Кече Игумный бистәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кече Игумный бистәсе latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Кече Игумный бистәсе
Халык саны 998 (1897) Edit this on Wikidata
Җәгърафия
Координатлар 55.801344°N 49.036866°E Edit this on Wikidata

Кече Игумный бистәсе (рус. Малая Игумнова слобода) — Казандагы бистә. XVII йөздә Казанның көнбатыш тарафында, Казансуның уң ярында нигез салынган. Елантау ирләр монастыре (рус. Зилантов (Успенский) монастырь) янәшәсендә барлыкка килгән. Бистәдә яшәүчеләр күннән әйбер ясау кәсебе белән шөгыльләнгән, шулай ук П.К. Ушковның (1839-1897) химия заводларында («Товарищество химических заводов П.К.Ушкова») җилем җитештерүдә эшләгән. XX йөздән шәһәр эчендә исәпләнә.

Бистәнең баш урамы — Иске Мәскәү тракты (1920-елларның икенче яртысыннан Бәрелеш урамы).

Халык саны
1897[1]
998

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]