Кератит

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кератит latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Кератит
Clare-314.jpg
МКБ-10 H1616.
МКБ-9 Калып:ICD9
DiseasesDB 7150 7150
MeSH D007634 D007634

Кератит — күзнең мөгезкатлавы ялкынсынуы, нәтиҗәсендә күбесенчә тоныклану, җәрәхәтләнү, авырту һәм күз кызару була. Килеп чыгышы буенча яралану һәм инфекция (грипп, туберкулез һ. б.) нәтиҗәсендә булырга мөмкин. Яшь килү,  яктыга түзмәү, блефароспазм, мөгезкатлауның ачыклыгы һәм ялтыравы кимү белән алга таба җәрәхәт һәм авыр өзлегүләр барлыкка килү хас. Кератитның азагы  — күзгә ак төшү, күрү начарлану була ала.

Типлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өске кератит вакытында мөгезкатлауның өске катлавы зарарлана. Өске кератит конъюнктивит, дакриоцистит өзлегүе буларак барлыкка килә ала. Өске кератиттан соң, кагыйдә буларак, мөгезкатлауда эзләр калмый.

Тирән кератит вакытында мөгезкатлауның эчке катлавлары ялкынсынуы бара. Бу очракта мөгезкатлауда җөйләр кала, алар күрү үзәгендә барлыкка килсә, күрү үткенлеген начарлата ала. Моны булдырмас өчен тирән кератит вакытында, кайбер чакта, урынлы күз өчен стероид тамчылар кулланалар. [1]

Төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Язгы кератоконъюнктивит. Сәбәбе мөгезкатлауның ялкынсынуы һәм җәрәхәтләнүе — авыр аллергик реакциясе [2].
  • Бактериаль кератит. Мөгезкатлауныд бактериаль инфекциясе яралану яки контактлы линза киеп йөрү очрагында барлыкка килә ала. Кагыйдә буларак, бактериаль кератитларны Staphylococcus aureus һәм зәңгәр эрен таякчыгы ( еш кына кем контактлы линза киеп йөргән) кебек бактерияләр китереп чыгара.

Барктериаль кератитны килеп чыгаручы иң җитди инфекцияләр булып амебалы инфекция (амебалы кератит) тора. Гадәттә, ул контактлы линза киеп йөргән кешеләрдә очрый. [2] Кагыйдә буларак, авыруны  Acanthamoeba садәсе китереп чыгара. Озак вакыттан соң амебалы кератит сукырлыкка китерә ала.

  • Гөмбәле кератит. Паразитар гөмбәләр китереп чыгара. Авыруга кискен корнеаль синдром, авырту һәм катнаш күз гиперемиясе хас. Бу кератит төрендә, кагыйдә буларак, өске һәм тирән мөгезматдә катлаулары, хәтта перфорациягә кадәр җәрәхәтләнә. Ялкынсыну процесына еш кына тамырлы катлау да кушыла. Еш кына гөмбәле кератитлар күз агы төшүгә китереп, күрүне кискен начарлата. [3]. Гөмбәле кертатитны билгеләү күп очракта авыр һәм дәвалау вакытында ялгышларга китерә. [9]
  • Вируслы кератит. Вируслар китереп чыгара, 70% очракта герпес вирусы. [4]
  • Герпеслы кератит. Гади яки ураучы герпес (Herpes zoster) вирусы йогу нәтиҗәсендә барлыкка килә.

Герпеслы кератиттан соң бик еш  "дендритлы  җәрәхәтләр" кала, [4] авыру кабатлана ала. Герпеслы кератит өске һәм тирән була ала. Өске формасы нокталы томанлану кебек, клиникасы беленми — мондый формасы сирәк очрый. Тирән формалары мөгезматдәнең эчке катлауларын зарарлый, киң җәрәхәт һәм каты ак төшү белән бара. [5]

  • Онхоцеркозлы кератит. Онхоцеркозлы кератит үсешендә алдынгы рольне аллергия реакцияләре уйный. Күзнең алгы һәм арткы бүлекләре зарарлануын аералар. Экссудатлы-пролифератлы процесс күз катлауларының склерозы белән тәмамлана.

