Киев шәһәрен камап алу (1240)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Киев шәһәрен камап алу (1240) latin yazuında])
Киев шәһәрен камап алу
Төп низаг: Татар-монголларның көнбатыш явы

Харита, 1220-1240
Дата

1240 елның 9 сентябре - 19 ноябре

Урын

Киев

Нәтиҗә

Татар-монгол гаскәре җиңә

Көндәшләр
Татар-монгол империясе Киев кенәзлеге
Сәргаскәрләр
Бату Дмитр
Яклар көчләре
билгесез билгесез
Югалтулар
билгесез билгесез
Чыңгызхан идарә иткән чорда татар-монголларның беренче явы

Киев шәһәрен камап алу (1240) — татар-монголларның[1] көнбатыш явының (1236-1242) төп вагыйгаларының берсе. Бату хан һәм Сөбедәй батыр җитәкләгән татар-монгол гаскәре Киев шәһәрен 9 көн дәвамында яулап ала (бүтән чыганак буенча камап алу 1240 елның 5 сентябреннән 19 ноябренә кадәр сузыла).

1240-1242 елларда Бату хан һәм Сөбедәй гаскәр башлыгы җитәкчелегендәге икенче яу башлана, аның төп максаты - Даниил Галицкий биләмәләре, Польша һәм Маҗарстанны яулап алу булып тора.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1223 елда Сөбедәй һәм Җәбә батырлар җитәкләгән татар-монгол гаскәре бердәм рус-коман гаскәрен Калка елгасында җиңә, соңрак Киевка таба юнәлә, ләкин барып җитмичә көнчыгышка борыла.

Көнбатыш яу вакытында татар-монгол гаскәре көнчыгыш Россияне[2] яулап ала, 1239-1240 елларда Чернигов кенәзлеген басып алганнан соң Мәңге гаскәре Днепр елгасына барып җитә һәм Киевка илчелекне җибәрә.

Киевлеләр татар-монгол илчелеген үтерә, әлеге вакыйга татарлар өчен зур хурлау булып саналган, элегрәк нәкъ шундый сәбәпләрдән Хәрәзем һәм бөтен Мавараэннәһер басып алынган булган.

Киев кенәзе Михаил Всеволод улы Маҗарстанга китә һәм анда маҗар патшасы Белла 4 белән берек төзергә тырыша, ләкин уңышсыз булып чыга.

Илчелекне үтерү сәбәпле татар-монгол гаскәре 1240 елның 5 сентябрендә Киевне камапышка ала.

5 декабрендә татар-монгол гаскәре Киев шәһәренең диварын берничә урында җимерә һәм калага һөҗүм итеп ала.

Соңрак татар-монгол гаскәре Волынь кенәзлегенә юнәлә, ә Кадан һәм Байдар җитәкләгән гаскәр көнбатыш явын дәвам итә.

Нәтиҗә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар-монгол гаскәре җиңгәннән соң Киев шәһәре һәм бөтен Украина Алтын Урдага керә. Украина татар хакимияте астында 1240-1362 еллар дәвамында була. Алтын Урдада чуалыш чорындагы Зәңгәр Су буендагы бәрелештән соң Киев һәм көнбатыш Украина Бөек Литва кенәзлегенә кушыла.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Равил Фәхретдинов. ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ.
  • Храпачевский Р. Великий западный поход чингизидов на Булгар, Русь и Центральную Европу // Военная держава Чингисхана. — М. 2004.
  • (укр.) Івакін Г. Ю. Історичний розвиток Києва XIII — середини XVI ст. (історико-топографічні нариси). — К., 1996. — 272 с. ISBN 5-85654-047-6
  • Мыськов Е. П. Политическая история Золотой Орды (1236—1313 гг.). — Волгоград: Издательство Волгоградского государственного университета, 2003. — 178 с. — 250 экз. — ISBN 5-85534-807-5
  • Почекаев Р. Ю. Цари ордынские. Биографии ханов и правителей Золотой Орды. — СПб.: ЕВРАЗИЯ, 2010. — 408 с. — 1000 экз. — ISBN 978-5-91852-010-9
  • Селезнёв Ю. В. Элита Золотой Орды. — Казань: Издательство «Фэн» АН РТ, 2009. — 232 с.
  1. төрки телле халык гаскәрдә күпчелек тәшкил итә, ул заманда көнчыгыштагы төрки халык татарлар дип атала, шуңа күрә татар-монгол термины кулланыла
  2. Россия - рус халкының тарихи җире, бүгенге Россиянең көнбатыш өлкәләре