Кече Башкортстан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кече Башкортстан latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Кече Башкортстан (баш. Бәләкәй (Кесе) Башҡортостан) - 1917 елның 15 ноябрьдә игълан ителгән һәм декабрьдә 3‑че Бөтенбашкорт корылтаенда автономияне гамәлгә ашыруның беренче этабы буларак расланган автоном Башкортстанның тәүге территориясе, 1918 елның гыйнварында Кече Башкортостан исемен ала.

Административ үзәге — Стәрлетамак шәһәрендә (1919-1922).

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Олы Башкортстанның» чикләре (Әхмәтзәки Вәлиди буенча)
Кече Башкортстан 1920

Кече Башкортстан проектының авторы — Зәки Вәлиди, күпчелекне башкортлар тәшкил иткән территорияләрдә генә мөстәкыйль башкорт дәүләтчелеге мөмкин дип саный. Ул төзегән проектка Уфа губернасы, Пермь губернасы (Екатеринбург өязе, Кызылъяр өязе, Шадринск өязенең бер өлеше), Самар губернасы (Бозаулык өязенең бер өлеше), Ырынбур губернасының башкорт территорияләре керәләр. Башкаласы Стәрлетамакта була. 1919 елның 20 мартында ул Совет хөкүмәте тарафыннан таныла.

1917 елда Кече Башкортостан 9 кантонга (Барынтабын, Бөрҗән-Түңгәвер, Җиде Ыруг, Искен-Катай, Кыпчак, Куакан, Тамьян-Катай, Тук-Чуран, Үсәргән) бүленә, 1918 елда — 13 кантонга (Аргаяш кантоны, Бөрҗән-Түңгәвер кантоны, Дуван кантоны, Җиде Ыруг кантоны, Көзәй кантоны, Кошчы кантоны, Кыпчак кантоны, Табын кантоны, Тамьян-Катай кантоны, Тук-Чуран кантоны, Үсәргән кантоны, Юрматы кантоны, Ялан кантоны).[1]

Кече Башкортостан чикләрендә Башкортостан автономиясе «Үзәк Совет хакимияте белән Башкорт хөкүмәте арасында Башкорт Совет автономиясе турында килешү» (20 март 1919) белән раслана. 1920 елда халык исәбен алу мәгълүмәтләре буенча, Кече Башкортостан территориясе 93 108 км², халкы 1249539 кеше тәшкил иткән. 1922 елда Олы Башкортстан итеп үзгәртелән.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Азнагулов В. Г., Хамитова З. Г. Парламентаризм в Башкортостане: история и современность. — Уфа: ГРИ «Башкортостан», 2005. — бит 72. — 304 б.