Эчтәлеккә күчү

Кесшур (Юкамен районы)

57°54′31″ с. ш. 52°27′25″ в. д.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кесшур (Юкамен районы) latin yazuında])
Кесшур
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Дасис авылы җирлеге[d][1]
Халык саны 45 (2012)[2]
Почта индексы 427682 һәм 427686
Карта

Кесшур (удм. Кесшур, рус. Кесшур) — Удмуртиянең Юкамен районы урнашкан татар авылы, Дасис авыл җирлегенә керә.

Юкамен авылыннан 13 км көнчыгышка, Глазовтан 28 км көньякка һәм Ижевскидан 125 км төньяк-көнбатышка таба Кесшур елгасы (Убыть елгасы кушылдыгы) буенда урнашкан.

Каты юл юк. Кече Вениж авылы ягыннан (Глазов — Парзи — Юкаменск җирле автоюлы) балчыктан керү юлы бар.

Кесшур авылы, бөтен Удмуртия кебек үк, МСК+1 сәгать зонасында урнашкан. Кулланыла торган вакытның UTC-ка карата күчеше +4:0 тәшкил итә.[3]

Авыл атамасы удмуртчадан «кес шур» — «коры елга» дип тәрҗемә ителә.[4]

Ключевской (Кескур, Кещурский) пүчинкәсе беренче тапкыр 1802 елда телгә алына, ул вакыт биредә 5 йортта 12 ир кеше яшәгән, барысы да бисермәннәр. 1859 елда 163 кеше яшәгән. 1891 елда биредә 40 йортта 297 кеше, шул исәптән 174 татар һәм 123 бисермән яшәгән. 1959 елда 173 кеше исәпләнгән, инде авыл тулысынча татарлашып беткән.[5]

Халык саны
2010[6]2012[7]
4845