Кеше бәхете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кеше бәхете latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Кеше бәхете.

   Кеше бәхете ... Бәхетле  кеше ... Бу  сүзләрдә  никадәр  мәгънә  һәм  фәлсәфә  бар ... Нәрсә  соң  ул  кеше  бәхете? Бәхетле  кеше  нинди  була? Бу  сорауларга  һәркем  үзе  генә  җавап  бирә  ала. Әлеге  сорауларны  кешеләр  бик  борынгы  заманнарда  ук  үз-үзләренә  биргәннәр. Бүген  дә  бирәләр. Тик мин хәтта  киләчәктә  дә  бу  сорауга  бер  сүз  белән  генә  җавап  биреп  булмас  дип  уйлыйм. Шуңа  күрәдер  инде, борынгылар  әйтмешли, һәр  кеше  үзенчә  бәхетле , һәр  кешенең  үз  бәхетсезлеге  дигән  сүзләрдә  без  белергә  теләгән  фәлсәфи  мәгънә  ята. Ләкин , шулай  булса  да, мин  үзем  бәхетле  дип  санаган  кешеләрнең  нилектән  бәхетле  булуларының  уртак  сәбәпләренә  үземчә  төшенеп  карарга  телим. Мондый  кешеләр  үз  халкының  мохитында  туып-үсеп, аның  игелекле  тәрбиясен  алган , аны  Аллаһы  тәгаләнең  зур  насыйбы  дип  санаган, бу  изге  бурычны  халыкка  кайта-ру  юлында , милләт  мәнфәгате  өчен  армый – талмый  хезмәт  итә  торган  мөхтәрәм  затлар  була . Халык  шундый  уллары  белән  горурлана . Халык  шундый  ул – кызлары  белән  көчле  була . Вакыты  җиткәч , халык  андый  улларын  зурлый , аларны  зур  дәрәҗәләргә , дан  шөһрәтләргә  лаек  дип  саный . Замандашларыбыз  арасында  андый  шәхесләр  аз  түгел .
Минем  сүзем  шундый  затларның  берсе – талантлы  һәм  тәҗрибәле  укытучы , бистәбезнең  сугыш  ветераны , хәзерге  көндә  Су – Джок  терапия  буенча  кешеләрне  дәвалаучы – Хамидуллин  Габит  Шарифуллович  турында. 

Габит Шарифуллович минем белән очрашуга килеп керүгә , бүлмәм , ничектер , яктырып киткәндәй тоела . Бик ашыгыч эшләремне дә читкә куеп , аның белән озаклап сөйләшеп утырасы килә . Бу кешедән ничектер җылылык , зыялылык бөркелеп тора . Безнең бистәнең Ветераннар советы рәисе болай дип сөйләгән иде : “ Ул хәрәкәтчән , актив , сүзне турыдан яручы , ихлас , гади , беркатлы . Шул ук вакытта гаять эмоциональ , кызу канлы , романтик рухлы . Аңарда эчке хәрәкәт бар , ут бар , яну бар “. Габит Шарифуллович – татар халкының фаҗигале язмышын үз җил-кәсендә татыган шәхес , тормышның төбеннән үз көче белән күтәрелгән . Авырлыкларны тормыш аның гомер юлына берсе артыннан икенчесен куя тора . “Мин , Хамидуллин Габит Шарифулла улы , 1924 елны Әлмәт районы Кама – Исмәгыйль авыл советына караган һәм 1922 елны аннан күчеп , 5 чакрым ераклыкта утырган Гөлбакча исемендәге 30 – 35 йортлы авылда туганмын “, – дип сөйләп китте ул үзе турында .

                                   2нче  бүлек .  Үзем  турында  үзем .

