Эчтәлеккә күчү

Кече планета

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кече планета latin yazuında])
Кече планета
Рәсем
Югарырак ранг планета
Кайда өйрәнелә планетология[d]
Кояш системасы җисемнәренең типларын күрсәтүче Эйлер диаграммасы

Кече планета (яки планетоид) — Кояш тирәли орбита буенча хәрәкәт итүче һәм планета буларак та, комета буларак та классификацияләнмәгән күк җисеме.

2006 елга кадәр «кече планеталар» термины «астероидлар» терминының синонимы булып торган[1], әмма 2006 елның 24 августында Халыкара астрономия берлеге (ХАБ) беренче тапкыр «планета» терминына билгеләмә бирә. Бу билгеләмәгә элек Кояш системасының тугызынчы планетасы саналган Плутон туры килмәгән, һәм ХАБ аны Эрида һәм Церера белән бергә кәрлә планеталарның яңа категориясенә кертә[2][3].

Шулай итеп, кече планеталарга кәрлә планеталар һәм астероидлар керә, ә алар исәбенә диаметры 30 м дан ким булган кометалар һәм җисемнәр — метеороидлар керми[4]. «Планета», «кәрлә планета» һәм «Кояш системасының кече җисемнәре» терминнарыннан аермалы буларак, термин рәсми түгел[3].

«Кече планета» төшенчәсе кәрлә планеталарны, астероидларны, троян иярченнәрен, кентаврларны һәм төрле транснептун объектларны үз эченә ала[5]. Мондый объектларны каталоглаштыру белән Кече планеталар үзәге шөгыльләнә, һәм, 2025 ел мәгълүматлары буенча, 1,5 млн га якын шундый объект ачылган[6].

Церера — 1801 елда ачылган кече планета, һәм мондый объектларның күп булуы, ә аларның зурлыгы планеталарныкына караганда шактый кечерәк булуы ачыклангач, «кече планета» төшенчәсе барлыкка килә. Шулай ук «планетоид» термины кулланылган, ул вакытта ул "кече планета"ның синонимик термины булган[7].

Кече планеталарны классификацияләү системасы бар:

  • Астероидлар: Кояш системасының эчке өлешендәге җисемнәр тарихи яктан шулай атала[8]:
    • Җир тирәсендәге астероидлар: перигелийлары 1,3 а.е. дан кечерәк булган барлык астероидлар шулай атала:
      • Атирлар: орбиталары тулысынча җирнең эчке өлешендә урнашкан;
      • Атоннар: зур ярымкүсәре Җирнекеннән кечерәк, ләкин афелий ераклыгы Җирнең перигелий ераклыгыннан зуррак булган астероидлар — шулай итеп, алар җир орбитасын кисеп үтәләр;
      • Аполлоннар: зур ярымкүсәре Җирнекеннән зуррак булган астероидлар, ләкин перигелий ераклыгы Җирнең афелий ераклыгыннан кечерәк — шулай итеп, алар да Җир орбитасын кисеп үтәләр, ләкин вакытның күп өлешен алар, алдагы очрактагы кебек, эчтә түгел, ә тышкы якта торалар;
      • Амурлар: орбиталары тулысынча Җирнең тышкы ягында яткан астероидлар;
      • Җирнең троян астероидлары: Кояш-Җир системасының L4 яки L5 Лагранж ноктасында урнашкан астероидлар. Әлегә бер генә шундый объект билгеле: 2010 TK7[9].
    • Марсның троян астероидлары: Кояш-Марс системасының L4 яки L5 Лагранж ноктасында урнашкан астероидлар. Шундый 9 объект билгеле[10];
    • Астероидлар билбавы: орбиталары Марс һәм Юпитер орбиталары арасында урнашкан объектлар. Бу кече планеталарның башлангыч, иң билгеле һәм иң күп санлы төркеме;
    • Юпитерның троян астероидлары: Кояш-Юпитер системасының L4 яки L5 Лагранж ноктасында урнашкан астероидлар. Бу — тоян астероидларының беренче ачылган һәм иң күп санлы төркеме: Юпитерда алар 7 меңнән артык[10].
  • Ерак кече планеталар — тышкы Кояш системасындагы кече планеталар өчен җыелма исем:
    • Кентаврлар: орбиталары Юпитер һәм Нептун орбиталары арасында урнашкан җисемнәр. Гигант планеталар йогынтысы аркасында аларның орбиталары тотрыксыз булырга тиеш[11]
    • Уранның троян астероидлары: Кояш-Уран системасының L4 яки L5 Лагранж ноктасында урнашкан астероидлар. Әлегә бер генә шундый объект билгеле[10];
    • Транснептун объектлары: Нептун орбитасыннан ераграк булган объектлар өчен җыелма атама:
      • Койпер билбавы: бу объектларның иң күп санлы төркеме, Кояштан 55 а.е. якынрак булганнары:
        • Койпер билбавының классик объектлары: Нептун белән резонансы булмаган объектлар;
        • Резонанслы транснептун объектлары: Нептун белән нинди дә булса резонанстагы объектлар:
          • Нептунның троян астероидлары: Кояш-Нептун системасының L4 яки L5 Лагранж ноктасында урнашкан һәм аның белән 1:1 резонансы булган астероидлар. Шундый 28 объект билгеле[10];
          • Плутино: Нептун белән 2:3 резонансы булган объектлар;
          • Тутино: Нептун белән 1:2 резонансы булган объектлар;
      • Чәчелгән диск: Койпер билбавынан тыш афелийлы объектлар;
      • Аерымланган транснептун объектлары: Койпер билбавынан тыш афелий һәм перигелийлы объектлар;
      • Оорт болыты: озын периодик кометалар урнашкан гипотетик өлкә.
Кече планеталарның гомуми санын, номерланганнарның санын һәм атама алганнар санын күрсәтүче график[12].

