Кернс-Сейр синдромы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кернс-Сейр синдромы latin yazuında])
Кернс-Сейр синдромы
... хөрмәтенә аталган Thomas P. Kearns[d] һәм George Pomeroy Sayre[d]
Саклык белгечлеге офтальмология
ICPC 2 идентификаторы F95
NCI Thesaurus идентификаторы C84798[1]

Кернс-Сайр синдромы — митохондриаль ДНК'ның өлешчә югалуы белән бәйле митохондриаль цитопатия. Экстраокуляр мускулларның гистология тикшерүендә мускул җепселләрендә аномаль митохондрияләр җыелу өчен өстәүләр күренә (рәс. 24.50а).

1.    Гомернең 1-2 дистәсендә ике яклы птоз һәм бар юнәлешкә күз хәрәкәте чикләнү белән билгеләнә (көчәюче тышкы офтальмоплегия  — рәс. 24.50б, в, г).

2.     Билгеләре

•      Атаксия һәм йөрәк үткәрүчәнлеге бозылулары.

•      Мускулларның аручанлыгы һәм көчсезлеге (еш).

•      Колакка катылык, шикәр чире, кыска буй һәм гипопаратиреоз мөмкин.

•      Челтәркатлауның тутлы дистрофиясе.

3.     Ачыклау сынаулары

•      Люмбаль пункциядә АМС аксымның (> 1 г /л) югары тупланышын ачыклыйлар.

•      ЭКГ - йөрәк үткәрүчәнлеге бозылулары.

Кернс-Сейр синдромы — митохондриаль ДНК делециясе белән бәйле митохондриаль цитопатия (24 нче бүлекне кара).

а) 1-2 декадаларда ике яклы һәм тәңгәл птоз, күзнең һәр юнәлештә хәрәкәте чикләнүе белән билгеләнә (көчәюче тышкы офтальмоплегия);

б) билгеләренә атаксия, йөрәк үткәрүчәнлеге бозылу, апатия һәм мускулларның проксималь хәлсезлеге, колакка катылык, диабет һәм тәбәнәк буй керә;

в) диагностик сынаулар. Люмбаль пункция АМС аксым тупланышы артуын күрсәтә (> 1 г/л), ЭКГ`да йөрәк үткәрүчәнлеге бозылуын ачыклый;

г) ПР пигментның кытыршы утырмасы белән сыйфатлана һәм күпчелек очракта челтәркатлауның үзәк өлкәсе зарарлану белән бара.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.