Кече Барханчак

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кече Барханчак latin yazuında])
Кече Барханчак
Карта
Ил Россия
Регион Ставрополь крае
Район Ипатово районы
Координатлар 45°35'15"тн, 43°4'5"кнч
Глава Наил Гаяз улы Нагуманов
Нигезләнгән 1788 ел
Мәркәз биеклеге 132 м
Халык саны 1194 кеше
Милли состав татарлар
Дини состав мөселманнар
Сәгать кушагы UTC+3, җәен UTC+4
Телефон коды +7 86542
Почта индексы 356621

Кече Барханчак (рус. Малый Барханчак) — Ставрополь краеның Ипатово районында урнашкан татар авылы. 2008 елда 1230 кеше яши. Кече Барханчак Кече Барханчак авыл җирлегенең (Мало-Барханчакский сельсовет) үзәге (барлыгы дүрт авыл).

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу авылны Екатерина Икенче указы буенча 1788 елда Нократ һәм Казан губернасыннан килгән ясаклы һәм йомышлы татарлары нигез салган. 1942 елны авылны нацист гаскәре басып алган.

Дала туфрагы коры кебек булса да, биредә игенчелек һәм терлекчелек өчен киң мөмкинлекләр ачылган, Кече Барханчактагы чишмәләрдән тозлы су да, төче су да чыккан. Халык бодай иккән, куй, елкы, сыер малы асраган, умартачылык белән шөгыльләнгән, шәл бәйләгән, тегү теккән. Хәзер дә күпләр шушылар белән шөгыльләнә, әмма авылда эш булмаганлыктан, яшьләр эш эзләп, Ставропольгә, Мәскәүгә китә икән. Авылда, нигездә, карт-коры һәм урта яшьләрдәгеләр яши.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2010 елгы җанисәпкә күрә авылда 1994 кеше яшәгән, татарлар исә халыкның 86.4% алып торалар. Кече Барханчак 270 хуҗалыктан торган зур гына авыл, анда урта мәктәп, мәдәният сарае бар, мәчет исә шул клубның бер ягына урнашкан. Авылда барлык йортлар да диярлек саманнан салынган, кирпеч белән тышланган, чөнки монда йортлар салырлык агач та, таш та юк икән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]