Кече Чапурин мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кече Чапурин мәчете latin yazuında])
Мәчет
Кече Чапурин мәчете
мәчетнең ишегалды ягыннан күренеше
мәчетнең ишегалды ягыннан күренеше
мәчетнең ишегалды ягыннан күренеше
Ил Россия
Авыл 404199, Волгоград өлкәсе, Светлояр районы, Кече Чапурин, Габдулла Тукай ур., 34А
Координатлары 48°26′56″ т. к. 44°34′33″ кч. о.HGЯO
Дин Ислам
Мәхәллә 65нче мәхәллә 
Кайсы дини агымга карый сөнни
Бина төре манарасы түбәдә урнаштырылган
бер катлы агач мәчет
Нигезләүче имам-хатыйб Абдрахманов
Төзелеш еллары 18601861 еллар
Төп даталар:
1860 — мәчет төзелә башлаган
1861 — мәчет төзелеп беткән
Халәте гамәлдә
Тышкы рәсемнәр
Мәчет фотосурәтләре.

Кече Чапурин мәчете яки «65нче мәхәллә» мәчете (рус. мечеть Махалля №65) ― Волгоград өлкәсе Светлояр районы Зур Чапурин авыл җирлегенә керүче Кече Чапурин авылында урнашкан мәчет. Волгоград өлкәсенең һәм Түбән Идел буеның иң борынгы мәчете. Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәтенә карый[1].

«Волгоград өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте каршындагы Волгоград өлкәсе Светлояр районы Кече Чапурин авылы 65нче мәхәллә мәчете җирле мөселман дини оешмасы» җитәкчесе — Булат Али улы Рамазанов[2].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчет Екатерина II рөхсәте белән төзелгән. Төзелеш 1760 елның февралендә башланган. Мәчет диварына беркетеп куелган истәлек тактасыннан күренгәнчә, әүвәл мәчет бинасы төзелеше белән имамнар Габдрахмановлар (Абдрахмановлар) нәселенә нигез салган беренче имам-хатыйб җитәкчелек иткән. Габдрахмановларның 5 буыны мәчеттә мулла булып хезмәт иткән. Аннары мәчетне үзгәртеп кору һәм яңарту эше белән Муллакаевлар (Мулякаевлар) нәселе шөгыльләнгән.

Сакланып калган документларда, Кече Чапуринга 1760 елда (документ буенча: 1778 еллар тирәсендә) Пенза губернасы Ломов өязеннән 65 чукындырылмаган ир-ат татарның күчеп килүе, үзләренең мәчетләре һәм муллалары булуы әйтелә[3]:

«...некрещеные татары переселились из Пензенской губернии Ломовского уезда в числе 65 душ мужского пола около 1778 года и имеют собственную мечеть и муллу»

Мәчет бинасын кору өчен кирәкле агачны Идел буенча елга ярындагы бистәгә кадәр сал итеп агызып китергәннәр, аннан авылга алып килгәннәр. Мәчет бурасын ныгытуга бер кадак та тотылмаган.

Мәчет бер вакытта да ябылмаган. Бөек Ватан сугышы елларында, 1942 елның 6 һәм 23 августларында алман гаскәре Кече Чапурин авылын бомбага тоткан, ярты авыл йортлары, җимерелеп-янып, юкка чыккан, әмма борынгы мәчет исән калган.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчет гыйбадәтханә төзүнең Идел буе татарлары өчен традицион булган төре ― «түбәдә манара» төре буенча төзелгән. Бина буралардан бер катлы итеп корылган, соңрак аны кирпеч белән тышлаганнар, сайдинг белән төргәннәр[4]. Манарасы, көчле җилдән берничә мәртәбә зыян күреп, әледән-әле яңартылган. Мәчеттә ир-атлар өчен намаз бүлмәсе, хатын-кызлар ягы, кухня бүлмәсе урнашкан.

Кече Чапурин авылындагы халыкның 90 % ыннан артыгы — татарлар. Биредә бюджет карамагындагы, Волгоград өлкәсендә бердәнбер булган авыл милли-этнография үзәге ― «Туган як» үзәге ачылган. Үзәк 15 еллап эшли. Үзәк җитәкчесе ― Сәлфирә Рябова. Үзәк каршында авыл һәм мәчет тарихына багышланган зур булмаган музей булдырылган.

Авылда даими рәвештә Волгоград өлкәсенең өлкә Сабан туе уздырыла. Кече Чапурин авылы федераль Сабантуйны да кабул иткән.

Мәчетнең ремонтка кадәрге күренеше

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]