Кератоглобус

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кератоглобус latin yazuında])
Кератоглобус
Саклык белгечлеге медицина генетикасы[d]
ICPC 2 идентификаторы F81
Кератоглобус
МКБ-10 Q15.015.0
МКБ-9 Калып:ICD9
DiseasesDB 32591 32591

Кератоглобус (keratoglobus; керато + лат. globus шар) - мөгезкатлауның шарсыман бүлтәеп чыгуы.

Кератоглобус — мөгезкатлауның тулаем юкаруы белән бик сирәк халәт. Кератоконус, тумыштагы Лебер амаврозы һәм зәңгәр күз агы синдромы белән бәйләнеш мөмкин.

1.             Туганнан соң билгеләнә.

2.             Билгеләре

•               Кератоконустан аерма буларак бөтен мөгезкатлауның эктазиясе күзәтелә (рәс. 9.40а).

•               Кискен шешү (рәс. 9.40б) кератоконус һәм кырыйдагы ачык дегенерациягә караганда сирәгрәк очрый, әмма мөгезкатлау кечкенә җәрәхәткә җавап итеп ертылулар барлыкка килүгә күпкә бирелүчән.

3.             Мөгезкатлау топографиясе мөгезкатлауның бөтен өслеге текәлегенең артуын күрсәтә (рәс. 9.40в).

4.             Алып бару тактикасына склераль контактлы линзалар куллану керә, чөнки хирургик дәвалау нәтиҗәлеге бик түбән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.