Кератоакантома

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кератоакантома latin yazuında])

Кератоакантома (майлы моллюск) — сирәк тиз үсүче шеш, гадәттә анамнезда озак вакыт нурланышта булган ак тәнле шәхесләрдә очрый. Бөер трансплантациясеннән соң иммуносупрессив дәвалауда булган авыруларда кератоакантома гомуми популяциягә караганда ешрак очрый. Клиник яктан кератоакантома яссы күзәнәкле яман шешкә охшаган, аеруча иммунитеты түбән булган авыруларда. Гистологик яктан кератоакантома яссы күзәнәкле яман шешнең бер формасы дип санала.

1. Гистология. Яссы эпителий белән чолгап алынган акантоз билгеләре белән тигезсез калынайган эпидермис. Калынайган һәм нормаль эпидермис арасындагы чиктә чыгынты ясала. Кератин белән тулган авызлар була ала (рәс. 4. 10а, б).

2. Билгеләре (барлыкка килү тәртибендә).

• Гиперкератоз билгеләре белән алсу төстәге тиз үсүче ясалу, ешрак аскы кабакта (рәс. 4. 10в), зурлыкта икеләтә яки өчләтә зурая ала (рәс. 4. 10г).

• Шеш үсүе туктый, зурлыгы 2-3 ай дәвамында үзгәрми, моннан соң шеш үзеннән-үзе бетә (инволюция), ләкин һәрвакытта да бу феноменга кадәр тулы диагнозны куеп булмый. Кире үсеш чорында шешнең үзәк өлешендә гиперкератоз үсеш ала һәм кератин белән тулган авызлар ясала ала (рәс. 4. 10д).

• Инволюция чоры 1 елга кадәр дәвам итә, аннан соң гадәттә тупас җөй формалаша.

4. Дәвалау. Шешне радикаль кисеп алу. Альтернатива булып рентгено- һәм криотерапия һәм шулай ук урынлы яки шеш эченә 5-фторурацил кертү була ала.

5. Дифференциаль диагностиканы яссы күзәнәкле яман шеш һәм нигез-күзәнәкле яман шеш белән үткәрәләр.