Кече Чынлы тарихы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кече Чынлы тарихы latin yazuında])

Бу мәкалә Кече Чынлы тарихының төп вакыйгаларының хронологиясен күрсәтүгә багышлана.

Барлыкка килү риваяте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Болгар каласында затлы нәселдән чыккан Фатыйма исемле бик чибәр, матур бер хатын яшәгән. Аның гүзәллегеннән аңа караган кешенең күзләре чагыла икән. Болгар ханы Бичураның да бу хатынга күзе төшә, фәлән җирдәге Фатыйманы алып килегез, дип боера. Ире Хафизны кыйнап, типкәләп, хатыны Фатыйманы хан сараена алып киләләр. Хатын йөкле була, ханга бирелми. Фатыймага яла ягалар, зина кылдың янәсе, таш белән ыргытып, зинданга ябалар, аннан алып Кырым ханыннан килгән сәүдәгәргә сатып җибәрәләр. Фатыйманың ир, сәүдәгәрне саклап торып, сәүдәгәр белән сугышып, үлеп кала. Адашып йөдәгән килеш , урман эчендә качып йөргәндә бер картка тап була Фатыйма. Фатыйма шул карт янында яшәп кала. Күпмедер вакыттан соң Фатыйма бер ир бала таба, аңарга Кәрим исеме кушыла. Үсеп җитеп, балигъ булгач, бу егет Чынлы суы буена килеп чыга.Бу урыннарның матурлыгы , табигатенең сафлыгы , гүзәллеге, борма- ланып аккан текә ярлы елга,бер ягында челтерәп агып чыккан чишмәле таулыклар, икенче ягында урманлы хзәнлек, иген игәр өчен кулай җирләр Кәримгә бик тә ошый. Бирегә ул үзенең дусларын , фикердәшләрен дә алып килә һәм алар авыл булып яшәп китәләр. Ул заманнарда Чынлы суы буена урнашкан бу авылны Кәрим Чынлысы дип атап йөрткәннәр. Кече Чынлы авылының халык телендә гасырлар буена “Кәрим Чынлысы” дип йөртелгәне мәгълүм.


Имештер Урыс патшалары дәүләт чикләрен саклауга борын – борыннан зур игътибар иткәннәр. Дәүләтнең чиге булмаса да, илнең үз эчендә фетнә чыкмагае дип хафаланулары ихтимал. 1670 елларда Стенька Разин, 1755-1756 елларда Батырша, янә 20 елдан Пугачев фетнәләре илнең үзәгеннән кубып, бөтен дәү- ләтне дер селкетә. Димәк, иминлекне саклау кирәк. Шундый максат белән илнең төрле төбәкләренә ышанычлы затларны юллаган булсалар кирәк. Имештер, бездән тугыз-ун чакрымдагы авылга зур чинлы гаскәри , ә менә безнең авылга кече чинлы гаскәри туры килгән.Шул хәлләрдән соң халык теге авылны Зур Чинлы, безнең авылны Кече Чинлы дип йөртә башлаган.Сүздә-исемдә бер генә аваз хәрефнең үзгәрүе – анысы инде аның табигый хәл...

 Фаразларның  икенчесе . Безнең  мишәр диалектында  урыс телендә  кулланышта

йөргән кайбер сүзләр чак кына үзгәртелгән хәлдә рәхәтләнеп кулланыла. Имештер, бу

очракта да  шундый ук хәл икән: урысның  “целина” дигән  сүзе, XV йөзгә хәтле  чирәм 

хәлендә яткан җиргә бик тә туры килгән, Цильна сүзе әнә шуннан алынган...

 Кече Чынлы авылына  кайчанрак нигез  салынуы да беркадәр  бәхәсле.



I версия. Кече Чынлы,Тау ягына урнашкан булса да , Болгарга якын гына.Ул Болгар дәүләте заманнарында ук булганга охшый. Зур сәүдә юлы , имештер, безнең авыл аркылы уза торган булган. Ә Болгар дәүләте җимерелгәч, төрле тарафларга таралган халыкның бер өлеше шул авылга барып төпләнгән.Авыл шул заманда зураеп һәм ныгып калган. Болгарга хаҗ кылырга барган шикелле , безнең төбәктән бабайларга зыярәт кылырга баручылар авыл очындагы “Торна” елгасы буенда ял иткән, бу күренеш безнең заманнарга чаклы сакланган.Мосафирлар йөргән юлның Кала юлы дип аталуы тикмәгә түгелдер. II версия. Кече Чынлы авылына XVI йөзнең ахыры - XV йөзнең башында, Казан ханлыгы заманында нигез салынган. Беренче булып килүче кешеләр, инешнең сул як ярында калкурак урын табып, шунда төпләнеп калганнар, бу тирәдә чишмәләр дә ишлерәк булгандыр.Һәрхәлдә Голдыр кизләве дигәне әле дә сөендерә авылдашларны. Инешнең сөзәгрәк булган уң ярына йортларны соңрак сала башлаганнардыр... III версия. Кече Чынлыга бары тик XVII йөзнең ахыры XVIII йөзнең башында гына килеп урнашканнар. Тик алар, инешнең биек ярын сайламыйча, карсак ярын яшәү өчен кулайрак күргәннәр.

