Кирилл Москаленко

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кирилл Москаленко latin yazuında])
укр. Кирило Семенович Москаленко
Сурәт
Җенес ир-ат[1]
Ватандашлык  Россия империясе
 СССР
Хезмәт итүе СССР
Патроним или матроним для человека Semenovych[d]
Туу датасы 28 апрель (11 май) 1902[2]
Туу урыны Гришино[d], Бахмут өязе[d], Екатеринослав губернасы, Россия империясе
Үлем датасы 17 июнь 1985(1985-06-17)[3][4][2] (83 яшь)
Үлем урыны Мәскәү, СССР[2]
Җирләнгән урыны Новодевичье зираты[d]
Һөнәр төре сәясәтче, хәрби хезмәткәр, язучы
Башкарган вазыйфа СССР Югары Советы депутаты[d]
Әлма-матер Бөек Питер ис. СБРГ хәрби академиясе[d] һәм Школа червоных старшин[d]
Активлык чорнының башы 1920
Сәяси фирка әгъзасы Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашучы XIX съезд КПСС[d], XX съезд КПСС[d], XXI съезд КПСС[d] һәм КПССның XXII съезды[d]
Хәрби дәрәҗә ССРБ маршалы[d], майор, полковник, генерал-майор[d], генерал-лейтенант, генерал-полковник[d] һәм әрме янаралы[d]
Җитәкләгән хәрби соединение (ИСКЕРГӘН) 38-нче армия, 40-я армия (СССР, 1941—1945)[d], Мәскәү хәрби бүлгесе һәм Ракетные войска стратегического назначения СССР[d]
Сугыш Русия ватандашлар сугышы, Алман-совет сугышы һәм Совет-фин сугышы
Гаскәр төре Эшче-крестьян Кызыл Гаскәре
Әгъзалык СБКФ ҮК
Бүләкләр
 Кирилл Москаленко Викиҗыентыкта

Кирилл Семенович Москаленко (укр. Кирило Семенович Москаленко; 28 апрель (11 май) 1902, Гришкино авылы, Екатеринослав губернасы, Россия империясе17 июнь, 1985, Мәскәү, ССРБ) — совет хәрби эшлеклесе, икеләтә Советлар Берлеге Герое, Советлар Берлеге маршалы. КПСС Үзәк комитеты әгъзасы (1956-1985). ССРБ Югары Советының 2-11 нче чакырылыш Милләтләр Советы (1946-1985) депутаты, РСФСР дан депутат (11 нче чакырылыш).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кирилл Семенович Москаленко 1902 елның 11 маенда (иске ысул буенча 28 апрель) Россия империясе Екатеринослав губернасының Гришино авылында (хәзерге Украина, Донецк өлкәсенең Покровка районы составында) туган. Крестьян гаиләсенән чыккан.

Үз авылындагы башлангыч мәктәпне тәмамлагач, ике сыйныф министрлык училищесында («министерское училище») белем ала. 1917-1919 елларда Бахмут янындагы Яма станциясендә урнашкан авыл хуҗалыгы училищесында укый. Биредә аның белән бер вакытта шагыйрь В. Н. Сосюра да укыган була[6]. Гражданнар сугышы башлану аркасында укуын калдырырга мәҗбүр була.

Туган авылына кайтып, авыл ревкомында эшли. Генерал А. И. Деникинның Ирекле армиясе губерна территориясын басып алганнан соң язадан кача. 1920 елның авгусында Кызыл Армия авылын басып алгач, бу армия сафына керә[7].

Гражданнар сугышында катнашу һәм башлангыч тыныч еллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

[1]Гражданнар сугышларында Беренче атлы армия составында хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. П. Н. Врангель һәм атаман Н. И. Махно гаскәрләренә каршы сугыша.

Харьков кызыл старшиналар гомуми мәктәбендә артиллерия бүлеген (1922), Ленинградта (1928) РККА артиллерия команда составын камилләштерү курсларын тәмамлый, Ф. Э. Дзержинский исемендәге хәрби академиясенең югары команда составын камилләштерү факультетында белем ала (1939)[7].Харьковта уку чорында Дон һәм Донбаста бандалар белән сугыша.

