Кенәз ташы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кенәз ташы latin yazuında])
Кенәз ташы
Дәүләт  Австрия
Административ-территориаль берәмлек Клагенфурт
Материал төре таш[d]
Карта
 Кенәз ташы Викиҗыентыкта

Кенәз Ташында утырган Каринтия герцогының сурәте белән Клагенфурт фрескасы.

Кенәз ташы (алман. Fürstenstein; слов. Knežji kamen) — Цолльфельд үзәнендәге антик ионий колоннасының әйләндереп капланган нигезе. Ул Каринтия герцогларының һәм, фараз буенча, иң борынгы славян дәүләтләренең берсе — Карантания хәкимнәренең тәхеткә утыру церемониясендә төп роль уйнаган.

Интронизация церемониалы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Церемония, күрәсең халыкны символлаштырган крәстиянне ташка утыруыннан башланган. Герцог тәхетенә кандидат якынлашкач, ул аңа крәстиян күлмәген кидереп, таяк яки тимер таяк тапшырган һәм кулына ялангач кылыч тотып ташка менергә мөмкинлек биргән[1].

Булачак герцог дөньяның дүрт ягына да борылырга тиеш була. Аннан соң аны Мариа-Заль собор гыйбәдәтханәсенә таҗ кидерүгә алып барганнар, аннан соң ул әле дә Госпосвет аланында торган таш тәхеттә үз урынын били алган.

Церемониальның борынгы булуы, шул рәвешле Картантания хәкимнәренең патшалыкка сайланган, дип фаразларга мөмкинлек бирә. Таш үзе Рим империясе Норик провинциясенең төп шәһәре — Вирунум җимереклекләреннән чыккан, соңрак бу кала Крнски град (хәзер бу Австрияда Цолльфельд үзәне) дигән исем астында Карантаниянең башкаласы булып хезмәт иткән.

Генрих I — Кенәз Ташында сайлау турында замандашларының истәлегендә сакланган беренче герцог. Аның варислары таш янына Каринтия гербының сурәте төшерергә фәрман биргән. Соңгы тапкыр бәйрәм 1414 елда узгарылган.[1]

Тарихи истәлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Клагенфурт музеенда Кенәз ташы.

1862 елда тарихи һәйкәл буларак таш Клагенфуртта төбәк парламенты бинасына күчерелә. Аннары, губернатор Йорг Хайдер 2006 елда аны парламент бинасына кайтарырга фәрман биргәнгә кадәр, урындагы музейда күргәзмәгә куела.

Азат Словениянең 1991—1992 еллар өлгесендәге беренче акчаларында Кенәз ташы сурәте була. Моның белән Словениянең хөкүмәте Словения һәм Каратания дәүләтләренең дәвамчылыгын күрсәтергә маташкан, бу Австрия патриотларына ризасызлык тудырган[2]. Әлеге вакытта ташны Словениянең 2 евроцент тәңкәләрендә күрергә мөмкин.

Каринтия герцогларының интронизация тантанасын урта гасыр елъязмачысы Виктрингтан Иоанн (Иоанн Викторинский) җентекле сурәтләгән. Ренессанс дәверендә тасвирлау Жан Боден Six livres de la Republique китабында кабатлана. Бу китапны Томас Джефферсон укыганга күрә, Карантаниянең кенәз сайлау йоласы Америка Кушма Штатлары президенты вазифасына керү тантанасына йогынты ясавы турында фикер бар[3][4].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Google книги, Royal inauguration in Gaelic Ireland. 2009-06-14 тикшерелгән.
  2. Google книги, Austrian foreign policy in historical context. 2009-06-14 тикшерелгән.
  3. Google книги, Flavors of Slovenia. 2009-06-14 тикшерелгән.
  4. Google книги, Slovenia and the Slovenes. 2009-06-14 тикшерелгән.