Эчтәлеккә күчү

Кефалогематома

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кефалогематома latin yazuında])
Кефалогематома
Саклык белгечлеге педиатрия[d]
Схематик иллюстрациясе
NCI Thesaurus идентификаторы C50484
 Кефалогематома Викиҗыентыкта

Кефалогематома — баш сөягенең гөмбәз өслеге астына кан йөгерү.

Бу— җитдирәк травма. Баш сөяге белән сөякнең өске катлавындагы тоташтыргыч тукымаларның тышчасы арасында кан сауганда күзәтелә. Гадәттә, бала С туганда баланың сөяк өслегендәге кан тамырлары шартлаганда очрый. Кан агып сөяк өслеген сөяктән куптара һәм, кан тулып, «капчык» ясала.

Шул ук вакытта шеш сөяк ялганган җөйләрдән читкә чыга алмый, чөнки сөяк өслеге бу җөйләр белән бик нык тоташкан. Катлауланмаганда кефалогематоманы дәваламыйлар, баланы яхшы итеп тәрбияләү, өзлегүләрдән са клау, чиста тоту да җитә. Кайчак беренче көннәрдә шеш тиз үсеп китә, бу вакытта аңа суык куярга кирәк. Әгәр үлекләсә, аны абсцессны чистарткан кебек, операция ясап, үлеген чыгаралар. Табиблар сабыйга антибиотиклар билгеләргә мөмкин.

Артык тиз бәбиләү, бала табучы ананың тар очалы булуы һәм хатын-кызның беренче баланы олы яшьтә табуы еш кына травмалар барлыкка килүгә сәбәп булып тора.