Эчтәлеккә күчү

Керәшен сөйләшләре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Керәшен сөйләшләре latin yazuında])
Керәшен сөйләшләре
 Керәшен сөйләшләре Викиҗыентыкта

Керәшен сөйләшләре (үз исеме — керәшенчә, татарча) — керәшен татарлары сөйләшкән татар теленең сөйләшләре төркеме.

Керәшен сөйләшүләре катнаш сөйләшләр булып торалар. Алар мишәр һәм казан диалектларына карыйлар.

Гадәттә, керәшен сөйләшләренә түбәндәге сөйләшләр керә:

  • Түбән Кама буе керәшеннәре сөйләше;
  • Казан арты керәшеннәре сөйләше;
  • Чистай керәшеннәре сөйләше;
  • Мәлки керәшеннәре сөйләше;
  • Нугайбәкләр сөйләше;
  • Мордва-каратай сөйләше.

Тулырак классификация

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан диалектының керәшен сөйләшләре:

  • Казан арты керәшен сөйләше (Татарстан Республикасы, Киров өлкәсе):
    • Нократ буе урынчылыгы
    • Мишә буе урынчылыгы
    • Шушма буе урынчылыгы
    • Кама буе урынылыгы
    • Кукмара урынчылыгы
  • Нагайбәк сөйләше (Чиләбе өлкәсе);
  • Түбән Кама керәшеннәре сөйләше (Татарстан, Башкортстан, Удмуртия):
    • Алабуга урынчылыгы
    • Чаллы урынчылыгы
    • Зәй урынчылыгы
    • Бакалы урынчылыгы

Мишәр диалектының керәшен сөйләшләре:

  • Тау ягы керәшеннәре (Татарстан Республикасының Кайбыч районы)
  • Мордва-каратай сөйләше (Татарстан Республикасының Лаеш районы Ташкирмән авылы, Кама Тамагы районы).
    • Ташкирмән урынчылыгы
  • Чистай керәшеннәре сөйләше (Татарстан Республикасының Кама аръягы һәм Самар өлкәсе)
    • Пакшин урынчылыгы

Керәшен алфавиты тарихы миссионер Һәм тел белгече Н.И. Ильминский алфавитыннан башлана. Алфавит татар фонетикасын чагылдыру өчен җитми торган хәрефләр өстәлгән рус әлифбасыннан гыйбарәт. Керәшен алфавиты мари алфавитына бик якын.

Татар телендә "Ышану символы" тексты тоткан Николай Ильминский мозаик сурәте
А а Ӓ ӓ Б б (В в) Г г Д д Е е Ё ё Ж ж З з
И и Й й К к Л л М м Н н Ҥ ҥ О о Ӧ ӧ П п
Р р С с Т т У у Ӱ ӱ (Ф ф) (Х х) (Ц ц) Ч ч Ш ш
(Щ щ) (Ъ ъ) Ы ы (Ь ь) Э э Ю ю Я я
  • Остроумов, Н. П. Первый опыт словаря народно-татарского языка по выговору крещеных татар Казанской губернии. — Казань: Типография Императорского университета, 1876. — 145 с.
  • Баязитова Ф. С.,. Говоры татар-кряшен в сравнительном освещении / Отв. ред. Ф. С. Хакимзянов. — М.: Наука, 1986. — 247 с.
  • Воскресенский, А. А. Русско-татарский словарь с предисловием о произношении и этимологических изменениях татарских слов. — Казань, 1894. — 374 с.