Кингисепп-Гдов операциясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кингисепп-Гдов операциясе latin yazuında])

 

Кингисепп-Гдов операциясе (1 февраль1 март 1944) — Совет гаскәрләренең Ленинград фронты һөҗүм операциясе немецларның «Төньяк» армияләр төркеменең 18нче немец армиясен тар-мар итү максаты һәм Ленинград өлкәсен һәм Ленинград блокадасыннан тулысынча азат итү максатында алып барылган. Бу һөҗүм Ленинград-Новгород стратегик һөҗүм операциясенең бер өлеше булып тора.

Операциядән элгэрге хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гыйнвар ахырына кадәр Ленинград һәм Волхов фронтлары немец гаскәрләрен Ленинградтан 70-100 чакрымга чигенергә мәҗбүр итәләр, шәһәрне ил белән бәйләүче төп коммуникацияләрне азат итәләр. 1944 елның 27 гыйнварында рәсми рәвештә Ленинград тулысынча дошман блокадасыннан азат ителгән дип игълан ителә. Әммә планлаштырылган операция кискен үсешмәсә дә, ике фронт гаскәрләре ары уңышлы һөҗүм алып бару өчен шартлар булдыра.

Шуның белән бергә, гыйнварда 2нче Балтыйк буе фронты уңышка ирешә алмый, ә шулай да үзенең актив хәрәкәте белән Вермахтның 16нчы армиясенең төп көчләрен туктатып тора, бу совет гаскәрләренең Ленинград һәм Новгород районнарында уңышлы һөҗүменә зур ярдәм булып тора.

Вермахтның 18нче армиясе частьләре зур югалтулар кичереп, бер рубеждан икенченсенә чигенә, шуның белән армиянең хәрби күәтен саклап кала ала һәм шактый өлеше камаудан котыла. Әммә 18нче армиянең хәле бик авыр була һәм аңа югалту белән яный. Красногвардейскины югалтканнан соң, немец оборонасының барча фронты җимерелүгә дучар була — армияның герое (14 дивизия чамасы) көнчыгыштан чигенә, төньяк-көнчыгыштан һәм Луганы төньягыннан, ә көнбатыш өлеше (якынча 5-6 дивизия) аерым, бер-берсе белән бәйләнешен югалткан вак хәрби төркемнәргә бүленә, һәм немец армиясе көнбатыштан Нарва плацдармына кадәр чигенә.

30 гыйнварга карата Нарва районында көнбатыш армия частьләре туплана, алар составына бик нык тузган 61нче, 170нче, 225 нче һәм 227нче җәяүле дивизияләр, 9 нчы һәм 10 нчы Люфтваффе авиа-кыр дивизияләре һәм 23нче ирекле моторлы СС «Недерланд» (1нче голландия) дивизиясе керә. «Төньяк» армияләр группасы гаскәрләре командованиесе бөтен бу көч белән «Нарва» армия төркемен көчәйтә, резерв белән тулыландыра, Чудь-Псков күле һәм Фин култыгы оборонасына юнәлтә[1].

30 гыйнварда «Төньяк» армияләр төркеменең командующие Г. фон Кюхлер Гитлер белән очрашу вакытында гаскәрне Пантера — Волан линиясына күчерергә рөхсәт сорый, әммә рөхсәт ала алмый. Гитлер «Луга рубежы»н тотарга һәм фронтны тотрыкландырырга кирәк дип исәпли. Бу бойорокно үтәлмәслек дип санаган Г. фон Кюхлер отставкага озатыла. «Төньяк» армияләр төркеменең командующие итеп В. Модель тәгаенләнә, ул шунда ук боерыксыз артка бер адым да ясамаска дигән фәрман бирә[2].

