Килди
Килди | |
---|---|
Ил | Россия |
Республика | Татарстан |
Муниципаль район | Югары Ослан районы |
Нигезләнгән | 1565 |
Климат | dfb — дымлы континенталь |
Халык саны | 214 кеше |
Сәгать кушагы | UTC+3 |
Почта индексы | 422585 |
Автомобиль коды | 16, 116 |
Русча топонимы | Кильдеево |
Килди — Татарстан Республикасының Югары Ослан районындагы авыл.
Халык саны — 214 тирәсендә. Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+3. Почта индексы — 422585.
Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1565 елда нигезләнгән.
Киджеево дип аталган хәзерге Килди авылы мордва авылы була. Явыз Иван яулары чорында авылда яшәүчеләр русларга каршы чыгалар һәм Казан ханлыгы төшкәч, шуңа үч итәрләр дип куркып, хәзерге Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары җирләренә күчеп китәргә мәҗбүр булалар. 1565 елларда ташланган мордва җирләрендә рус авылы Кильдеево һәм булачак Федяево, Уланово авыллары үсеп чыга, ә руслар анда Рязань губерниясеннән күчеп килә һәм “рязанец” дигән кушамат йөртәләр. Андагы җирләр һәм крестьяннар Зөя өязенең Троицко-Сергиевский монастыренә кертелә.[1]
Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Халык саны | ||||||||||||
1859 | 1897 | 1908 | 1920 | 1926 | 1938 | 1949 | 1958 | 1970 | 1979 | 1989 | 2002 | 2010 |
855 | 1014 | 1131 | 1097 | 1010 | 673 | 388 | 359 | 346 | 330 | 288 | 262 | 214 |
Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): руслар.
Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Тәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
-10.5 °C | -10.6 °C | -5.5 °C | 4.9 °C | 13.5 °C | 18.4 °C | 20.4 °C | 17.9 °C | 12.2 °C | 4.5 °C | -4.4 °C | -9.7 °C | 4.3 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.[3]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.