Киригуа

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Киригуа latin yazuında])
Киригуа
Сурәт
Дәүләт  Гватемала
Административ-территориаль берәмлек Исабаль[d]
Мирас статусы Бөтендөнья мирасы
Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелү критерие (i)[d][1], (ii)[d][1] һәм (iv)[d][1]
Карта
 Киригуа Викиҗыентыкта

Киригуа (Испан телендә: Quiriguá) — борынгы майяларның каласы, хәзер — Гватемаланың көньяк-көнчыгышы Исабель департаментындагы казулар урыны. Мотагуа елгасының үзәнендә якынча 3 км² мәйданда урнашкан, каланың тантаналар үзәге елганың төньяк яры буенда урнашкан.

Классик чорда (200—900 еллар) Киригуа сәүдә юллары кисешкән җирдә урнаша. Беренче авыл безнең эраның II гасырында барлыкка килә, акрополь төзелеше якынча 550 елда башлана. VI гасырда монда акрополь төзелә, VIII гасырда кала тиз үсә, өстәвенә, күп санлы биналар барлыкка килә, архитектура һәм скульптураның декоратив стиленең Гондурастагы борынгы майя каласы Копанга якынлыгы аларның тыгыз бәйләнештә булуы турында сөйли. 738 елда Копан өстеннән җиңүенә кадәр Киригуа аның вассал дәүләте була. Соңыннан ул бәйсезлек яулый. Кауак Ски (723—784 еллар) идарә итүе вакытында үсеш алган бәйсез дәүләтнең баш каласы була. IX гасыр уртасында Киригуа бөлгенлеккә төшә.[2] Сәбәбе булып сугышлар һәм төбәктә халык тыгыз утыру аркасында ресурсларның җитешмәве тора, һәм шулай ук җир тетрәүләр булуы ихтимал.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Киригуа археология паркы Исабель департаментында Пуэрто-Барриос каласының төп шоссесыннан ерак түгел урнашкан. Тыюлык Сьерра-де-лас-Минас һәм Монтана Эспириту-Санто кыялары арасында тора

Киригуа индеец-майяларның иң кечкенә авылларының берсе, әмма үзенең уеп ясалган уникаль баганалары аркасында иң билгеле үрнәк санала.

Киригуа комплексы 22 стеладан тора, алар майя цивилизациясе вакытларында ташта классик уеп ясалган кисү буенча төзелгән иң яхшы өлге. Киригуа дөнья өчен 1839 елда Үзәк һәм Көньяк Америкага килүче Джон Стивенс сүрәтләвеннән ачыла.

1840 елларда Киригуаның хәрабәләрен беренче тапкыр инглиз рәссамы Фредерик Казервуд, ә соңыннан инглиз галиме А. П. Модсли һәм Американың Археология институты һәм Карнеги институты экспедицияләре өйрәнә.

Тасвирламасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Киригуа кызыл комташтан уеп ясалган майя стелалары белән дан тота — бу сүрәтләр һәм язулар белән таштан дүрт кырлы зур колонналар. Аларның күбесе хакимнәрне сүрәтли, ә иероглифлар өлгеләрнең куелу вакытын аңлата. Кайсыберләрендә кеше йөзләре белән мифик затлар сүрәтләнгән — алар, күрәсең, борынгы культның объектлары. Осталар намуслы эшләгән, дымлы тропик климатка карамастан, бизәкләре берничә гасыр яхшы сакланган. Монда табылган стеллаларның берсе — борынгы цивилизациянең иң бөеге дип санала. Иң билгеле скульптура сыннары — скульптура календарьлары һәм майя цивилизациясе турында мөһим белем чыганаклары булып хезмәт иткән мифик албастыларның хикмәтле скульптуралары[3]

1910 елдан «Юнайтед Фрут Компани» Киригуаны хәрабәләре белән мәйданчыгын сатып ала, анда Американың Археология институты белән зур казыну эшләрен оештыра. Комарткыны мародерлардан саклау өчен байтак чаралар башлый. Киң күләмле тикшеренүләр һәм объектны тергезү 1975 елда башлана. Бу проект бүгенге көнгә кадәр дәвам итә һәм Пенсильвания Университеты, Милли география җәмгыяте һәм Гватемала хөкүмәте тарафыннан спонсорлана.

Киригуа 1981 елда ЮНЕСКО-ның Бөтен дөнья мирасы исемлегенә кертелә.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 http://whc.unesco.org/en/list/149
  2. Archaeological Park and Ruins of Quirigua. UNESCO Advisory Body Evaluation. 13.06.2010 тикшерелгән.
  3. Киригуа // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]