Гөлбакча авылы – исеме җисеменә бик тә туры килә иде . Аны макта-вым минем туган авылым булу өчен генә түгел . Ул бәрәңге бакчаларына терәлеп тора торган катнаш урман эчендә , сөзәк ярлы , чирәмле уйсу җирдә урнашкан . Уртада зур кешеләр дә коена алырлык буасы , коесы һәм салкын ,чис-та , тәмле сулы чишмәсе бар иде . Яз –җәй көннәрендә кошлар сайравын тыңлыйсың , көтүен куасың , сөенеп – куанып чиста , тәмле суына барасың . Кош – корт , мал – туар асрау өчен , утын , печән хәзерләү өчен менә дигән аланлыклы урыннары күп иде . Хәзерге вакытта авылның якты истәлеге генә калды . Ләкин авылның эзе калмаса да ул “яши” бирә . Һәр елны май аеның соңгы шимбәсендә кечкенә авылның элек яшәгән уллары бу җирлекне сагынып киләләр . Тирә - як авыллардан , шәһәрләрдән кайткан кешеләр , авыл кешеләре , кунаклар авыл истәлеген , хәтерне яңартырга зират янына киләләр , кайгы уртаклашалар һәм хәлләрен сорашалар , аңлашалар һәм искә төшерәләр . Очрашу шатлыгы ... күз яшле истәлекләр ... Сугыш башланган көнне Әлмәттә татар халкының милли бәйрәме Сабан туе иде . Һәр авылдан кыңгырау тавышлары , гармун уйнап , яшь-ләрнең төрле көйләргә җырлашып җыелуы үзе бер хозурлык . Табигать тә бу бәйрәмгә ямь өстәде . Ул көнне озын көн ( 22 – июнь көне ) , кыска төн, күк йөзе кояшлы , аяз иде . Бәйрәм ... , кәефләр күтәренке ... , шатлыклы йөзләр ... . Уеннар башланды . Кинәт , бәйрәмнең кызган чагында , райком секретаре Таһиров биек итеп ясалган күперчек өстенә менеп , уеннарны туктатырга кушты . Шунда ул фашистлар Германиясенең илебезгә һөҗүм итүе , чикне бәреп керүе , самолетлары безнең тыныч шәһәрләребезне бом-бага тотуы турында белдерү ясады . Шунда ук : дөреслек безнең якта , га-дел сугыш , азатлык өчен сугыш , дошман тар – мар ителер дип белдерде . Сабан туе туктады ... . Тыныч , шатлыклы бәйрәм көне , фашистларның илебезгә ерткычларча һөҗүм итүе белән , кайгылы караңгылык көненә әй-ләнде . Мәйданда беркем дә калмады . Барысы да авылларына , өйләренә таралдылар . Ил - ананың чакыруы буенча әтиләр , ирләр , кияүләр фронтка китә башладылар . Эшкә яраклы төзек автомашиналар , тракторлар , атлар һәм корал тота алырдай миллионлаган кешеләр илне дошманнан сакларга киттеләр . Моңарчы таза - сау ир – атлар башкарган бөтен эшләр аларның хатыннары, балалары җилкәсенә калды . Хатын – кызларны , колхоз эшеннән тыш , торф әзерләүгә , урман кисәргә , төзелеш эшләре алып барырга , окоп казырга , танкларга каршы киң , тирән чокырлар казырга йөрттеләр . Мин 10нчы классны бетерергә тиеш булсам да укуны ташладым . Укуның барыбер кирәге калмас , исән кайту да булмас , дип уйладым . Хөкүмәткә икмәк тапшыручы булып эшләдем . Ике атка өч яки өч ярым центнер икмәк төяп , Бөгелмә элеваторына илтеп тапшыра идек . Аннары Молотов ( хәзерге Пермь ) шәһәрендә көнбатыштан кайтарылган станокларны платформалардан бушату , ташкүмер бушату эшендә йөреп , өзлегеп , авырып авылга кайттым . Миңа һәм минем яшьтәгеләргә “сугыш” сүзенең мәгънәсе соңрак аңлашылды . Без үскәндә “Сиваш” , “Тимер ташкын” китапларын укып ,

