Кириллица
Кириллица | |
рус. кириллица | |
Нигезләнү датасы | IX гасыр |
---|---|
![]() | |
Исем | Cyrillic[1] һәм cyrillique[1] |
... хөрмәтенә аталган | Изге Кирилл[2] |
Нәрсә нигезендә эшләнгән | юнан әлифбасы |
Булдыручы | Климент Охридский[d][3][4], Наум Охридский[d][3] һәм Константин Преславский[d][3] |
Язу юнәлеше | сулдан уңга[d][5] |
![]() | |
Диапазон в Юникоде | U+0400-04FF[5], U+0500-052F[5], U+1C80-1C8F[5], U+2DE0-2DFF[5] һәм U+A640-A69F[5] |
Формат в виде регулярного выражения | \p{IsCyrillic} |
![]() |
Кирилл әлифбасы, яки кири́ллица — грек язу системасы нигезендә Кирилл һәм Мефодий шәкертләре корган язу системасы гаилясенең исеме. 9-10 гасырларда грек алфавитыннан барлыкка килгән һәм Көнчыгыш һәм Көньяк-Көнчыгыш Европаның күп телләре өчен язу системасы өчен нигез булган иң борыңгы славян алфавитларының берсе. Башта Иске Чиркәү Славян теле өчен ясалган Кирилл Беренче Болгар патшалыгында Кирилл һәм Методий шәкертләре тарафыннан эшләнгән. Кирилл Глаголица белән параллель кулланылса да, күпчелек көньяк һәм көнчыгыш славян телләренең төп алфавиты булды.
Шулай ук Россия һәм элекке СССР җирләрендә яшәүче күпчелек төрки һәм фин-угор халыкларының әлифбалары кирилл әлифбасына нигезләнгән.
Иске славян азбукасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Кириллик азбукасының беренче составы безгә билгеле түгел, «классик» искеславян кириллицасы 43 хәрефтән тора.[6]
Иске славян кириллица хәрефләренең үз исемнәре бар, алар төрле уртак славян исемнәреннән алынганнар. Иске славян кириллицаның төп билгеләре:[6]
Хәреф | Язылышы | Санлы билгеләмәсе | Уку | Исеме |
---|---|---|---|---|
А | ![]() |
1 | [а] | аз |
Б | ![]() |
[б] | бу́ки | |
В | ![]() |
2 | [в] | ве́ди |
Г | ![]() |
3 | [г] | глаго́ль |
Д | ![]() |
4 | [д] | добро́ |
Е, Є | ![]() |
5 | [е] | есть |
Ж | ![]() |
[ж'] | живе́те | |
Ѕ | ![]() |
6 | [дз'] | зело́ |
ʐ, З | ![]() |
7 | [з] | земля́ |
И | ![]() |
8 | [и] | и́же (8-ричное) |
І, Ї | ![]() |
10 | [и] | и (10‑ричное) |
К | ![]() |
20 | [к] | ка́ко |
Л | ![]() |
30 | [л] | лю́ди |
М | ![]() |
40 | [м] | мысле́те |
Н | ![]() |
50 | [н] | наш |
О | ![]() |
70 | [о] | он |
П | ![]() |
80 | [п] | поко́й |
Р | ![]() |
100 | [р] | рцы |
С | ![]() |
200 | [с] | сло́во |
Т | ![]() |
300 | [т] | тве́рдо |
ОУ, Ү | ![]() |
(400) | [у] | ук |
Ф | ![]() |
500 | [ф] | ферт |
Х | ![]() |
600 | [х] | хер |
Ѡ | ![]() |
800 | [о] | оме́га |
Ц | ![]() |
900 | [ц’] | цы |
Ч | ![]() |
90 | [ч’] | червь |
Ш | ![]() |
[ш’] | ша | |
Щ | ![]() |
[ш’т’] ([ш’ч’]) | ща | |
Ъ | ![]() |
[ъ] | ер | |
Ы | ![]() |
[ы] | еры́ | |
Ь | ![]() |
[ь] | ерь | |
Ѣ | ![]() |
[æ], [ие] | ять | |
Ю | ![]() |
[йу] | ю | |
ΙΑ | ![]() |
[йа] | А йотлаштырылган | |
Ѥ | ![]() |
[йэ] | Е йотлаштырылган | |
Ѧ | ![]() |
(900) | [эн] | юс кече |
Ѫ | ![]() |
[он] | юс зур | |
Ѩ | ![]() |
[йэн] | юс кече йотлаштырылган | |
Ѭ | ![]() |
[йон] | юс зур йотлаштырылган | |
Ѯ | ![]() |
60 | [кс] | кси |
Ѱ | ![]() |
700 | [пс] | пси |
Ѳ | ![]() |
9 | [θ], [ф] | фита́ |
Ѵ | ![]() |
400 | [и], [в] | и́жица |
Кириллица язу системасының таралуы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Кирилл алфавиты барлык көньяк (болгар, серб-хорват, македония) һәм барлык көнчыгыш (Беларусия, рус, украин) славян телләренең барлыкка килүе. 1860-нчы елларга кадәр румын теле өчен кирилл алфавиты кулланылган.