Барлык ачылган җисемнәргә исем бирергә кирәк, кече планеталар өчен бу өч этапта эшләнә: башта объект вакытлы билгеләмә ала, чөнки ул әле ялгыш ачылган яки югалган булырга мөмкин. Бу исем объектта орбита параметрлары расланганчы һәм төгәл билгеләнгәнче кала, шуннан соң объект номерлы кече планетага әверелә. Шуннан соң объект номер урынына мәгънәле исем алырга мөмкин, ләкин бик аз объектлар исемгә ия[13]. Мәсәлән:

  • 1932 HA — ачылу датасына нигезләнгән вакытлыча билгеләмә бирелгән: 24 апрель 1932;
  • (1862) 1932 HA — 1862 номеры бирелгән;
  • (1862) Аполлон — атама бирелә, бу вакытта код кулланылмый башлый.

Вакытлыча билгеләү

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ачылган объект ачылу датасына нигезләнгән тамга ала. Мәсәлән, 2002 AT4 атамасында[14]:

  • 2002 ачылу елын билгели;
  • A объект ачылган айның яртысын аңлата; бу очракта бу 1-15 гыйнвар;
  • T4 вакыт аралыгында объектның тәртип буенча ничәнче булып ачылуын аңлата; беренче 25 объект өчен I дән кала латин алфавиты хәрефләре бара, ә объектлар күбрәк ачылса, түбәнге цифрлы индекс өстәлә, ә алфавит яңадан бара; T4 әлеге чорда ачылган объектларның 117 нче объектын аңлата.

Кече планета һәм аның орбитасы раслангач, аның вакытлы тамгасына тәртип номеры өстәлә.

Башта ачылган кече планеталарга грек мифологиясе персонажлары исемнәре бирелгән, әмма ачылган объектлар бер мизгелдә мондый персонажларга караганда күбрәк була башлаган. Бу традициядән аерылып чыккан беренче объект кече планета (20) Массалия була, ул Марсель шәһәренең грек исеме буларак атала. Антиклык белән бөтенләй бәйле булмаган беренче атаманы Наполеон III хатыны хөрмәтенә аталган кече планета (45) Евгения ала.

Гадәти булмаган исемнәр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вакытлар узу белән объектларны беренче ачучылар аларга гадәти булмаган исемнәр бирә башлый: (482) Петрина һәм (483) Сеппина үз исемнәрен беренче ачучылырның этләре хөрмәтенә алганнар, ә (2309) М. Спок беренче ачучының йорт мәчесе хөрмәтенә. Аннары ХАБ кече планеталарга хайваннар хөрмәтенә исем бирүне тыя, әмма объектларга гадәти булмаган исемнәр бирүне дәвам итәләр, мәсәлән (6042) Чеширкэт[13].

Беренче ачучыларның исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кометалардан аермалы буларак, кече планеталарны беренче ачучы хөрмәтенә атамау кабул ителгән. Моны урап узу өчен төрле объектларны беренче булып ачкан ике кеше объектны бер-берсе хөрмәтенә атаган. Шуңа да карамастан, бу кагыйдәдән искәрмә дә билгеле: кече планета (96747) Кресподасилва беренче ачучы хатын хөрмәтенә аталган, чөнки ул объект ачылганнан соң озак та үтмәстән үлгән.