                                                      3
“Чапаев”, “Котовский” киноларын  карап , сугышның , Испаниядә , Хасан күле,  фин  сугышы  чорында  безнең  гаскәрләрнең  җиңүе  белән  бетүен  белә  идек . Хәзер  дә  шулай  булыр , җиңү  безнең  якта  булыр  һәм  тиз  булыр , дип  уйлый  идек . Ләкин  фашистларның  Мәскәүгә  якынлашуы  бу  сугышның  чынлап  та  дәһшәтле  булуын  һәм  озакка  барачагын  күрсәтте . 1942нче  елның  апрелендә , әле  миңа  18 яшь  тулмаса  да , повестка  килүе  бу  фикерне  тагын  да  тирәнәйтте . 
      Безне, повестка  алучы  егетләрне, пароходта  Идел  буенча  югарыга  алып  киттеләр . Пароход , бомбага  тотылудан  куркып , утсыз – нисез  төннә-рен  генә  бара  иде . Ахырда  безне  Ярославль  шәһәренә , лейтенантлар  әзер-ли  торган  пехота  училищесына  алып  килделәр. Бер  атнадан  Марий – Эль  өлкәсенә , “Суслонгер”  лагерына  күчерделәр . Биредә  1943нче  елның  ян- варь  уртасына  кадәр  бик  кыен , ачлык  шартларында , салкын  землянкалар-да  хезмәт  иттек . Тактик  занятиелар , маршировка , сугыш  алымнары  өйрәт-теләр . Тактик  занятиеларга  бару  һәм  кайту, ә  ул  биш  чакрым  ераклыкта , гел  йөгереп  кенә  үтә  иде . Кичләрен , занятиелардан  соң , җиде – ун  чакрым  ераклыктагы  урманга  утынга  бара  идек . Ял  көннәре  дип  аталган  көннәрдә өстән  явып  торса  да , пычрак  булса  да , маршировкалар  үткәрә  иделәр . Юешләнгән  киемнәрне  өскә  ябынып  кына  җилләтә  идек . Солдатларның  телендә  тизрәк  фронтка  китү , бу  тәмугтан  котылу , тегендә  ике  якның  берсе  булыр , бу  интегүләр  артта  калыр , дигән  фикерләр  булды . 1943нче  елның  январь  уртасында  безнең  батальонны  киендерделәр , концентратлар , ипи , шикәр  кисәкләре  бирделәр  һәм  фронтка  озаттылар . Сталинградка  барып  җиттек . Фронтның  артында , шәһәрнең  ике  ягында , коралсыз , окоп-сыз  оборонада  тордык . Немецларның  өч  йөз  утыз  меңле гаскәре  чолгап  алынганлыктан , әсирлеккә  бирелгәнлектән , безне  оборонадан  алып , очрашу  урыны  билгеләп , тараттылар . Сез  ант  иттегез , сезне  продукция  һәм  транспорт  белән  тәэмин  итә   алмыйбыз  диделәр . Очрашу  урыны  төньяк  Кавказ , Новочеркасск  шәһәре  иде . Кем  ничек  булдыра , шулай  барды . Юлда  җимерек  шәһәрләр , авыллар , һәр  ике  якның  да  җимерелгән , ватыл-ган  машиналары , танклары , пушкалары  ята  иде . Ач  көе , җәяүләп , пычрак  ярып , калмык  далалары  аша  Дон  елгасына  якынлаштым . Донны  аркылы  чыгу  өчен  егерме  чакрым  ераклыкта  понтонный (ясалма)  күпер  барлыгын  ишеткәч , узып  баручы  полуторка  машинасына  ябышып  карадым . Ләкин  кузовта  миналар , снарядлар  һ.б  кораллар  булганлыктан , шоферлар  утырт-мыйлар  иде . Пычракка  гына  батып  беттем . Икенче  көнне  елганы  җәяүләп  кичәргә  булдым . Еракта  елганың  икенче  ярына  якынлашып  баручы  сол-датны  күрдем . Ул  тәҗрибәле  булган  күрәсең , таяк  белән  бозлы  суны  төрткәләп  бара . Су  култык  асты  тирәнлегендә , әкрен  генә  боз  өстеннән  ага , ә  аста  снаряд  һәм  мина  тишкән  урыннар  булуы  мөмкин . Мин  таяк  тотмадым , шул  юнәлештә  кереп  киттем . Февраль  ае  суык , су  салкын  иде. Мин  ярга  аяк  басканда , теге  солдат  чыгып  җитеп , учак  ягып , киптереп  тә  бетергән  иде  юеш  өстен . Мин  дә  аңа  кушылдым . Алда  Новочеркасск  шәһәре . 
      Новочеркасскига  барыбыз  да  вакытында  килеп  җиткәнбез . Хәрби  ант  безне  тискәре  уйлардан , хәрәкәтләрдән  тоткарлау  ролен  уйнады . Биредә  дә  ашау  начар . Ике  йөз  кешелек  батальонга  ике  зур  гына  балык , ул  да тозсыз  пешерелгән . Ипи  бөртек  килеш  янган , көек  исе  килә . Ягулык  бу-лып  иске  әрем  куралары  хезмәт  итте . Аңлашыла , барысы  да  сугыш  хик-мәтләре . Продукция  артта , тылда , алып  килергә  дә  җитешә  алмадылар .
 Шулай  итеп , Дон  аръягында , фронт  линиясеннән  ерак  түгел , һөҗүмгә  әзерләнә  башладык . Туклану  тәртипкә  китерелде . Безне  егерме  дүртенче  гвардия  дивизиясенә , җитмеш  икенче  полкка  билгеләделәр . Буем  кечкенә  булса  да , миңа  кул  пулеметы  бирделәр . Ату  күнегүләрендә  дивизия  ко-мандиры  исеменнән  мактауга  лаек  булдым . Әле  һөҗүмнәр  башланганчы  ук , шушы  чорда , мине , унике  көнлек  ял  йортына  җибәрделәр . Биредә  ашау  да  икенче  төрле , туклыклы , тәмле . Йокысы  да  койкада , ак  просты-няларда . Тыныч , ату  тавышлары  да  еракта  гына  ишетелә . Һава  сугышла-рын  гына  күзәтергә  мөмкин . Биредә , гомер  эченә  беренче  мәртәбә  укроп  тәмен  татыдым . 

Менә 1943нче елның август ае . Безнең батальонга зур гына Дмитриев-ка авылын немецлардан азат итү бурычы йөкләнде . Алдынгы позицияләр-гә җиткәнче үк миномет уты белән дүрт пулеметчы яраланды . Авылга барып җиткәнче үк егермеләп немец самолеты бомбага тоттылар . Бомба ташлаган һәр самолет үзенең пулеметларыннан әйләнә- әйләнә атып йөрде , башны күтәртмәделәр . Ярый әле якында гына әзер окоп кебек чокырлар булды . Өзлексез гүләү , бомба шартлау , тузан , улау . Һавага куллар , аяклар өзелеп оча , һава дулкыны окоптан чыгара , күтәрә , ә ярчыклар шинельләрне көйдереп , тәнне пешерәләр . Бомбага тоту туктагач , корал-ларны чистарттык . Эчке күлмәк чүпрәк ролен уйнады . Кем исән , кем юк аны тикшереп торырлык түгел иде . Авыл кырыена килеп җитеп , елгага якынлашканда , икенче катка бомбага тоттылар . Яр буе чокырлары саклану урыны булды . Тагын корал чистарту . Кинәт каяндыр болытлар килеп чыкты һәм коеп яңгыр яуды . Яңгыр шулкадәр көчле иде , елгада кеше гәүдәләренә хәтле акты . Яңгыр ничек тиз башланса , шулай кинәт туктады да . Кипшенеп тә бетермәдек , елга аркылы чыгып , авыл кырында позиция билгеләп . үзеңә окоп казырга приказ булды . Ярты тәүлек эчендә авыл өч мәртәбә кулдан – кулга күчте . Тигезсез һәм нәтиҗәсез сугыш . Ахырда дошман авылны тулысы белән яулады , безне чолгап алды . Әле камалу тулысынча төгәлләнмәгән булган , батальон командиры боҗрадан , камалудан котылу өчен , оешкан тәртиптә егерме чакрымга чигенергә кирәклеген аңлатты . Кем беренче булып йөгерә , аны атачагын аңлатты , кисәтте . Безнең яктан үлүчеләр саны , яралылар саны күп иде , алар шунда калдылар . Яктырганчы егерме чакрым араны чигенеп , тагын яңа позициягә урнаштык . Өч мәртәбә атакага күтәрелдек , тик бар да файдасыз булды . Бу сугышта минем аякны яраладылар . 3267 номерлы госпитальдә ятып чыктым . Аякка басып та булмый иде әле . Алгы сызыкта басарсың да , аксавың да бетәр , диделәр . Бу юлы 96 нчы гвардия дивизиясе , 291 нче полкка эләктем . Кешеләр белән танышып та өлгермәдем , кулым яраланып , тагын госпитальгә эләктем . 1944 нче елның апрелендә хәрәкәттәге 51нче армия составында Сиваш оборонасын өзеп , Симферопольне азат итүдә катнаштым . Аннары мине 51 нче армиянең , 194 нче Армейскии запасной стрелковый полкның штабына писарь итеп куйдылар . Кырым тулысынча немецлардан азат ителгәч , безне Белоруссия аркылы Икенче Балтыйк буе гаскәрләре составына җибәрделәр .

      Латвияне  азат  итү , Ленинград  блокадасын  юкка  чыгару , Ленинград  фронтына  ярдәм  итү  51 нче  армиянең  бурычы  булды . Икенче  май  көнне  елга  порты  Иелгаваны  азат  иттек . Шул  ук  көнне , Берлин  да  алынганны  белгәч , барлык  кораллардан  атып  салют  бирдек . Җиңү  игълан  ителсә  дә , сугышны  бер–ике  ай  дәвам  итәргә  туры  килде . Милләтчеләр , власовчылар , бендеровчыларны  юк  итү  процессы  барды . 

Безнең 51 нче армия штабын саклаучы рота Свердловский шәһәренә , Урал хәрби округы штабы карамагына җибәрелде . Биредә ике тапкыр госпитальдә ятып чыктым , һәм , ниһаять , дүртенче апрель көнне , демобилизацияләнеп өйгә кайтып киттем . Мине тормыш өч мәртәбә зур бүләк белән бүләкләгән булып чыкты . Чөнки өйдә өч тапкыр “ геройларча һәлак булды “ дигән кара кәгазь укы-ганнар . Мин һәрвакыт карандаш белән булса да хат яза идем . Хатның бу хәбәрләрдән соң язылуын белгәч , кара кәгазьне ерта барганнар .

                                  3нче  бүлек . Үзем  турында  үзем .

“ Еллар үтәр , тарихчылар безнең газетабызның саргайган битләрен дул-кынланып актарырлар , хәрби язучыларыбызның һәм журналистларыбыз-ның иң кечкенә генә хәбәрләрен укып та : --Нинди изге , нинди бөек эш эшләгәннәр ! – дип , аларның исемнәрен бик зур хөрмәт белән телгә алыр-лар “ , -- дигән Афзал Шамов . Чыннан да , еллар үтә . Әмма сугыш истә-лекләре хәтердә дә , тарих һәм матбугат битләрендә дә саклана , яңара то-ра , һәр елны Җиңү көне җиткән саен , бу истәлек – хатирәләр тагы да ачыграк булып күз алдына килеп баса . “ Беркем дә , бернәрсә дә онытыл-мады ! “- дигән сүзләрне кабатлап , батырларның исемнәрен искә алабыз , үзебезнең татар егетенең батырлыгы белән горурланабыз . Аның ут астында үткәргән көннәре истәлекләрен тыңлыйбыз . Әйе , хатирәләр күп , дулкынландыргыч , тетрәндергеч . Габит ага Хамидуллин җиңү көнен җиткергәнче көрәшкән . Сугыш дәһшәтен бик күп кичергән : өч мәртәбә өйдәгеләр аның турында үлем хәбәрен алган , ләкин ул дошманга бирешмәгән ; башкалар белән бергә атакага барган , төрле операцияләрдә катнашкан , күп кенә медальләр белән бүләкләнгән . Әйе , беркем дә , бернәрсә дә онытылырга тиеш түгел ! Әлеге сүзләр сугыш китергән дәһшәтне , явызлык – рәхимсезлекләрне үз җилкәләрендә нык татыган һәм фашизм дигән кара көчне җиңеп чыккан Солдатның Ватан – ана сакчыларына алмашка килүче яшь буынга үтенече дә , теләге дә , изге васыяте дә . Тынычлык өчен көрәшкән беркем дә читтә калырга тиеш түгел ! Шуңа күрә бүгенге язмада да мин туган ил иминлеге өчен утка кереп , гомерләрен кызганмаган каһарманнарның берсе турында сөйлисем килде һәм күңелемдә туган кайбер уй – фикерләр белән уртакла-шырга теләдем . Сугыш гарасатларын үткәч , Габит ага Хамидуллин , тыныч тормышка кайта . 1947 нче елның апрель аенда үзенең тормыш иптәше белән Сверд-ловск шәһәрендә өйләнешеп , туган ягына кайта . Өч мәртәбә “ үлгән “ Га-битны һәм аның “ марҗасын “ күрергә бөтен авыл халкы җыела . 1948 нче елның январендә улы Сәгыйть , ә 1950 нче елны уллары Рәис дөньяга килә . Үзе 1948 нче елның сентябреннән алып 1952 нче елның августына кадәр Бөгелмәдә Педагогия институтында , тарих – филология факультетында укый . Райком аны колхоз активына , политукулар алып бару өчен пропагандист итеп куя . Ул үзенең тел байлыгы , яхшы дикциясе белән танылган . Аннары Габит ага Җәлил беренче санлы мәктәбендә эшли башлый . Ул бишенчедән алып унберенче сыйныфларга хезмәт дәресләре ( хәзер технология дип атала ) алып бара . Укытучы буларак , ул педагогикада яңалыклар белән кызыксына , Казан шәһәрендә фәнни – практик конференциядә катнашып , министрлык грамотасын алып кайта . Ул бервакытта да бер урында таптанып тормаган , район укытучыларына ачык дәресләр күрсәткән , аңа бик зур бәя биргәннәр . Алай гына да түгел , Габит ага Шәрифуллович метод берләшмә җитәкчесе дә булган , яшь укытучыларга даими рәвештә методик яктан ярдәм күрсәткән . Аның мастерскоенда программага туры китереп ясалган , һәр сыйныфка яраклы стендлар , инструкцияләр элеп куелган булган . Остаханәдә күргәзмәләрне даими тулыландырган , уку-чылары белән мәктәпкә кирәк – ярак җиһазлар җитештергәннәр . Балаларны төрле профессияләргә өйрәткән , шул исәптән нефтьчеләр цехларына экскурсияләр оештырган . Профориентация эшен бик оста алып барган .Габит ага инициативасы белән мәктәптә өстәмә белем бирү максатыннан , төрле профессиягә укыту башланган : КиП слесаре , тегүче – моторист , повар , медсестра . Шулай ук мәктәптә , Сарманнан СПТУ – 91 нең филиалы ачыла һәм ул бүгенге көнгә кадәр эшләп килә , укучылар шофер , тракторист һөнәрләрен үзләштерәләр . Габит ага соңгы вакытларда партком секретаре булып , үзенең эшен җиренә җиткереп башкара торган булган . Җыелышларда һәрвакыт нинди дә булса инициатива белән чыгыш ясап аны тормышка ашыра торган булган . Аның фотосүрәте район мактау тактасында торды . Шулай эшләп ул мәктәптә беренчеләрдән булып “ РСФСР ның өлкән укытучысы “ исе-мен ала , “Ветеран труда “ медаленә лаек була . Габит ага пенсиягә киткәч тә мәктәп тормышы белән актив кызыксынып тора , технология укытучы-ларына булдыра алганча ярдәм итә .