Урыс алфавиты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]19 гасырда Рүссия империясендә миссионерлар, этнологлар, географлар һәм башка зыялылар тарафындан славян булмаган халыклар өчен урыс алфавиты нигезендә алфавитлар булдыру очраклары булган.
И. Сталин боерыгы буенча бердәм совет халкын булдыру уңаеннан Бөтенроссия Комунистлар (большевиклар) фиркасе Съездында "алфавит Октября"(Татарлар өчен ул Яңалиф) урынына бөтен халыкларны кирилл графикасына күчү бурычы куела.[7]
1938-1943 елларда ССРБ халыклары урыс алфавиты нигезендә яңа әлифбалар тудылар, Балтыйк, гөрҗия, әрмән халыкларыннан гайре.
ССРБ таркалгач элекке җүмһүриятләрдән тәҗикләр, кыргызлар, урыс алфавиты нигезендә әлифбаларында калалар, беларус, украиннардан гайре.
Урыс алфавиты нигезендә татарча әлифбалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1938 елда тел галиме М. Файзуллин болай яза.
Рус алфавитындагы барлык хәрефләрне алганда да әле безнең телдәге кайбер специфик авазларны күрсәтер өчен хәрефләр җитешмей кала.
Әлифбаны үзгәртү олуг бер авырлыкларга дучар булуыбыз турында яза галим М. Файзуллан.
Мондый авазлар өчен өстәмә хәрефләр алырга кирәк дигән тәкъдимләр дә булды. Яңалифтәге хәрефләрне алырга тәкъдим иттеләр һәм урыс алфавитындагы хәрефләрнең я өсләренә, я асларына өстәмә билгеләр куеп ясарга кирәк диючеләр дә булды. Лякин без хәрефләр өстәүгә бара алмыйбыз. Чөнки яңадан хәреф өстәү ул хәзерге русча хәрефләргә язу машиналары системасын боза, татарча язу өчен яңа система машина хәзерләргә куша; Икенчедән, типографиядә дә яңа хәрефләр коярга, набор кассеталарына ящиклар өстәргә мәҗбур итә; Өченчедән татарча язу белән русча язу арасында аерма калдырыла, бер үк сүзләрне ике төрле язып йөрергә юл калдыра. Бу хәл, билгеле, масса арасында тагын ризасызлык тудырачак, тагын үзгәртүләрне төзәтүләрне сорарга мәҗбүр итәчәк. Бу турында байтак аңлашулардан соң без татар телендәге специфик авзлар өчен кирәк булачак хәрефләрне комбинация юлы белән шул ук рус алфавитындагы хәрефләрдән оештырырга дигән карарга килдек.
1940 елда М. Корбангалиев һәм Ш. Рамазанов әлифбасы кабул ителә һәм камилләштерү 1943 егда кадәр бара.[7]
Шулай ук кара
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 https://www.unicode.org/iso15924/iso15924-codes.html
- ↑ Берлинский сборник — Бєрлинъ: 1300.
- ↑ 3,0 3,1 3,2 Большая российская энциклопедия — Москва: Большая российская энциклопедия, 2004.
- ↑ Большая российская энциклопедия — Москва: Большая российская энциклопедия, 2004.
- ↑ 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 5,5 https://www.unicode.org/versions/Unicode13.0.0/ch07.pdf
- ↑ 6,0 6,1 Иванова В. Ф. Современный русский язык. Графика и орфография. — 2-е изд. — М.: Просвещение, 1976. — 288 с.
- ↑ 7,0 7,1 М.З. Закиров Төрки-татар язуы. Тарихы, шартлары, мөстәкъбәлеләре.(Тюрко-татарское письмо. История, состояние, перспективы Инсан-нәшрият йорты Мәскәү 2005.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|