Килдебәк

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Килдебәк latin yazuında])
Килдебәк
Алтын Урданың ундүртенче ханы
Вазыйфада
1361–1362
Аңа кадәр Орду Мәлик
Дәвамчысы Мурад
Үлгән 1362(1362)
Әти Җанибәк
Алтын Урда чәчәк ату чорында, 14 гасыр

Килдебәк (tat. lat. Kildebäk(үле сылтама), کلدی بک , үл. 1362) - Алтын Урда ханы (октябрь 1361 - сентябрь 1362). Алтын Урданың низаглашу чорында идарә иткән хан.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыгышы бәхәсле. Кайбер чыганак буенча - Үзбәк хан оныгы, башка чыганак буенча ялган исем белән йөрүче кеше.

Килдебәк килгәнче тәхет өчен көрәш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хызыр 1361 елда үтерелгәннән соң аның улы Тимер Хуҗа һәм энесе Мурад арасында хакимият өчен көрәш башланган. Тимер Хуҗа кыска вакытта хакимияткә килгән, ләкин Мурад Гөлстан шәһәрендә хакимиятне алган.

Дәүләтнең көнчыгышыннан килгән Орду Мәлик 1361 елның сентябрендә Сарай шәһәрен басып алган. Тимер Хуҗа башкаладан качканнан соң Орду Мәлик ай дәвамында хакимияттә торган.

Үзәк хакимият зәгыйфләнгәннән соң Идел буе Болгары Олысы әмире - Булат Тимер Идел буе Болгар дәүләте бәйсезлеген игълан иткән.

Хакимияткә килү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Килдебәкне тәхет өчен көрәштә бәкләрибәк Мамай яклаган. Килдебәк, тәхеткә икенче дәгъвачы Мурадтан, хакимият өчен көрәштә өстен чыккан һәм 1361 елның октябрендә Орду Мәликне җиңеп Сарай шәһәрен басып алган. Бу сугышта Орду Мәлик вафат булган.

Бастыру сәясәте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Килдебәк үз хакимиятен Идел буенда һәм Кавказда җәелдергән. Бәкләрибәк Мамайга Иделгә качкан Тимер Хуҗаны үтерергә боерык биргән һәм Мамай әмерне үтәгән.

Хакимияткә килгәч Килдебәк башкала аксөякләрен үтерә башлаган, шушы бастыру сәясәтен аның ялган исемен асылзатлар фаш итмәс өчен үткәргән. Килдебәк үз ирәгенә[1] әмирләрне чыкырып аларны үтергән, корбаннар арасында элекке бәкләрибәк Могыл Буга, элекке вәзир Сарай-Тимер, Хәрәзм олыс-бәк Нангудай булган.

Түнтәрелеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бастыру сәясәтен үткәрү нәтиҗәсендә башкаланың аксөякләре бүтән тәхеткә дәгъвачы - Мурадны яклаган.

Мурад Гөлистанда гаскәрне җыйганнан соң Сарай шәһәренә юнәлгән. 1362 елда канкойгыч сугышта Мурад Килдебәкне тар-мар иткән. Килдебәк сугышта вафат булган.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элгәре:
Орду Мәлик
Алтын Урда ханы

1361-1362
Аннары:
Мурад

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. ставка

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Равил Фәхретдинов. ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ.
  • Мыськов Е. П. Политическая история Золотой Орды (1236—1313 гг.). — Волгоград: Издательство Волгоградского государственного университета, 2003. — 178 с. — 250 экз. — ISBN 5-85534-807-5
  • Почекаев Р. Ю. Цари ордынские. Биографии ханов и правителей Золотой Орды. — СПб.: ЕВРАЗИЯ, 2010. — 408 с. — 1000 экз. — ISBN 978-5-91852-010-9
  • Селезнёв Ю. В. Элита Золотой Орды. — Казань: Издательство «Фэн» АН РТ, 2009. — 232 с.