Онхоцеркозлы кератитның башлангыч билгесе булып конъюнктиваль-мөгезкатлау синдромы тора: кычыту, яшь килү, яктыга түзмәү, блефароспазм. Конъюнктиваның кызаруы һәм шешүе белән лимб тирәли күчәр ясалу хас (лимбит). Еш кына бу авыру шактый күрү начарлануына һәм сукырлыкка китерә. [6]

  • Мөгезкатлауның шуышучан җәрәхәте. Мөгезкатлауның кечкенә чит җисемнәр белән өске яралануыннан соң еш очракта барлыкка килә. Процесс үсешенә дакриоцистит (яшь капчыгының эренле ялкынсынуы) булыша. Үтеше күп очракта авыр. Үз вакытында дәвалау булмаганда мөгезматдәнең тишелү өзлегүенә кадәр булырга мөмкин. [7]
  • Фотокератит — интенсив ультрашәмәнә нурланышы йогынтысыннан барлыкка килгән  мөгезматдә һәм конъюнктиваның пешү нәтиҗәсендә барлыкка килгән мөгезкатлау ялкынсынуы (табигый — кояшта озак булганда яки ясалма — эретеп ябыштыру аппаратыннан).
  • Җәрәхәтсез кератит. Мондый формада мөгезматдә эпителиеның җәрәхәтсез шешенү күзәтелә. Кагыйдә буларак, күзгә грамм-тискәре бактерияләр (еш очракта контактлы линзалар аша) эләгү нәтиҗәсендә барлыкка килә.

Сәбәпләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төренә карап, кератитның төрле сәбәбе бар. Алар арасында вируслы һәм бактериаль инфекция, күз яраланулары, гади герпес вирусын йоктыру. Яисә психотроп матдәләр куллану.

Билгеләү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кератитны нәтиҗәле дәвалау өчен үз вакытында билгеләү мөһим роль уйный, чөнки бу авыру еш кына ялгыш итеп аллергия конъюнктивиты дип кабул ителә.

Дәвалау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дәвалау кератит сәбәпләренә бәйле. Һәрхәлдә, авыру вакыттында контактлы линзалар куллануын туктатарга киңәш ителә.

Инфекцияле кератит, кагыйдә буларак, антибактериаль, гөмбәчекләргә каршы яки вирусларга каршы терапияне таләп итә. Гадәттә, кератит вакытында күз тамчылары, дару сәдәпләре, яки хәтта вена эченә препаратлар иньекциясен билгелиләр. Герпеслы яки башка вируслы кератит вакытында  Офтальмоферон, эчендә интерферон  альфа - 2, димедрол, бор кислотасы, метацель (ясалма яшь) булган күз тамчылары кулланыла. Шулай ук Тобрекс кебек тамчыларны (кушылган бактериаль инфекциягә каршы), ә ялкынсынудан яклау өчен Индоколлир һәм  Корнерегель геле кулланыла. Шулай ук Ламифарен-гель куллану мөмкин.

Бактериаль инфекцияләр вакытында антибактериаль чаралар каралган, мәсәлән, левофлоксацин, гатифлоксацин, моксифлоксацин, офлоксацин. Шул ук вакытта стероидлы препаратларны куллану киңәш ителми, чөнки алар авыруның көчәюен, җитди җәрәхәтләнү һәм мөгезматдәнең тишелүенә китерә ала. [5]

Кератитның беренче билгеләре барлыкка килгәч, мөмкин кадәр тизрәк офтальмологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чөнки кайбер инфекцияләр нәтиҗәсендә мөгезматдәдә җөйләр барлыкка килеп күнү начарлана ала яки мөгезматдә тишелеп, инфекция күз эченә үтеп кереп, хәтта сукырлыкка китерә ала. Дөрес терапия сайлаганда кератитлар күрүнең җитди начарланусыз уңышлы дәвага бирелә.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук кара[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]