1922-1932 елларда 6 нчы Чонгар атлы дивизиясе составында хезмәт итә (1924 елга кадәр Беренче атлы армия составында), атлы артиллерия дивизионында взвод командиры булып хезмәт итә. Армавирда хезмәт итү чорында Төньяк Кавказда сәяси бандитлык белән көрәштә катнаша.

1920-1930 нчы еллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1923 елның сентябрендә хәрби частьлар белән бергә Брянскига күчерелә. 1924 елдан — батарея командиры була, 1928 елдан — уку батареясы командиры, артиллерия дивизионы артиллерия полкы штаб начальнигы.

1932 елдан алып Читадагы Кызыл Байраклы Ерак Көнчыгыш армиясенең аерым атлы дивизиясендә хезмәт итә, элек штаб начальнигы, аннары, 1934 елдан алып — атлы полк командиры. 1935 елдан алып Приморье краеның 23 нче танк бригадасында хезмәт итә. 1936 елдан алып Киев хәрби округының 45 нче механизацияләнгән корпусында хезмәт итә.

1939 елда Одесса хәрби округының 51 нче Перекоп укчылар дивизиясе начальнигы итеп тәгаенләнә, аның составында 1939-40 елларда совет-фин сугышында катнаша, шуның өчен Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. Ары эзмә-эзлекле 35 нче укчылар корпусы (Кишинев) артиллерия начальнигы һәм 2-че механизацияләнгән корпус (Тирасполь) начальнигы була. 1941 елның маеннан — РГК-ның 1 артиллерия бригадасының танкларга каршы бригадасы командиры.

Бөек Ватан сугышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөек Ватан сугышны К. С. Москаленко генерал-майор сыйфатында каршылый. Аның җитәкчелегендәге бригада Луцк, Владимир-Волынский, Ровно, Торчин, Новоград-Волынский, Малынны саклау сугышларында, Тетерев, Припять, Днепр, Десна елгаларын кисүләрен обороналауда катнаша. Беренче алышларда ук К. С. Москаленко салкын канлылыгын югалтмый, югары фикер итүен саклый, шәхси каһарманлык күрсәтә. Ай барча тоташ сугышта, дошманның «Көньяк» армиялар төркеменең төп юнәлештәге һөҗүмен кире кагып, 300-ләп дошман танк бригадасын юк итә. Хәрби уңышлары, батырлык һәм каһарманлык күрсәткән өчен К. С. Москаленко 1941 елның 23 июлендә Ленин ордены белән бүләкләнә.

1941 елның сентябреннән алып К. С. Москаленко — Көньяк-Көнбатыш фронтның 5-че армиясында 15-се укчылар корпусы командиры. Аның составында Чернигов, Нежин, Ичня, Пирятин шәһәрләре өчен сугыша. Аннары Көньяк-Көнбатыш фронтның 13-нче армиясындагы ат-механизацияләнгән гаскәрләре төркеменең командиры. Мәскәү янындагы контрһөҗүмдә Елец һөҗүм операциясендә Елецны азат итүдә катнаша.

1941 елның декабрендә Көньяк-Көнбатыш фронтының 6 нчы армия командующие урынбасары һәм командующие вазифасын вакытлыча башкаручы итеп тәгаенләнә. Аның җитәкчелегендәге 6 нчы армия Барвенково-Лозовская һөҗүм операциясендә катнаша һәм Изюм белән Лозовая шәһәрләрен дошманнан азат итә. 1942 елның 12 февраленнән алып — 6 нчы атлы корпусы командиры, 1942 елның мартыннан июленә кадәр — 38-че армия (Валуй-Россошанский оборона операциясенең) командующие, үзгәртеп корудан соң, 1942 елның июленнән алып 1-се танк армиясе белән командалык итә, аның белән Сталинград (июль−август 1942) өчен алып барылган ерак сугышларда катнаша. 1942 елның август аенда 1-че гвардия армиясенә командующий итеп тәгаенләнә, 1942 елның октябренән аның составында Сталинград алышында катнаша. Сталинградны обороналауның иң башында К. С. Москаленко җитәкләгән 1-се танк армиясе 12 көн рәттән дошманга һөҗүм итә һәм, Паулюсның 6 нчы армиясе һөҗүмен кире кагып, илебез армиясе резервларының килеп җитүе өчен бер ай диярлек вакыт бирә.

