первая: Томирис
  4. Пророк Ибрагим
  5. Палефат. О невероятном 1; Гераклит-аллегорист. О невероятном 5 коротко.
  6. 61 // Первый Ватиканский мифограф II.
  7. Напольских В. В.. Кентавр ~ гандхарва ~ дракон ~ медведь: к эволюции одного мифологического образа в Северной Евразии
  8. Shear, Ione Mylonas. Mycenaean Centaurs at Ugarit (англ.) // The Journal of Hellenic Studies : journal. — 2002. — Vol. 122. — P. 147. — ISSN 00754269. — doi:10.2307/3246210.
  9. Statuette of a man and centaur
  10. 1 2 Диодор Сицилийский. 70, 1 // Историческая библиотека IV. — 2000.
  11. Еврипид. Геракл. с. 364—373.
  12. Птолемей Гефестион. Комментарий Д. О. Торшилова в кн. Гигин. Мифы. — СПб., 2000.
  13. 1 2 Необычные животные — Кентавр
  14. 1 2 3 Бестиарий. Кентавры Мир фантастики
  15. Лошадиная верность. Любовь кентавра и кентавриды
  16. Овидий. X 223 // Метаморфозы
  17. Bestiary: Кентавр
  18. Нонн. V // Деяния Диониса.
  19. Нонн. XIV // Деяния Диониса.
  20. Нонн. XXXII // Деяния Диониса.