Кече Түнтәр
Кече Түнтәр | |
Нигезләнү датасы | 1927 |
---|---|
Рәсми тел | чирмеш теле һәм рус теле |
Дәүләт | Россия |
Административ-территориаль берәмлек | Марийское сельское поселение[d][1] |
Сәгать поясы | UTC+03:00 |
Халык саны |
83 (2002)[2], 65 (2010)[3] |
Почта индексы | 425515 |
Кече Түнтәр (чирм. Тӱнтер, рус. Малый Тюнтерь) — Мари Илнең Мари-Төрек районында урнашкан авыл.
Тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Патша заманындагы законнар буенча Мари Иле ягында сакланып калган урманнардан Малмыж өязенә кергән күпчелек авыларгаурман кишәрлекләре бүлеп бирелгән була. Һәр авылның үз кишәрлегендә йорты һәм каравылчысы булган. Алар шунда үз гаиләләре белән яшәгән. Авыл старостасы рөхсәте белән төзелеш өчен агач яки утын кирәк булганда, ул урманга барган, каравылчы рөхсәте белән тиешле кадәр урманны кискән, үзе артыннан урманны тәртипләп калдырган. 1924 елдагы Указ нигезендә, авыл белән тоташмаган мәйданнарны, бу очракта әлеге урманнарны авыллардан алырга, диелгән. Авыл халкын бу хәл борчуга салган. Хәтта халыктан акча җыеп, Түнтәрнең Мөхәммәтшин Нәфыйк дигән кешесе Мәскәүгә Михаил Калинин (аны Бөтенсоюз старостасы дип атаганнар) янына барган, дип сөйлиләр. Әмма мәсьәлә хәл ителмәгән. Шуннан соң һәр авыл үз участогына яшь гаиләләрне күчереп утырткан. Шулай итеп, Мари Илендә 1925-29 елларда Түнтәр Пүчинкәсе, Смәел Пүчинкәсе, Кесәл Пүчинкәсе, Носы Пүчинкәсе кебек авыллар барлыкка килгән. Түнтәр Пүчинкәсе документта "Кече Түнтәр" дип теркәлгән. Кече Түнтәргә Түнтәрдән 28 хуҗалык (яшь гаиләләр) күченеп утырган. Урманны кисеп, төпләп, чәчүлек кишәрлек барлыкка китергәннәр.
"Йолдыз" колхозы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Авылда авырлык белән булса да "Йолдыз" исемле колхоз барлыкка килгән.
Бөек Ватан сугышы башлангач, 50гә якын ир-егет фронтка киткән. Шулардан 20дән артыгы корбан булган. 23 фронтовик авылга исән кайткан. Алар арасында кулсыз, аяксыз, күзсез кайтканнары да булган.
Авыл халкы 1938 елда Зур Түнтәрдә Сталин репрессиясе корбаны булган Галиев Нәҗип гаиләсен, "Идел-Урал" легионына язылган Мостафин Нургалинең гаиләсен сыендырган. Нургали 1949 елда 15 елга төрмәгә озатылган, гаиләсе Татарстандагы Тнтәр авылыннан куылган булган.
Сәгать поясы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Кече Түнтәр Мәскәү вакыты (Moscow Time Zone, MSK) сәгать поясында урнашкан. UTC белән аермасы +3:00 сәгать тәшкил итә.
Халык
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2002[4] | 2010[5] |
---|---|
81 | 65 |
2010 елгы җанисәп буенча күпчелекне алып торучы халыклар: татарлар (100%).[6][7]
Чыганаклар:
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Р.Зарипов Тирән тамырлы Түнтәрем, 2008
Р.Зарипов Бакыйлыкка күчкән әби-бабаларыбыз рухына бер дога, 2021
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ ОКТМО
- ↑ Всероссийская перепись населения 2002 года
- ↑ Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения городов, районов, городских и сельских населённых пунктов
- ↑ База микроданных Всероссийской переписи населения 2002 года., archived from the original on 2019-07-12, retrieved 2014-05-18
- ↑ Мари-Турекский муниципальный район, archived from the original on 2018-03-14, retrieved 2014-05-18
- ↑ 2010 елгы җанисәп алу базасы., archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2014-05-18
- ↑ Милләтне әйтмәгән кешеләрне исәпләмичә
Тышкы сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бу — Мари Иле географиясе буенча мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |