Кеше скелеты
Кеше скелеты | |
---|---|
![]() Оклахома шәһәре музеендагы кеше скелеты экспонаты | |
Детальләр | |
Өлеш | терәк-хәрәкәт системасы |
Идентификаторлар | |
Юнанча | σκελετός |
TA | A02.0.00.000 |
FMA | 23881 |
Скелет (бор. грек. σκελετος — «киптерелгән») - сөякләр, кимерчәкләр һәм аларны беркеткән сеңерләр, терәк-хәрәкәт системасының өлеше. Тәннең формасын билгели, йомшак өлешләр өчен терәк булып хезмәт итә, эчке органнарны механик зарарланудан саклый.
Үзәк скелет.
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Кеше скелеты үзәк скелеттан һәм өстәмә скелеттан тора. Үзәк скелет баш сөяге белән гәүдә скелетын берләштерә.
Өстәмә скелет очлыклар пояслары сөякләреннән һәм ирекле очлыклар скелетыннан тора. Баш сөяге баш формасын билгели, баш миен, ишетү, ис сизү, күрү органнарын саклый, мимикада катнашучы мускуллар берегү урыны булып хезмәт итә.
Баш сөяге ми тартмасы һәм бит бүлекләреннән тора. Ми тартмасының өске өлеше — парсыз маңгай һәм баш арты сөякләреннән, парлы баш түбәсе һәм чигә сөякләреннән барлыкка килгән. Алар баш сөягенең гөмбәзен ясыйлар. Баш сөягенең ми тартмасы нигезенә чөйсыман сөяк һәм чигә сөякләренең пирамидаль үсентеләре урнашкан, анда ишетү һәм тигезлек саклау органы рецепторлары урнашкан. Баш сөягенең ми тартмасына баш мие урнашкан. Баш сөягенең бит бүлеген өске һәм аскы казналыклар, яңак, борын сөякләре һәм челтәрсыман сөяк тәшкил итә. Борын куышлыклары формасын челтәрсыман сөяк билгели. Анда ис сизү органы урнашкан. Баш сөягенең ми тартмасы һәм бит бүлеге сөякләре, аскы казналыкны исәпләмәгәндә, үзара хәрәкәтсез тоташканнар.
Аскы казналык өскә һәм аска гына түгел, уңга-сулга, арткаалга таба да хәрәкәтләнә ала. Бу — азыкны чәйнәргә һәм аңлаешлы итеп сөйләшергә мөмкинлек бирә. Аскы казналыкта сөйләшкәндә катнашучы мускуллар тоташкан ияк чыгынтысы бар.
Гәүдә скелеты.
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Гәүдә скелетының нигезен умырткалык баганасы тәшкил итә. Ул аерым умырткалардан төзелгән. Һәр умыртка төп сөяктән, җәя һәм үсентеләрдән тора. Төп сөяк белән җәя умыртка боҗрасын барлыкка китерә. Умырткалар берсе өстенә икенчесе урнашып, аларның боҗраларыннан умырткалык каналы ясала. Анда арка мие урнаша. Умырткаларның төп сөякләре арасында умырткаара кимерчәк дисклар ята. Алар умырткалык баганасына хәрәкәтчәнлек, сыгылмалылык бирә һәм йөгергәндә, йөргәндә, сикергәндә селкенүне йомшарта. Кешенең умырткалыгында дүрт бөгелеш бар: муен, күкрәк, бил, сигезкүз бөгелешләре (имезүче хайваннарда муен һәм сигезкүз бөгелешләре генә). S-сыман бөгелгәнлеге аркасында, умырткалык сыгылырга һәм, хәрәкәтләнгәндә селкенүне киметеп, сиртмә (рессора) ролен башкарырга сәләтле.
Бу шулай ук туры басып йөрүгә җайлашу булып тора. Умырткалык муен, күкрәк, бил, сигезкүз, койрык бүлекләреннән тора.
Кеше умырткалыгының муен бүлегендә, барлык имезүче хайваннардагы кебек, җиде умыртка бар. Муенның беренче умырткасы баш сөягенә ике сөяк бүлтәймәсе ярдәмендә тоташа. Мондый тоташу аркасында, башны түбән иеп һәм күтәреп була. Шунысы кызыклы: муенның беренче умырткасында төп сөяк булмый, ул муенның икенче умырткасы белән кушылып үсә һәм чыгынты (теш) барлыкка китерә, аның күчәре тирәли горизонталь яссылыкта була, баш селкеп юклыкны белдергәндә, муенның беренче умырткасы баш белән бергә борыла. Арка миеннән умыртка чыгынтысын тоташтыргыч тукыма (сеңерле) бәйләвеч аерып тора. Ул яңа туган балаларда аеруча йомшак, шуңа күрә, балага зыян килмәсен өчен, аның башын арттан тотып торырга кирәк.
Муен бүлегеннән соң умырткалыкта күкрәк бүлеге урнашкан. Ул 12 умырткадан тора, һәм аларга кабыргалар тоташкан. Шулардан 10 пар кабырга бер очы белән кимерчәк ярдәмендә күкрәк сөягенә тоташкан. Түбәнге ике пар кабырга тоташмаган. Умырткалыкның күкрәк бүлеге, кабыргалар һәм күкрәк сөяге күкрәк читлеген барлыкка китерәләр.
Күкрәк бүлегеннән соң бил бүлеге килә. Ул 5 умырткадан тора. Тәннең төп авырлыгы аларга туры килгәнлектән, бил умырткалары шактый зур була.
Аннан соңгы бүлек тоташып үскән 5 умырткадан тора һәм сигезкүз сөяген барлыкка китерә. Бил бүлеге бик хәрәкәтчән булса, сигезкүз умырткалары хәрәкәтсез тоташкан һәм бик ныклар. Гәүдәнең вертикаль торышында аңа шактый йөкләнеш туры килә.
Ниһаять, умырткалыкның соңгы бүлеге — койрык(ча). Ул тоташып үскән 4—5 умырткадан тора.
Кеше скелеты сөякләре исемлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Колесов Д. В. Биология. Кеше : Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 8 нче с-фы өчен д-лек / Д. В. Колесов, Р. Д. Маш, И. Н. Беляев; Русча 10 нчы басмадан Ф. Г. Иштирәкова тәрж,.— Казан : Мәгариф, 2009.— 332 б.: рәс. б-н.
- Hoernle, A. F. Rudolf (1907). Studies in the Medicine of Ancient India: Osteology or the Bones of the Human Body. Oxford, UK: Clarendon Press. https://archive.org/stream/studiesinmedicin01hoeruoft#page/n3/mode/2up.