Кирибатида ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кирибатида ислам latin yazuında])
Кирибатида ислам
Дәүләт  Кирибати
Бу мәкалә Ислам турында
Кирибати картада

Кирибатида ислам (ингл. Islam in Kiribati, гарәп. الإسلام في كيريباتي‎) ― азчылык дине [1][2]. 2012 елның хөкүмәт хисабы нигезендә, Кирибати халкының 96 % ы – христианнар [3], 1 % ы – башка диннәр тарафдарлары дип исәпкә алынган. Әлеге хисап нигезендә, мөселманнар ил халкының 0,01 % ын тәшкил итә [4][5].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тын океан төбәгенең башка дәүләтләренә караганда, Кирибатида Ислам тарихы чагыштырмача яшь. Әлеге утраулар Британия колониаль империясе составына кергән чорда, Кирибатига Британиянең Африкадагы һәм Һиндстандагы колонияләреннән массакүләм миграция булмаган. Кирибатида Ислам тарихы бары тик XX гасыр ахырында гына башлана. 1989 елда мөселман дәгъватчысы ганалы Хафиз Җәбраил Әхмәд Сәид Тын океанның көньяк өлешенә җибәрелә. 1991 елда ул Кирибати утравына килеп җитә, бу дәүләттә беренче (әхмәдия) мөселман җәмгыяте төзи [6]. 2005 елда халык санын алу мәгълүматларына караганда, утрауларда мөселманнарның саны турында бернинди мәгълүмат та хәбәр ителми. Әмма утрауларда эшчәнлек алып барган дини оешмалар илдә 140 мөселман яшәгәнен күрсәтә, бу ил халкының гомуми саныннан 0,01 % ны тәшкил итә. 2016 елның октябрендә АКШ сәясәтчесе Роберт Райли(ингл.) Кирибатида була һәм мөселман җәмгыяте вәкилләре белән очраша, дини азчылык төркемнәре алдында торган проблемалар турында фикер алыша [7].

Хәзерге заман[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кирибати Конституциясе (11нче статья) вөҗдан иреген һәм дин тоту иреген гарантияли [8]. Хәзерге вакытта Әхмәдия мөселман җәмгыяте – Кирибатида иң зур мөселман берләшмәсе. Берләшмә җитәкчесе имам Фахат сүзләренчә, мөселманнар һәм христианнар арасында зур булмаган низаглар булган, әмма сөйләшүләр нәтиҗәсендә алар барысы да туктатылган һәм хәзер төрле дини конфессияләр вәкилләре арасында каршылык юк [9].

Кирибати башкаласы Көньяк Таравада(ингл.) зур булмаган җамиг мәчете бар, шунда ук Әхмәдия мөселман җәмгыятенең дини үзәге урнашкан. Җомга намазлары һәм җәмгыять җыелышлары биредә уза. Шулай ук Кирибати законнары мөселманнарга үз йортларында намаз укырга мөмкинлек бирә [10].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. "Report on the Kiribati 2010 Census of Population and Housing - Volume 1: Basic Information and Tables". National Statistics Office. August 2012. .
  2. Kiribati Muslim.
  3. Report on the Kiribati 2010 Census of Population and Housing - Volume 1: Basic Information and Tables (PDF). National Statistics Office (August 2012).
  4. Table: Muslim Population by Country (ингл.), Pew Research Center's Religion & Public Life Project (2011-01-27). 30 декабрь 2017 тикшерелде.
  5. Houssain Kettani. .
  6. Brief History of Ahmadiyya Muslim Tuvalu (2010-07-20).
  7. Kiribati.
  8. Constitution of Kiribati (1979, rev. 1995) (ингл.), Montpelier ConText. 7 май 2017 тикшерелде. 2016 елның 17 август көнендә архивланган. архив күчермәсе, archived from the original on 2016-08-17, retrieved 2022-11-01 
  9. Kaselehlie Press. әлеге чыганактан 2021-06-02 архивланды. 2022-03-07 тикшерелгән.
  10. International Religious Freedom Report for 2015.