Төрле телләрдә атамалар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Исемнәрне башка телләргә җайлаштыруның катгый алгоритмы юк. Мәсәлән, рус телендә Церера исеме итальянча оригиналь атамага якын — Cerere, шул ук вакытта инглиз, латин, алман, француз, гарәп һәм һинди телләрендә бу кәрлә планета Ceres дип атала. Шул ук вакытта грекча атамасы — Δημήτηρ (Деметра), римныкы түгел, ә грекларның уңдырышлылык алиһәсе исеме буенча аталган.

Кытай теленә җайлашу башкача башкарыла. Анда кече планета кытай мифологиясендәге охшаш алла яки алиһә исемен түгел, ә аның тасвирламасын ала: кытай телендә Церера «зирәклек алиһәсе планетасы» дигәнне аңлаткан 穀神星 (gǔshénxīng) кебек яңгырый.

Исем бирүнең хәзерге кагыйдәләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кече планета раслангач һәм номер алгач, аны беренче булып ачучы планетаны раслаганнан соң 10 ел дәвамында атарга хокуклы, әмма ул ни өчен шундый исем сайлануын аңлатырга тиеш. Исем тәкъдим ителгәндә, 15 кешедән торган комиссия аны кабул итәргә яки кире кагарга мөмкин. Исемнәр өчен билгеле бер формаль кагыйдәләр бар:

  • 16 символ яки аннан азрак;
  • Атама әйтелешле булырга тиеш;
  • Исем кимсетүле яки цензурасыз булырга тиеш түгел;
  • Исем планеталарның, иярченнәрнең яки кече планеталарның инде булган исемнәренә артык охшамаска тиеш;
  • Йорт хайваннары исемнәре, шулай ук реклама исемнәре тыела;
  • Әгәр объект сәяси яки хәрби эшлекле хөрмәтенә аталган икән, ул вафат булганнан соң яки аның актив эшчәнлегеннән соң 100 елдан артык вакыт узарга тиеш;

Шулай ук исемнең бер сүз булуы да яхшы. Объектларның кайбер класслары өчен башка формаль таләпләр дә бар: мәсәлән, Юпитерның троян астероидлары Троян сугышы каһарманнары исемнәре белән аталырга тиеш[13].

  1. Малые планеты / Г. А. Чеботарёв // Большая Советская Энциклопедия / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. М. : Советская Энциклопедия, 1974. — Т. 15 : Ломбард — Мезитол. — С. 292. 629 000 экз.
  2. A. Akwagyiram. (02.08.2005). Farewell Pluto?. BBC. әлеге чыганактан 2011-08-20 архивланган.
  3. 1 2 Пресс-релиз МАС 24 августа 2006. әлеге чыганактан 2014-12-18 архивланган.
  4. Шустова Б. М., Рыхловой Л. В. Рис. 1.1 // Астероидно-кометная опасность: вчера, сегодня, завтра / Под ред. Шустова Б. М., Рыхловой Л. В.. М.: Физматлит, 2010. — 384 с. ISBN 978-5-9221-1241-3.
  5. Unusual Minor Planets. Minor Planet Center. әлеге чыганактан 2020-05-06 архивланган.
  6. MPC Statistics. әлеге чыганактан 2020-04-06 архивланган.
  7. When did the asteroids become minor planets? 2016 елның 12 июнь көнендә архивланган, James L. Hilton, Astronomical Information Center, United States Naval Observatory. Accessed May 5, 2008.
  8. «Asteroid 2009 елның 28 октябрь көнендә архивланган», MSN Encarta, Microsoft. Accessed May 5, 2008. 2009-11-01.
  9. Connors, Martin; Wiegert, Paul; Veillet, Christian (Июль 2011), Earth’s Trojan asteroid, Nature, 475 (7357): 481—483, Bibcode:2011Natur.475..481C, doi: 10.1038/nature10233, PMID 21796207
  10. 1 2 3 4 Trojan Minor Planets. әлеге чыганактан 2020-04-26 архивланган.
  11. Horner, J.; Evans, N.W.; Bailey, M. E. Simulations of the Population of Centaurs I: The Bulk Statistics (англ.) // Monthly Notices of the Royal Astronomical Society : journal. — Oxford University Press, 2004. — Vol. 354, no. 3. — P. 798—810. — doi: 10.1111/j.1365-2966.2004.08240.x. — Bibcode: 2004MNRAS.354..798H. — arXiv:astro-ph/0407400.
  12. Running Tallies – Minor Planets Discovered. IAU Minor Planet Center. әлеге чыганактан 2020-05-11 архивланган.
  13. 1 2 3 Naming of Astronomical Objects. әлеге чыганактан 2013-10-31 архивланган.
  14. New- And Old-Style Minor Planet Designations. әлеге чыганактан 2019-09-21 архивланган.