Хәл нисбәте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ССРБ[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ленинград фронты (командующие армия генералы Л. А. Говоров)

  • 2 нче басымлы армия (командующие генерал-лейтенант И. И. Федюнинский)
  • 42 нче армия (командующие генерал-полковник И. И. Масленников)
  • 8 нче армия (командующие генерал-лейтенант П. Н. Стариков)
  • 59 нчы армия (командующие генерал-лейтенант Коровников И. К.)
  • 54 нче армия(командующие генерал-лейтенант С. В. Рогинский.)
  • 67 нче армия (командиры генерал-лейтенант В. П. Свиридов)
  • 13 нче һава армиясе (командующие авиацион генерал-лейтенанты С. Д. Рыбальченко)

Алмания[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

18нче армия (командующие инфантерия генералы Георг Линдеман)

    • 26 нчы армия корпусы (командиры инфантерия генералы Мартин Газе, 15 февралдән инфантерия генералы А. Гассер)
    • 28 нче армия корпусы (командиры артиллерия генералы Герберт Лох)
    • 38 нчы армия корпусы (командиры артиллерия генералы К. Херц)
    • 50 нче армия корпусы (командиры инфантерия генералы В. Вегенер)
    • 54 нче армия корпусы (23 февраль 1944 елда «Нарва» армия группасы (командиры инфантерия генерал О. Поние, 23 февраль 1944 ел инфантерия генералы Й. Фрисне)
    • 3 нче СС танк корпусы (командиры СС-обергруппенфюрер Ф. Штайнер)
    • Моторлы ирекле бригадасы СС «Недерланд» (командиры СС-штандартенфюрер Й.Фитр)
  • 1 нче һава флоты полкы (командиры авиацион генералы К. Пфлюгбейл)

Операция барышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1944 елның 31 гыйнварында 42 нче армия гаскәрләре Луга елгасын кичеп чыга һәм һөҗумне дәвам итә, ул Нарвага таба чигенүче 50 нче немец армия корпусының частьләрен эзәрлекли. Берничә көн эчендә совет гаскәрләре партизаннар берләшмәләре ярдәмендә Ляды, Сара-Гора, Гдовны азат итәләр һәм Чудь күле яр буйларына барып җитәләр.

Февраль башында фронт командованиесы 42 нче армияга яңа бурыч куя — Луга төркемен урап, көнбатышта һәм төньяк-көнбатышта 67 нче армияга һәм Волхов фронтына Луганы алырга фәрман бирә. Армиянең бу берләшмәсен исәпкә алып 108 нче Ям районыннан Псковка таба һөҗүмен дәвам итә, ә 123 нче һәм 116 нчы укчылар корпусы — Ляды районнан көньяк-көнчыгышта Плюсс, Струги Красные пунктларын биләргә һәм Луга — Псков юлын өзергә тиеш була.

42 нче армиянең һөҗүме немецларның 18 нче армиясына камауда калу белән яный. Моны аңлаган Модель үзенең гаскәрләренә Псков - Луга арасында коммуникацияләрне ничек тә булса тотарга фәрман бирә. Моның өчен Луга районында 11 нче, 212 нче, 215 нче җәяүле дивизиялары калдырыла, ә 13 нче авиа-кыр, 24 нче, 58 нче, 21 нчеһәм 207 нче җәяүле дивизиялары Лугадан Чудь күлендә кадәр районды көнбатыштан ашыгыч рәвештә оборона тотарга җибәрелә. Шул ук вакытта 12 нче танк, 12 нче авиа-кыр һәм 126 нче җәяүле дивизиялары контрудар ясарга тиеш була[2].

7 февральдә алмания гаскәрләре, һөҗүмгә хәзерлек алып барганда, 42 нче совет армиясе частьләре тарафыннан Ямм районында һөҗүм ителәләр. Желча елгасы янында каты сугыш башланып китә (108-се укчылар корпусы частьләре һәм немецларның 207 нче җәяүле дивизиясе арасында, ә Плюсс елгасы һәм Луга арасында 116 нчы һәм 123 нче укчылар корпусы Струги Красные юнәлешендә һөҗүм итә, алар 13 нче авиа-кыр һәм 58 нче җәяүле дивизиясенә һөҗүм итә.

10 февральдә 12 нче- танк дивизиясенең чатьләре 196 нчы һәм 108 нче укчылар корпусының 128 нче укчылар дивизиясе Ямма районында контр һөҗүм ясыйлар, әммә совет гаскәрләренең һөҗүмен бик азга гына тоткарлыйлар. 12 февральдә 108 нче укчылар корпусы берләшмәләре Подборовьены алалар, ә бары бер укчылар дивизиясенең көче белән Чудь күленең көнбатыш ярында зур булмаган плацдармны билиләр.

