Киреч ярымутравы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Киреч ярымутравы latin yazuında])
(Керич ярымутравы битеннән юнәлтелде)

Керич ярымутравы
45°15′00″ т. к. 36°00'00" кч. о. (G) (T)
Юа торган акваторияләрКерич бугазы, Кара диңгез, Азак диңгезе
Мәйдан2700—3000 км²
ИлРоссия байрагыРусия/Украина байрагыУкраина
Россия-Украина исемле позицион харита әлегә юк.
 Керич ярымутравы Викиҗыентыкта

Керич ярымутравы (рус. Керченский полуостров, укр. Керченський півострів, кырымтат. Keriç yarımadası, Керич ярымадасы) — Кырым ярымутравының көнчыгыш өлеше. Төньякта Азак диңгезе, көнчыгышта Керич бугазы, көньякта Кара диңгез сулары белән юыла. Көнбатышта киңлеге 17 километрлы муентык аркылы Кырым ярымутравы белән тоташкан. Мәйдан — якынча 3 000 км².

Төньяк-көнчыгыш өлеше — калкулык (биеклек 190 метргача), көньяк-көнбатыш өлеше тигезлекләрдән гыйбарәт. Каратуфраклар һәм каштан туфраклары таралган. Климаты уртача континенталь. Еллык явым 500 ммны тәшкил итә. Гыйнварның уртача температурасы —1,5°, июльнең уртача температурасы +23,5°.

Ярымутрауда Керич тимер мәгъдәне бассейны урнашкан.