                                4 нче  бүлек . Пенсиядә - яңа  тормыш .

Пенсиягә чыкканчы һәм чыккачта , Габит ага сигез ел халык контролендә , ун ел ветераннар советында эшләгән . Бер очтан , күптәннән җыеп килгән , сәламәтлеккә кагылышлы материалларын да тәртипкә китергән . Нокталы массаж турында материаллар өйрәнгән . Ике йөз егерме төрле , үзебезнең җирлектә үсә торган дару үләннәре , җимешләр , яшелчәләрнең файдасы һәм нинди авыруга каршы икәнлеген күрсәткән таблица төзегән . “Су – Джок “ дип исемләнгән нокталы массаж (рефлексология) турында китаплар өйрәнә һәм шул белемен практикада кулланып үзенә , гайләсенә һәм башкаларга файда китерә . Моны ул , үзе-нең яшьлегеннән килгән , врач булу хыялының тормышка ашуы дип атый.

     Табиблыкка  укыйсы  килү  теләге  Габит  ага  күңелендә  8 – 9 нчы сыйныфларда  укыганда  “ бөреләнә “  башлый . “ Валентлык “  темасын  үткән  вакытта  дәрестә  була  алмадым , ә  үзлегемнән  өйрәнеп  аңлап  бетермәдем  һәм  шуңа , медицина  институтына  укырга  керү  теләгем  булса  да , кон-курстан  үтә  алмам  дип  куркып , анда  бармаска  уйладым ,” – дип  сөйләде  ул  еллар  турында  Габит  ага . 