Плюсс елгасы буе чигендә немецларның 58 нче җәяүле дивизиясе оборона тоткан була. Аны арттыру максатында биредә 21 нче һәм 24 нче җәяүле дивизияләрен күчерәләр һәм контрудар җитештерү өчен әзерлиләр. 8-15 февральдәге каты сугыш сөземтәсендә 116 нчы һәм 123 нче укчылар корпуслары дошманның оборонасын Затруденье — Береза — Ореховно районында өзәләр һәм немецларның өч дивизиясен кыйраталар. 58 нче немец җәяүле дивизиясенең частьләре камауга эләгә. Немец командованиесе 13 нче авиа-кыр дивизиясен һәм 12 нче танк дивизиясенең частьләрен килеп туган мәсьәләләрне хәл итүгә жибәрә, әммә алар зур югалту кичерә һәм куелган бурычны үти алмый. Алай гына да түгел, 12 нче танк дивизиясенең моторлы полкы да камауда кала.

13 февральдә немец частьләре, артиллерия һәм танкларын ташлап, Струги Красные юнәлешендәге Кара күл аша чыгып камаудан котылырга тырыша, әммә камаудан аларның бик аз салдатлары котыла. 42 нче армиянең ике укчылар корпусы 15 февральгә кадәр, дошманның камалуда калган өлешен юк итә, ары һөҗумне Струги Красные һәм Плюсс юнәлешендә дәвам итә.

42 нче армия белән бер вакытта Лугага төньяктан һәм төньяк-көнчыгыштан 67 нче армиянең 110 нчы, 117 нче укчылар корпусы берләшмәләре һөҗүм итүен дәвам итә. Кызыл тау — Долговка чикләрендә дошманның нык каршы торуын очратканнан соң, 67нче армиянең берләшмәләре зур кыенлыкларны җиңеп алга китә һәм 11 февральдә генә Луга янына килеп җитә.

42 нче һәм 67 нче армияләрнең Луга районы янындагы һөҗүме немец гаскәрләрен кискен хәлгә куя. «Төньяк» армияләр төркеменең командованиесе «Луга рубежын» үз кулында тота алмый һәм совет гаскәрләренең һөҗүмен дә туктата алмый. Шуның белән бергә, 42 нче армиянең 123 нче һәм 116 нчы укчылар корпусы Плюсс чиген алсалар да, Псков тимер юлын били алмыйлар. Шулай итеп, бу юл 18 нче немец армиясенең Луга районнан чигенергә бердәнбер чигенү мөмкинлеге булып кала.

Совет гаскәрләренең Лугага һөҗүме элеккегечә зур авырлык белән үсешә & nbsp;—дошман аяусыз каршылык күрсәтә һәм даими рәвештә контратакага күтәрелә. Шуңа карамастан, бу Луга районында да, Ильмень күленең көньяк-көнбатыш районында да совет гаскәрләре немец гаскәрләрен камай алмый, шулай да 18 нче армия кискен хәлгә куела. Бу хәлдә В. Модель үз гаскәрләренә Лугадан Псков ягына чигенергә фәрман бирергә мәҗбүр була.

12 февральдә Луга 59 нчы һәм 67 нче армияләренең чатьләре тарафыннан немецлардан азат ителә. Луга шәһәре өчен алышлар төгәлләнгәннән соң, 1944 елның 13 февралендә ВГК Ставкасының № 220023 директивасына тиешле Волхов фронты таратыла. Ленинград фронтына 54 нче, 59 нчы һәм 8 нче армия, 2-се Балтыйк буе фронтына — 1 нче басым армиясе тапшырыла. Фронт идаралыгы ВГК Ставкасы резервына күчерелә.

Нарва юнәлешендәге һөҗүм[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Совет гаскәрләренең төньяк флангында, 1 февральгә каршы төнлә 109 нчы укчылар корпусы (42 нче армия составына 2 нче басым армиясе составына ттапшырылган) 152 нче танк бригадасының ярдәм артподготовкасыннан соң немецларга уңышлы һөҗүм итә һәм, урау маневрын оста кулланып, Кингисеппны штурмлап ала. Немец гаскәрләре Луга янында оборона тота алмаса да, аларның арьергард отрядлары Кингисеппны каты кискенлек белән обороналый һәм совет гаскәрләренең алга барышын туктатуга ирешә, бу исә 54 нче армия корпусының төп көчләренә һәм СС-ның 3 нче танк корпусына Нарва елгасының көнбатыш яры янында нык оборона биләргә мөмкинлек бирә.

