Кентавр Проксимасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кентавр Проксимасы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Кояштан соң Җиргә иң якын йолдыз — Кентавр Проксимасы
Кояш һәм Риҗел Кентаврга керүче йолдызлар (А, В һәм Проксима) чагыштырмача зурлыклары

Кентавр Проксимасы (Кентаврның иң якын йолдызы, лат. proxima — «иң якын») — Кояштан соң Җиргә иң якын йолдыз, Риҗел Кентавр йолдыз системасында урнашкан кызыл кәрлә.

Параллакс буенча 768,7±0,3 почмакча миллисекунда (Һаббл телескобы).

Кентавр Проксимасы Җирдән 4,22 яктылык елы ералыклыгында урнашкан, бу Кояштан Җиргә кадәрге аралыктын 270 000 зуррак (а.б.).

Почмакча диаметр 1,02±0,08 почмакча миллисекунда тәшкил итә, шуңа күрә аның диаметры Кояшныкыннан 7 тапкыр ким, ләкин Юпитерныкыннан 1,5 тапкыр зуррак. Проксима Кентаврның массасы Кояшныкыннан 7 тапкыр ким, ләкин Юпитерныкыннан 150 тапкыр зуррак.

Күренә торган йолдызча зурлыгы 11m тәшкил итә (бик аз), чөнки Кентавр Проксимасы — кызыл кәрлә һәм аз кына энергия нурландыра. Шушы кечкенә яктылыклы йолдыз коралсыз күз белән күзәтеп булмый.

Бу йолдыз тик 1915 елда Роберт Иннес тарафыннан ачыла.

Бүтән кызыл кәрләләр кебек Проксима кабына торган үзгәрүчән йолдыз була, кабыну оптик һәм рөнтген диапазонында күзәтелә. Яктырту сәләте 0,15—10 кэВ диапазонында 3,9·1028—1,5·1032 эрг/с кысаларында үзгәрә.

Проксима Кентавр Риҗел Кентавр системасының ике бүтән йолдызына кадәр 15 000±700 а.б. (0,21 яктылык елы) ераклыгында урнашкан.

Фаразлавынча Проксима Риҗел Кентавр системасы тирәсендә 500 000 ел периоды белән әйләнә.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]