1942 елның октябрь аенда К. С. Москаленко 40 нчы армиянең командующие итеп тәгаенләнә, 1943 елда аның армиясе Острогожский-Россошанский операциясендә катнаша, беренче тапкыр Харьковны азат итүдә Курск сугышларында, Днепрны кисеп чыгуда катнаша. ССРБ Югары Советы Президиумының 1943 елның 23 октябрендәге Указына ярашлы Днепр елгасын кичүдә һәм аның каршы ярында плацдарм әзерләүдә күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен, 40-нчы армия командующие генерал-полковник Кирилл Семенович Москаленкога Советлар Берлеге Герое исеме бирелә.

1943 елның 27 октябреннән алып сугыш ахырына кадәр генерал Н. Е Чибисовты алмаштырып, К. С. Москаленко 38-нче армиянең командующие була. Бу армия белән 1 нче Украина, 2 нче Украина һәм 4 нче Украина фронты составында генерал-полковник К. С. Москаленко 1943 елда Киевны (Киев һөҗүм операциясе), 1943 елның ноябрь — декабрендә аны (Киевны обороналау операциясе) яңадан обороналый, 1944 елда Житомир-Бердичев, Проскуровский-Черновцы, Львов-Сандомирский, Карпат-Дуклинскийй (Дукельский артылышын штурмлау), 1945 елда — Көнбатыш Карпат, Моравия-Остравский, Прага һөҗүм операцияләрендә катнаша.

Сугыштан соңгы чор[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Москаленко К. С. сугыштан соң Карпат яны хәрби округыннан 38-нче армияга күчерелә. 1948 елның августыннан алып — Мәскәү районы ПВО гаскәрләре командующие. Ул хәрби төркем җитәкчесе җыеп, 1953 елның июнендә Лаврентий Берияне кулга алу өчен үзе җыйган хәрбиләр төркемен җитәкли. 1953 елның июненнән — Мәскәү хәрби округы гаскәрләренең баш командующие.

1955 елда аңа «Советлар Берлеге маршалы» хәрби дәрәҗәсе бирелә, .

1957 елда, Н. С. Хрущевның Маршал К. Жуковны властан читләтүен яклап, Москаленко КПСС Үзәк Комитеты пленумы утырышында Жуковны актив гаепләп чыгыш ясый.

1960 елдан алып — РВСН баш командующие — ССРБ Оборона министры урынбасары.

1962 елдан алып — ССРБ оборона министрлыгының баш инспекторы — ССРБ-ның оборона министры урынбасары.

ССРБ Кораллы көчләрен үстерүдә һәм ныгытудагы казанышлары өчен 21.02.1978 икенче тапкыр «Алтын Йолдыз» медале белән бүләкләнә.

1983 елның декабреннән алып — ССРБ Оборона министрлыгының генераль инспекторлар төркемендә тора.

1985 елның 17 июнендә Кирилл Семенович Москаленко Мәскәүдә вафат була. Новодевичье зиратында җирләнгән.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы медиафайллар
  • Полтава хәрби элемтә училищесы аның исеме белән аталган.
  • Тирасполь шәһәренең мактаулы гражданы .
  • Покровскидагы, Горловкадагы, Винницадагы урамнар Маршал Москаленко урамы дип аталган.
  • Покровскида (Украина) бронза бюсты урнаштырылган .

Наградалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кирилл Семенович Москаленко мундиры.
Тышкы медиафайллар

Хәрби дәрәҗәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Полковник (16.08.1938).
  • Комбриг (15.04.1940).
  • Артиллерия генерал-майоры (6.06.1940).
  • Генерал-лейтенант (19.01.1943).
  • Генерал-полковник (19.09.1943).
  • Армия генералы (3.08.1953).
  • Советлар Берлеге Маршалы (11.03.1955).

Эшләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • К. С. Москаленко. На Юго-Западном направлении. — М.: Наука, 1969.
  • Маршал К. С. Москаленко. Провал контрнаступления немецко-фашистских войск под Киевом в ноябре 1943 года // «Военно-исторический журнал», № 3, 1972. стр. 61-69

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Совет хәрби энциклопедиясе / Николай Огарков мөхәррияте астында. — М.: Воениздат, 1978. — Т. 5. — Б. 686. — (8 томда). — 105 000 экз.
  • Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов — М.: Воениздат, 1988. — Т. 2 /Любов — Ящук/. — 863 б. — 100 000 экз. — ISBN 5-203-00536-2.
  • Ҡалып:Книга:ВОВ. Энциклопедия
  • Н. В. Огарков Москаленко, Кирилл Семёнович // Советская Военная Энциклопедия — М: воениздат, 1978. — Т. 5. — Б. 408—409. — 688 б. — 105 000 экз.
  • Е. М. Жуков Москаленко, Кирилл Семёнович // Советская Историческая Энциклопедия — М: "Советская Энциклопедия", 1966. — Т. 9. — 1000 б. — 59 500 экз.
  • Маршалы Советского Союза: личные дела рассказывают. М., 1996.
  • маршал А. М. Василевский. Более полувека в строю (к 70-летию маршала Советского Союза К. С. Москаленко) // «Военно-исторический журнал», № 5, 1972. стр. 44-48.
  • Военный энциклопедический словарь ракетных войск стратегического назначения / Министерство обороны РФ; Гл. ред.: И. Д. Сергеев, В. Н. Яковлев, Н. Е. Соловцов — М.: Большая Российская энциклопедия, 1999. — 632 б. — 8500 экз. — ISBN 5-85270-315-X.. — С.300.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Совет хәрби энциклопедиясе / Николай Огарков мөхәррияте астында. — М.: Воениздат, 1978. — Т. 5. — Б. 686. — (8 томда). — 105 000 экз.
  • Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов — М.: Воениздат, 1988. — Т. 2 /Любов — Ящук/. — 863 б. — 100 000 экз. — ISBN 5-203-00536-2.
  • Ҡалып:Книга:ВОВ. Энциклопедия
  • Н. В. Огарков Москаленко, Кирилл Семёнович // Советская Военная Энциклопедия — М: воениздат, 1978. — Т. 5. — Б. 408—409. — 688 б. — 105 000 экз.
  • Е. М. Жуков Москаленко, Кирилл Семёнович // Советская Историческая Энциклопедия — М: "Советская Энциклопедия", 1966. — Т. 9. — 1000 б. — 59 500 экз.
  • Маршалы Советского Союза: личные дела рассказывают. М., 1996.
  • маршал А. М. Василевский. Более полувека в строю (к 70-летию маршала Советского Союза К. С. Москаленко) // «Военно-исторический журнал», № 5, 1972. стр. 44-48.
  • Военный энциклопедический словарь ракетных войск стратегического назначения / Министерство обороны РФ; Гл. ред.: И. Д. Сергеев, В. Н. Яковлев, Н. Е. Соловцов — М.: Большая Российская энциклопедия, 1999. — 632 б. — 8500 экз. — ISBN 5-85270-315-X.. — С.300.
  • «Илнең каһарманнары» сәхифәсендә  Кирилл Москаленко
  • Москаленко Кирилл Семёнович на сайте Министерства обороны Российской Федерации
  • Москаленко К. С. На Юго-Западном направлении. Воспоминания командарма. Книга I. — М.: Наука, 1969.