Чигенүче дошманны эзәрлекләп, 2 нче басым армиясының ике корпусы 3 февральдә Нарва елгасына килеп чыга. 43 нче укчылар корпусы Нарва шәһәреннән төньяктарак елга аша чыга һәм каршы ярда ике плацдармны били, ә 122 нче укчылар корпусы, елга аша чыгып, шәһәрдән көньяктарак ике плацдармны яулап ала. Бөтен дошман контратакасын кире кагып, совет гаскәрләре частьләре плацдармнарда ныгына. Әммә, немец гаскәрләренең «Үзәк» группасы армиялар составындагы «Фельдхернхалле» моторлы дивизиясе һәм 58 нче җәяүле дивизиясенең бер полкы Нарва елгасының көнчыгыш ярындагы Ивангород районындагы плацдармны үз кулы астында тотып кала.

11 февральдә совет гаскәрләренең 30 нчы гвардия укчылар корпусы белән киңәйтелгән 22 нче басым армиясе Нарва елгасының көнбатыш ярындагы плацдармны киңәйтү максаты белән масштаблы һөҗүм башлый, алар Йыхви — Аталама — Каукси һәм соңыннан Раквере чикләре юнәлешендә һөҗүм итүне дәвам итәргә уйлый. Немец гаскәрләре соңгы чиккә кадәр Нарва елгасын сакларга әзерләнә.

Совет гаскәрләре берничә көн Кингисепп-Гдов операциясе алып барылган аяусыз сугыш сөземтәсендә бары тик локаль уңышка гына ирешә. Киләсе һөҗүм СС-ның «Недерланд» танк бригадасының һәм 227 нче җәяүле дивизиясенең каты каршылык күрсәтүе аркасында туктатыла. Шәһәрдән көньяк-көнбатышка таба 109 нчы һәм 122 нче укчылар корпусының частьләре гомуми көч белән бергә һөҗүм итә һәм аларның тырышлыгы аркасында немец гаскәре 12 километр алга китә, әммә күбрәккә ирешә алмый. Немец гаскәрләренең 17 нче җәяүле дивизиясе, «Фелдераль» моторлы дивизиясе һәм СС-ның «Нордланд» 11 нче моторлы дивизиясе бу юнәлештә совет гаскәрләре һөҗүмен туктатуга ирешә.

Совет командованиесенең Мерикюла авылы янында Нарва култыгы яры буена десант төшереп каравы 13-нән 14 февральгә каршы төнлә тулы һәлакәт белән тәмамлана. Якынча 450 кеше генә яр буена төшә ала. Ут ярдәмсез һәм бәйләнешсез калган зур булмаган десант камала һәм 4 көннән десант тулысынча юк ителә. 16 февральдә десант соңгы тапкыр каршылык күрсәтә. Котылып калган ялгыз яугирлар кече күч белән һәм ялгыз рәвештә немец гаскәренең күп санлы урыннарында фронт сызыгы аша чыгырга тырыша, әммә аларның берсе дә диярлек котыла алмый.

Операция сөземтәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Совет гаскәрләре операция сөземтәсендә Вермахтның 18 нче армиясен юкка чыграа, чигенүче дошманны Ленинградтан 220-280 чакрымга алып ташлый, Кингисепп (1 февраль) һәм Гдов (4 февраль), Ленинград өлкәсенең зур территориясен азат итә.

Искәрмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Волхов 900 дней боев за Ленинград, archived from the original on 2012-10-29, retrieved 2020-12-04 
  2. 2,0 2,1 Гланц Дэвид. Битва за Ленинград. 1941 - 1945. — М.: АСТ, 2008. — С. 379—382. — ISBN 978-5-17-053893-5.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ган Д. Битва за Ленинград. 1941-1945 / Пер. У. Сафиной. — М.: Астрель, 2008. — 640 с. — ISBN 978-5-271-21434-9.
  • Шигин Г. А. Битва за Ленинград: крупные операции, «белые пятна», потери / Под ред. Н. Л. Волховского. — СПб.: Полигон, 2004. — 320 с. — ISBN 5-17-024092-9.