Югары белем алмаса да , авылда фронттан сәламәтлеген югалтып кайтучыларны борынгыдан халык арасында кулланыла торган дәвалау ысуллары белән дәвалап карыйсы килү теләге уяна аңарда . Өстәвенә , үзе дә фронттан радикулит дигән авыру белән “ бүләкләнеп “ кайткан була . Әле яшь булгач , киләчәктә тормыш итәсен истә тотып , үзен – үзе халык ысулы белән дәвалап карамакчы була ул . Соңыннан , укытучы булып эшләгән елларында да Габит ага халык дәвалау ысуллары белән кызыксынуыннан туктамый . Еллык календарь битләрендә басылып чыккан төрле үлән шифалары , дәвалау ысуллары ту-рындагы язмаларны җыярга тотына . Нокталы массаж буенча уннан артык автор тарафыннан язылган китаплар булдырып , шул өлкәне ныклап өйрәнә башлый . Ә дәвалау ысулларын куллануны , үзен сынап карар өчен , мәктәп балалары белән башлый ул . Өченче сыйныфта укучы , сәламәтлекләре чама-лы булган унбиш баланы тәкъдим итәләр үзенә . Аяк табаны массажы бу-енча ун сеанс күнегүләр алганнан соң , унөч бала шифа таба , авыртулары юкка чыга . Әнә шулай , балалар белән дәвалау сеанслары уздырганнан соң , йөрәксенеп , олы яшьтәге кешеләрне дә дәваларга тотына ул : югары кан басымы , нерв авырулары , балага уза алмый интегүчеләргә ярдәм итә . Бар-лык дәва мәгълүматлары кечкенә генә куен дәфтәренә тупланган аның . Шул мәгълүматларга таянып , кая гына барса да , ярдәм сораучыларга ки-ңәшләре белән булыша ул . Дәвалау белән Габит ага инде җиде – сигез ел шөгыльләнә . “Габит ага , сез үзегезне бәхетле дип әйтә аласызмы ? “ – дигән сорауга ул : “Мин үземне бәхетле дип саныйм “ , - дип җавап бирде . “Беренчедән – сугышта булган хыял тормышка ашты . Аннан исән – сау кайту хыялы . Пулялар сызгырган , мина һәм снарядлар ярылган , шартлаган тавышларны ишетмичә , өйдә , якыннарың янында йомшак урында йоклау турында кем генә хыялланмый икән . Икенчедән – физик сәламәтлек булмаса да , тормышта үземә урын тап-тым һәм үземнең вазыйфаларымны яхшы башкардым . Өченчедән – яшьлек хыялымда врач булу теләге бар иде . Дипломлы врач булып булмаса да , үземә , гайләмә , һәм башка интегүчеләргә ярдәм итә алырлык булдым . Дүртенчедән – пенсиягә чыгып , бер – ике мәртәбә пенсия аласы иде , дигән уйлар тормышка ашты . Аллага шөкер , пенсиягә чыгып инде егерме елдан артык яши бирәм . Бишенчедән – балаларым начарлык эшләп , кайгы – хәсрәт китермәделәр . Өч улым да нефтянник һөнәрен сайладылар . Алтынчыдан – үзем медицина буенча укый алмасам да , кызыма шул һөнәрне үзләштерергә ярдәм иттем “ . Дөрестән дә , бүлмәсендә бикләнеп ятарга күңеле түзми бу кешенең . Мәшәкатләре күп , халкына хезмәт итәсе бар аның , шуның өчен бик бәхетле кеше ул . Габит абый белән Асия апа , инде алтмыш өч ел бергә тигез , тату гомер итәләр . Бүгенге көндә дүрт оныклары , дүрт оныкчыкларының кадерле әби – бабасы булып , Җәлил халкына шатлык өләшеп , гомер итәләр

                                               Йомгаклау 
    
                               Киләчәгең  булсын  дисәң , үткәнеңне  онытма .

Еллар үтә . Әмма сугыш истәлекләре хәтердә дә , тарих һәм матбугат битләрендә дә саклана , яңара тора . Һәр елны Җиңү көне җиткән саен , бу истәлек – хатирәләр тагы да ачыграк булып күз алдына килеп баса . “Беркем дә , бернәрсә дә онытылмады !”- дигән сүзләрне кабатлап , батырларның исемнәрен искә алабыз , үзебезнең якташларыбызның батырлыгы белән горурланабыз . Менә мин үземнең эшемдә халык бәхете өчен гомерен кызганмаган шәхес турында сүземне йомгаклыйм . Безнең татар милләтенең менә нинди уллары бар . Кешенең олы җанлылыгына , рухи ныклыгына ышанып, яхшылыкка , изгелеккә , ярдәмчеллеккә өнди ул безнең укучыларны . Бик күпләр бар дөньяга чырай сытып караган елларда бусы да бик актуаль .

Хезмәт калыплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]