 Авылның  уртасында   үзенең  шифалы  һәм татлы  суы  белән  дан  тоткан“ Голдыр  

кизләве”, авыл халкын үзенең суы белән тәэмин иткән, аның тарихы мондый.

Моннан   гасырдан да артык  еллар  элек  авылда  Алиулла атлы  карт яшәгән. 

Әлеге чишмәне даими рәвештә әрчеп-чистартып торган, хәтта әле аңа бура да корыштырган – тәмам кое сыйфатына китергән. Тик менә бәла агач башыннан йөрми, кеше башыннан йөри шул: буранлы көннәрнең берсендә, аягы таеп, бурасы эченә үзе төшеп киткән икән... Алиулла бабай бераз гырылдабрак сөйләшә торган кеше булган.



Шул фаҗигале хәлдән соң кешеләргә аның тавышы ишетелгән сыман тоелган. Халык озак баш ватып азапланмаган – чишмәгә тоткан да “Голдыр кизләве”,- дип исем биргән.

Кое суының тирәнлеге  җиде метрга  җитә,дип сөйлиләр. Ничәмә – ничә буын авыл-

дашларга шифалы суын эчергән Голдыр кизләве әле киләчәктә дә ул суын һич- кемнән кызганмас.

     Безнең авыл халкы борынгыдан  бирле  чишмәгә, яки  Голдыр кизләвенә сыенып

яшәгән, һәр нәселдән – төптән яшьләр башка чыгып , йортны мөмкин кадәр чишмәгә якын куярга тырышкан. Бу хәл Кече Чынлы мишәрләренең уңган-булган халык икәненә бер дәлил.Авылда коелар бик күп булса да , бер генә коеның суы да Голдыр бабай кизләвенең суына тиңләшә алмаган.

  Кече Чынлы авылы матур урынга урнашкан. Аны урталай бүлеп, Чынлы елгасы ага.

Моннан тыш, Торна елгасы, Диңгелди һәм Садыйк елгалары бар.

  Авыл  бик  зур  булганга,  аны  Түбән  оч,  Урталык,  Югары  оч,  Аргы  һәм  бирге  

якларга бүлеп йөртәләр.

  Авылның  бер басуын Пугачев кыры дип атыйлар.Монда Емельян Пугачев гаскәре

Белән ял итәргә туктаган, дип сөйлиләр.

  Мамай исемле бер кеше шунда яшәгәнгә, бер басу Мамай кыры дип аталган.
  Авыл эчендә  бер калкулык  Әтәч тавы (Куцат тавы) дип йөртелә.
  Бер күперне  Хатыйп күпере  дип әйтәләр.Ул күпер Хатыйп  исемле кеше колхоз рәисе

булганда төзелгән.

XX гасыр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

   Авылда 1920  елларда тугыз  мәчет  һәм  бер  мәдрәсә  эшләп  торган.
 Авылымның  халкы игенчелек  белән  шөгыльләнгән.  Шулай  ук  сарык  асраганнар,
елына  ике  кыркып йоныннан файдаланганнар:  оекбаш, бияләй, киез  итек  һәм  башка  
 бик  күп  төрле  киемнәр  өчен  файдаланганнар.



 1920  елда  Татарстан  Автономияле  Совет  Соөиолистик  Республикасы  (ТАССР)

төзелгәч, Кече Чынлы авылы да ТАССРга кушыла.

 1930  елның  яз  башында  авылда  15  хуҗалык  берләшеп  колхоз  оешкан.1934 елда биш

колхоз булып исәпләнгән. Илленче елларда колхозларны берләштерәләр һәм бер “Гигант” колхозы гына булып кала. Ә 1959 елда “Цильна” дип атала башлый.

Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  Минем  туган  авылым  атаклы  шәхесләргә  дә бай.  Ул  тәрҗемәче, язучы Кыям  Миңлебаев,

язучы Рушания Арсланова, Камал театры артисты Ринат Тәҗетдинов, педагогика фәннәре докторы Хөснетдинов Җәүдәт,Хөснетдинов Мансур, Замалетдинов Рәдифләрне биргән авыл. Авыл шулай ук фән эшлеклеләрен:Алимов Азат Миргасим улы-ветеринария фәннәре докторы, Исхакова Әнисә Ханиф кызы-Татарстан фәннәр академиясенең Г.Ибрагимов исемендәге Тел һәм әдәбият институтының өлкән фэнни хезмәткәре,Җәмдиханова Фәния Зартдин кызы – медиөина фәннәре докторы, профессор һәм башка бик күпләрне санап була. Барысы да тормышка путевканы Кече Чынлыда алганнар.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]